Логотип Идель
Әдәбият

БУЛАТ ИБРАҺИМОВТАН ГАДИ ШИГЫРЬ

Бер дустым, гадирәк шигырьләр яз, диеп сорагач

Яңгырда

Бер дустым, гадирәк шигырьләр яз, диеп сорагач

Яңгырда җырлап була,

Яңгырда елап була.

Яңгырда өйдә бикләнеп,

Үткәнне уйлап була.

 

Яңгырда туңып була,

Дөньядан туеп була.

Яңгырда кораб йөздереп,

Хыяллар үреп була.

 

Яңгырда китеп була,

Өзелеп көтеп була.

Күлләвек таптап, урамда

Көн озын йөреп була.

 

Яңгырда кайтып була,

Кайтмыйча калып була.

Якыннарыңны сагынып,

Саргаеп ятып була.

 

Яңгырда бар да була...

Ә яңгыр явып тора.

Яңгырлар явып үткәчтен,

Кояшын көтә дөнья.

фотода автор

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев