-
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә үз бәяңне белү турында лекция булачак Очрашуны федераль каналларның берсендә психолог, режиссер һәм «Психология һәм без» программасы авторы Марсель Сираҗиев үткәрәчәк.
-
Татарстан «дөрес» туңдырма җитештерү буенча илнең 5 лидер төбәге арасына керә Россиядә туңдырманы катгый маркировкалау 2021 елның 1 июненнән башланды. Бер ел эчендә Татарстан «дөрес» продукция җитештерү буенча Россия буенча лидерларның берсе һәм Идел буе федераль округында лидер булды.
-
Россиядә сабантуйлар сезоны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында ачылган Быелгы сабантуй сезоны Әстерхан өлкәсе Идел Буе районының Җәмәл (Три Протока) авылында, шулай ук Волгоград өлкәсенең Светлоярск районы Кече Чапурин авылында башланды.
-
«Черек күл» паркында психолог белән очрашуда казанлыларга эмоциональ яну турында сөйләячәкләр 22 нче майда Казанның «Черек күл» паркында психолог белән чираттагы түләүсез очрашу узачак. Лекциянең темасы –эмоциональ яну.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Бу сәфәрем булыр хәерлегә
Алмаз Әхмәтгалиев – 1981 елгы. Татарстанның Балтач районы Кариле авылыннан. Норма мәктәбен тәмамлагач, 96 нчы һөнәр лицеенда белем ала. Туган авылында яши. Өйләнгән, өч бала әтисе.
2016 елда район «Хезмәт» газетасы аның «Хыял канатларым» дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгын нәшер итә.
ХӘЕРЛЕГӘ
Бу көн булыр миңа хәерлегә,
Таңнан бирле иркәли яңгыр.
Колагыма кошлар дога сайрый,
Намазлыктай колач җәя кыр, –
Бу көн булыр миңа хәерлегә.
Кая бакма, шунда Коръән нуры,
Чәчәкләрдәй бизәп сибелгән.
Бу юллардан атлап үтәсемне,
Ниятемне ничек ул белгән? –
Бу сәфәрем булыр хәерлегә.
Ни җиткерә икән бөек Раббым,
Ни җиткерә динле калебкә?
– Манарадан азан әйтелгәндә,
Гамәлеңнән җаның калыкса,
Кыйблаң табып сәҗдә киткәндә син,
Йөрәгеңдә иман балкыса,
Бу килмешең булыр хәерлегә!
СӘФӘР
Казан... Метро... Тукай станциясе,
Төрле якка халык агыла.
Кая барма шунда бәлеш исе –
Борыныма килеп сарыла.
Күпләр әнә тәнгә мая туплый,
Һәр ноктадан*, таудай ишелеп.
Шагыйрь җанга рухи тәгам тансык,
Казан кадәр Казанга килеп.
Хисси тугарылу ымсындырмый,
Башка маза кайный башымда:
Фәрештәдәй, ак күлмәкле туташ
Китап сатсын иде каршымда.
Казан... Метро... Тукай станциясе...
Рәхмәт!
Табып алдым барысын.
Китап төяп кайтам авылыма, –
Канатланып, Акмуллага гүя
Тартышам мәгърифәт арбасын.
Нокта* – сату урыны.
АЛДАДЫМ
«Кит», – дидең!
«Кит», – дидең!
Мин киткәч, йөрәгең сызлады,
Күзләрең, юксынып, сынымны эзләде.
Нишлисең, буталгач мәхәббәт эзләре.
«Кил», – дидең!
«Соң, – диеп, – бәйләргә ярату җепләрен»,
Бу мәлдә мин сине мәңгегә алдадым.
«Кит», – дидем!
Юкса, җитә иде бер адым...
КҮЗЛӘР
Аһ! Күзләрең ымсындырды,
Йөрәгемне буйсындырды.
Оча хисләр, күккә аша,
Ә иреннәр пышылдаша:
«Акылдан шашам, акылдан».
Айлы төндә сине эзләп,
Упкын аша үтәм кылдан.
Убылсам мин әгәр аска,
Калырсыңмы тотып кулдан,
Кабатлап син тәүге сүзне:
«Акылдан шашам, яратам!»
Ымсындырды шомырт күзең,
Минем өчен чәчәк аткан.
Ашкынамын кочар өчен,
Кабатлап мин бер үк сүзне:
«Акылдан шашам, яратам».
Алмаз Әхмәтгалиев
фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз