Логотип Идель
Әдәбият

 Чаңгы

Мин инде үзем карт кеше. Тирә-ягымда бөтерелеп йөргән оныкларыма карыйм да гомернең үтүенә шаккатам. Үземнең дә шундый сабый чакларым әле генә иде бит. Кыш та шундый ук, карлар да мамыктай, тау да, безнең бала чактагыдай, аклыкка күмелеп тора… Тик бүген инде нәрсәдер башкача, нидер үзгә…

Алинә Хәбибуллина – Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының унберенче сыйныф укучысы. Дөньяны күзәтергә, аралашырга, чынбарлык белән китап битләрендә урын алган геройларның охшаш һәм аермалы якларын эзләргә ярата ул. Шигърияткә, иҗатка гашыйк бала. Әлеге кызыксынуы шактый гына уңыш та китергән үзенә: Гамил Афзал исемендәге төбәкара балалар һәм үсмерләр иҗат фестивалендә беренче урын, V Халыкара әдәби балалар «Глаголица» бәйгесендә – Гран-при, «Илһам» Бөтенрусия яшь язучылар бәйгесендә – икенче, республикакүләм «Алтын каләм» фестивалендә – өченче, Аяз Гыйләҗев исемендәге төбәкара конференциядә беренче урынны яулаган. Аның әле эзләнә торган чоры. Уңышлар үзенә! 


Мин инде үзем карт кеше. Тирә-ягымда бөтерелеп йөргән оныкларыма карыйм да гомернең үтүенә шаккатам. Үземнең дә шундый сабый чакларым әле генә иде бит. Кыш та шундый ук, карлар да мамыктай, тау да, безнең бала чактагыдай, аклыкка күмелеп тора… Тик бүген инде нәрсәдер башкача, нидер үзгә…
...Чаңгы эзе сузылып киткән тар юлны сикереп үттем дә, чанамның бавын кулыма урап, өйгә юнәлдем. Артта, биек тау башында яшьтәшләрем буран туздырып калды. Кала инде, җилдән җитез җилдергән озын чаңгылары бар шул аларның. Таяклары белән бер генә этенәләр – шунда ук күз иярмәс тизлек белән түбәнгә, тау итәгенә кадәр төшеп җитәләр бит. Кире күтәрелгәндә дә, ак кар өстендә чыршы эзләре калдырып, оста гына өскә үрмәлиләр. 
Еракта калган дусларыма карадым, аннан карашым артыма ияргән кызыл  чанама күчте. Их, минем дә чаңгым булса иде! Бу елны, аркама букча асып, мәктәпкә йөри башладым бит, югыйсә. Ә кулымда – келәт өстендә ятып искереп беткән чананың бавы... Күңелемне кытыклаган көнчелектән һәм гарьләнүдән башымны түбән иеп, тыкрыктан борылганда, чанам, бармас булып, кинәт кенә төртелеп калды. Борылып карасам, астына кечкенә төргәк кергән. Аптырау катыш кызыксыну белән аны сак кына иелеп алдым да, төйнәлгән авызын ачсам, ни күрим?! Тимер акчалар! Әйе, нәкъ шулай! Чыңлап торган тәңкәләр иде. Тирә-юньдә беркем күренми, кемнеке булырга мөмкин икәнлеген уйлап, бермәлгә аптырап калдым. Кая алып барырга, кемгә тапшырырга? Шулчак каршымдагы кечкенә тәрәзәле йортлар гүя ак кар төсе белән кушылды, томан эченә кереп югалды да, күзалдыма, ап-ачык булып, өр-яңа, сары ялтыравык төсле чаңгы килеп басты. Татлы хыял, аңымны томалап, күңелемдә үземә дә әйтергә курыккан теләк тудырды. Чыннан да, төргәкнең иясе юк, күренми дә, кемгә бирим аны? Хуҗасының кем булуы билгеле түгел ич... Үзем дә сизмәстән, акрын гына кибеткә таба юнәлдем. Нәрсәдер мине эчемнән корт кебек кимерсә дә, ниятем нык иде. Кинәт ишелеп төшкән табыш минем башымны әйләндереп җибәрде. Адымнарымны икенче якка борырга кирәклеген аңладым да кебек. Әмма ниндидер бер көч мине нәкъ менә кибеткә таба тартты. Ишеген ышанычсыз гына ачып керсәм дә, кулыма шыңгырдап торган агач чаңгылар тигәч, түбәм күккә тиде инде. Күзләремне йома төшеп, агачның хуш исен тоюдан тәм табып, берникадәр онытылып тордым. Сыйныфташлар бүтән көлмәсләр, таудан шуганда «эх» дигәнче узып китәрмен әле үзләрен! Урамда салмак кына ява башлаган кар да, яңа пешкән икмәк өстенә ягылган бал кебек, бәхет өстенә бәхет өстәде. Мондый уйларымнан минем тизрәк өйгә кайтасым, мичтә пешкән ипи белән тамак ялгап алганнан соң, яңа табышымны алып тауга чыгасым килә иде. Шундый күңелле уйлардан күңелемә шатлык тулды, аякларым өйгә таба элдертте. Чана өстенә яткырып салынган чаңгыма әледән-әле борылып карап, аның төш кенә түгел, ә чынбарлык икәнен кат-кат тикшердем. Салкын кар өстеннән үпкәле бер сызгыру белән шуып барган чана тавышы гына, бәхетемнең бер читен китеп, минем күңелемә шом сала иде. Алай да мин тукталмадым, чаңгыларның хәзерге мизгелдә үк аягымда булуын күз алдына китереп, алга таба, үзебезнең өйгә йөгердем…
Чаңгыларны ишек төбендәге кар көртенә кадап куйдым да атылып диярлек өй эченә үттем. Әмма... Ишекне ачкач ук, күңелем әллә нишләп китте. Өйдәгеләрне алыштырып куйганнар диярсең: әти йомшак урындыкта гәҗит укып утыра, тик йөзендә ниндидер борчу бар. Гадәттә ул һәрчак елмаеп йөри. Мондый халәт аңа бөтенләй хас түгел. Әнинең өстәл янында яңа пешкән ипине кисәргә азаплануында да ниндидер чарасызлык сизелә. Әби кабат күзлеген югалткан. Шкафларны ачып, киштәләрне тикшереп йөри. Кабат уку өстәлендә калдыргандыр инде. Эче пошкан чакта шунда куя да оныта... Бабай исә ишекле-түрле йөренә. Иң борчылганы ул бугай. Күзләрендәге газаплы үкенечне сизми мөмкин түгел. Ара-тирә үзалдына сөйләнгәләп куя:
– Хәтерсез, диген! Кайда калдырдым икән соң?! Түш кесәмә генә тыккан булсам инде…
Шулчак әти гәҗитеннән башын күтәреп карады да: 
– Ярый, хәерлегә булсын. Юкка кайгырма, әткәй. Мәрхәмәтлесе булса, кайтармый калмас, – дип бабайга эндәште.
Барысы да балталарын суга төшергән шикелле. Өйдә болай күңелсез булганын һич хәтерләмим. Бозланып беткән йон бияләйләремне сала-сала, бабайга эндәштем:
– Бабакай, бабакай! Ни булды?
Ул урамга караган тәрәзә буена әкрен генә килде дә, челтәрне бераз күтәрә төшеп:
– Бүреккә дип җыйган акчаларымны төшереп калдырганмын. Кайда икәнен генә белмим. Кара әле, улым, ак кулъяулыкка төрелгән акчалар иде ул. Сиңа, яки дусларыңа очрамады микән? – диде.
Кинәт кенә йөзем кызышып китте. Кулларым ут яна башлады. Кесәмә салып куйган ак кулъяулыкны учыма кыстым да урамга атылдым. Күземә ак-кара күренмәс, колагым берни ишетмәс булды. Ишек ябылганда, әни нидер кычкырып калды. Кулларыңа ки, диде бугай... Оятымнан җир тишегенә кереп китәр дәрәҗәгә җитеп, кибеткә йөгердем. Тизрәк, тизрәк... Җиңел генә кулга килеп кергән чаңгылар хәзер мине бер тамчы да җәлеп итми иде инде. Әтине, әнине, бабайны, әбине борчуга салган чаңгы... Юк, чынлыкта мин үзем гаепле идем. Бик начар эш эшләгәнемне аңлап, артка борылып карадым. Көннең яктылыгын каплый башлаган караңгылык та минем бу оятымны яшереп калырга тырышкан кебек тоелды... Акчаны кире кайтарып, өйгә кергәч, күңелем тынычланып калды. Өстемне дә салмыйча, ак кулъяулыкка төрелгән акчаларны өстәлгә китереп куйдым. Җиңел сулап, урындыкка утыруым булды, шунда ук күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек йөгерде. Мин, гаҗәпләнүемә каршы, чаңгыларсыз да бик бәхетле идем!
Моннан соң байтак карлар яуды, биек-биек таулар өелде. Чаңгыларның да төрлесендә шудым. Һәр яңасын кулга алу белән, иң беренче, күз алдыма урланган «бәхет» мизгеле килеп баса, алгач исе борыныма килеп бәрелгәндәй була. Шул чагында әле һаман да элгечтән төшмәгән бүреккә карыйм. Бабай инде күптән юк, ә бүреге исән. Иске булса да җылы ул: анда бабай җылысы белән бергә минем балачагымның «бәхет» мизгеле җылысы да бар…

заголовок / Яктылык
Мин аны күрдем дә таң калдым. Бары бер генә күз ташладым һәм шундук аның эчкерсез карашына күмелдем. Шомырттай чем-кара күзләреннән бөркелгән җылылык һәм итагатьлелек мине фани дөньядан аерылып, хыял диңгезенә чумарга мәҗбүр итте. Тирә-юньдәге бернигә дә игътибар бирмичә, шул ягымлы күзләргә сихерләнгән төсле карап тора бирдем. Йөзгә чибәр булган кешенең артыннан тел шартлатып карап калалар. Ә анда, юк, аңарда бөтенләй бүтән төрле тарту көче бар иде. Карашыннан сирпелгән нур, тулышып торган бит алмалары, чиядәй алсу иреннәре сурәткә дә төшерә алмастай искиткеч гүзәл сын ясый иде. Аңа төбәлдем дә телсез калдым. Әйтерсең лә эчке дөньясының сөйкемлелеген дә күрдем. Мөмкин булса, менә шулай күземне алмый сәгатьләр буе карап торыр идем. Тик, бәхетсезлегемә, ул озак тоткарланмады. Үзенең гүзәллеге белән әсир иткән кара озын толымлы кыз бик тиз генә парктан чыгарга ашыкты. Биек наратлар күләгәсе астыннан җитез генә капкага борылды да мизгел эчендә юкка да чыкты. Ә минем күңелемә моңсу бер хис кереп урнашты. Аны йөгереп куып тотасым, аның каршысына чыгып, күзләренә кабат төбәлеп карыйсым килде. Әмма мине гүя сихерләделәр, баскан урынымнан селкенми тора бирдем. Аңыма килеп капкага таба атлаганда, урамда, әлбәттә, ул инде юк иде инде. Тирә-якка озак кына карап тордым: никтер ул китеп барган тар сукмак та күңелгә бик якын тоелды.
Шул мизгелдән соң мине гүя алыштырып куйдылар. Юктан да шул сөйкемле кыз искә төшә торганга әйләнде. Ял итәргә диеп утырсам да, йөзеннән нур чәчкән шул кыз күзалдыма килә. Урамга, кеше арасына чыксам, үзем дә сизмәстән, карашым белән аны эзлим. Һәр кешедә таныш чалымнарны күзәтәм. Бер күрүдә гашыйк булуга ышанмый идем. Бу турыда ишетсәм, йөземдә мыскыллы елмаю чыагыла иде. Беренче күрүдә үк бер белмәгән кешегә гашыйк бул, имеш... Тик бу сүзләр болай гына әйтелмәгәндер шул. Үземнең ни дәрәҗәдә сай фикер йөрткәнемне аңладым.
...Безнең чираттагы очрашуыбыз урамда да, кибеттә дә, паркта да булмады. Шулай бер кичне укылган китабым – Фоат Садриевның «Таң җиле»н китапханәгә илтергә дип киттем. Анда, гадәттә, кеше артык күп булмый. Чөнки хәзерге заман кешеләренең теләк-шөгыльләре китап киштәсе яныннан ерак тора. Китапханә ишеген ачып керү белән, хыялымда йөрткән кызны күреп алдым. Ул, күзлек киеп, гаҗәеп бер мавыгу белән Габдрахман Әпсәләмовның «Хәтер» китабын актара иде. Дөресен әйтим, бу көтелмәгән очрашудан югалып калдым. Менә бит ул, күпме эзләп йөргән кешем каршымда басып тора. Китабымны тапшырдым да акрын гына ул басып торган рәткә таба атладым. Якынлашкач, киштәдә китаплар караган төсле басып тордым да ,тамагымны бераз кырып, аңа сүз катарга ниятләдем. Ә үзем дулкынландым:
– Габдрахман Әпсәләмов иҗатын яратасыз, ахры?
Ул сискәнеп күтәрелеп миңа бакты. Ә йөзеннән һаман шул искиткеч нур сирпелә иде. Кыз:
– Осталыгы, тел матурлыгы ошый… Әсәрләрен укырга яратам, аның язмаларына чын-чынлап гашыйк дисәм дә була, – дип елмайды. Китаплар турында гәпләшеп алырга үзе дә каршы түгел иде бугай. Хәзерге вакытта «Ни укыдың?» дип сорардай кешеләр юк дисәң дә була бит. Ә монда каршыңа килеп китап турында әңгәмә корсыннар әле.
– Сез дә әдәбиятка битараф түгел, ахрысы? – дип кызыксынуын белдерде ул. Ә мин исә карашымны китап киштәсеннән аңа күчереп:
– Битараф түгел… – дип аның сүзләрен кабатладым, – китапларга ничек инде битараф буласың?! Алар бит кешеләрнең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге… – дип фәлсәфи фикеремне дә җиткердем. Ә ул, минем бу сүзләремнән ниндидер кызыклы бер мәгълүмат ишеткән төсле, күзләрен кыса төшеп, ихлас елмайды:
– Сезне битараф түгел дип әйтү генә дөрес булмас. Әдәбият турында хискә бирелеп бу өлкәнең нечкәлекләрен белгән, укыган кешеләр генә сөйли ала, – дип сынаулы караш ташлады. Аның бу карашында бернинди көлү дә, мыскыллау да юк иде, ә бары тик соклану һәм таныш уйларны бүтән бер кешедән ишетү шатлыгы гына чагыла. Мин исә арабызда булган киеренкелекнең кимүен сизеп:
– Бу нечкәлекләрне аңлаучыларга сез дә керәсез, шулаймы? – дип елмайдым. Ул, әңгәмәбезне дәвам итәргә теләптер, акрын гына китабын ябып куйды. Ә карашы уйчанлана төшкәндәй тоелды.
– Әдәбиятның серләренә төшенү – иң зур хыялларымның берсе. Ул әле бары хыял гына, – диде кыз, ә күзләрендә әлеге дә баягы чаялыгы чалына иде. Мин файдаланып:
– Хыялый кызның исеме ничек булыр соң? – дип салмак кына сорап куйдым. Ул бу соравыма һич гаҗәпсенү белгертмичә генә:
– Хыялый кызның исеме Дилә булыр, – дип елмайды.
Дилә... Шул минуттан башлап ул исем минем күңелем түренә кереп утырды да аерым бер почмагында таныш булмаган хисләр уятты.
– Алайса таныш булыйк, мин Мансур атлы булырмын, – дип мөмкин кадәр эчкерсезрәк елмаерга тырыштым. Тик күңелемдә дулаган буранны күрми калмагандыр ул. Кешенең маңгай күзе күрмәсә, күңел күзе дә бар бит әле. Нечкә кашлары астындагы куе кара керфекләре астына сыенган яшькелт-зәңгәр күзләре ай нурында балкыган йолдызлар төсле хәйләкәр җемелдиләр иде. Әйтерсең лә: «Бары да күренә, каушавың йөзеңә чыккан, егеткәй», – дип әйтә иде алар. Аның елмаюын күтәрә алмыйча карашым аяк очыма тәгәрәде. Үз-үземнән уңайсызлангандай, тик басып тордым мин. Ә ул:
– Ярый, Мансур иптәш, ә сезгә нинди китап кирәк иде? – дип сорап куйды. Хыялый кызның, дөресрәге, Диләнең яше чама белән минекеннән өч яшькә кечерәк күренә. Миңа Мансур абый дип түгел, ә Мансур иптәш дип үз итеп дәшүе ниндидер бер кыюлык һәм җиңеллек өстәгәндәй булды. Тик мин аның соравында төртелеп калдым. Нинди дә булса китап эзләп килүем түгел иде бит. Шулай да:
– Нинди икәнен тәгаен генә әйтә алмыйм. Бәлкем, сез ни дә булса киңәш итәрсез? – дип сорарга җөрьәт иттем мин.  Ул бу сорауны көтмәгән иде булса кирәк. Китапларын букчасына тутырган җиреннән янә елмаюлы карашы белән күтәрелеп карады да:
– Мин укыган чит ил язучыларының әсәрләре сезгә хуш килмәстер шул, – дип китапларын тутырып бетереп, сүзем бетте дигән төсле, букчасын иңенә асты. Ә минем аның белән хушлашасым килми иде. Сөйләшүебезне ничек тә булса озаккарак сузарга тырышып, әңгәмәне дәвам итәрдәй сүзләр эзләдем:
– Нидән чыгып алай дисез? Бәлкем, мин Николас Спарксның әсәрләренә бик мөкиббәндер. Бәлкем, мин Стейс Крамер китапларын аерыла алмыйча укыймдыр,  – дип шаярып елмайдым. Ул моны аңлады булса кирәк. Бу язучыларны белүемә шактый гаҗәпсенде дә әле. Кашларын күтәрә төшеп:
– Минем яраткан язучыларны искә төшерүегезгә рәхмәт. Аларның әсәрләре башкаларныкыннан чынлап та аерылып тора, – диде. Ә минем телгә беренче килгәннәр аның яраткан язучылары булып чыгуы берникадәр гаҗәпсендерде. Кыек атып туры тидердем дисәм дә була бит. Шулвакыт ул ялт кына нәзек кулындагы сәгатенә күз салды да:
– Миңа китәргә кирәк инде, Мансур дус, танышуыбызга чиксез шат, – дип әүвәлгечә елмайды һәм кай арададыр, аяк очларына гына басып рәт арасыннан чыкты да, кулын болгап алганнан соң күздән дә югалды. Мин кабат авызымны ачып карап калдым. «Сау бул!» дип тә әйтергә җитешмәдем бит, әй!» – дип, үз-үземне тиргәдем. Ә күзалдымнан аның җылы карашы китмәде. Колагымда  ягымлы тавышы, әйткән сүзләре бөтерелде. Төшләремә дә керә торганга әйләнде ул. Ләкин аны күпме генә кабат очратырга тырышсам да, безнең юллар кабат кисешмәде. Аны көтеп китапханәдә күпме утырдым – күренмәде. Николас Спаркс дип юри генә әйткән идем. Аның әсәрләрен укыганым юк иде, китапларын кулыма гына тотканым булды. Тик Дилә, яраткан язучыларым, диде бит. Димәк, ул әсәрләрдә ниндидер сер бар. Шулай фикер йөртеп, китапханәгә юл тоттым. Китапны кулыма алсам, Дилә белән якынаербыз кебек тоелды. Барып җитү белән туп-туры чит ил әдәбияты бүлегенә кердем. Менә, каты, көрән тышлы калын китап. Тышлыгына «Николас Спаркс. Бер күрүдә» дип уеп язылган. Саклык белән генә беренче битен ачтым һәм шулвакыт аяк очыма битләр арасыннан кәгазь кисәге очып төште. Аптырау катыш кызыксыну белән аны иелеп алдым. Пөхтә һәм җыйнак итеп язылган сүзләр мине тораташ басып калырга мәҗбүр иттеләр. Ул кәгазь мондый җөмләләрдән гыйбарәт иде:
«Мансур! Сезнең бу китапны кулыгызга алуга өметләнеп хат язучы – мин Дилә буламын. Әңгәмәбез вакытында бу язучыны искә алсагыз да, аны укымаганыгызны аңлаган идем инде. Кешенең күңел төбе укыган китаплары белән үлчәнә, диләр бит. Сез яхшы кешегә охшагансыз. Хәер, китапханәдә начар кеше йөрмәс. Һәрхәлдә мин шулай фикер йөртәм. Ә сез бу китап белән генә тукталмагыз. Безнең татар шагыйрьләре, язучыларының китаплары да – һәрберсе үзенә күрә бер могҗиза, бер байлык. Китаптан аерылмыйк. Китапның һәр бите сер белән тулы! Дилә».
Хатны кабат-кабат укыдым. Юк! Дилә исемле хыялый кыз мине онытмаган! Әнә бит, хат та язып калдырган! Кызык, минем бу китапка килеп тотынасымны каян белгән соң ул? Шул ук кичне китапны укый башладым һәм… ни гаҗәп: битләрнең берсендә гади карандаш белән язылган язуга тап булдым:
«Үтенечемә битараф калмаганыгыз өчен зур рәхмәт, Мансур! Сезне паркта очратуымны өмет итеп, Дилә».
Иңнәремә гүя канат куйдылар. Сөенечле дулкынлану бар күңелемне биләп алды. Урамда инде караңгы төшүгә карамастан, кулыма чәчәк бәйләме тотып паркка таба атладым. Йөрәгеңдә мәхәббәт яши икән, карашың бар дөньяны яктырта, диләр бит.
 

Алинә Хәбибуллина

 

Фото - pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев