ЧИККӘН СӨЛГЕ - ВӘГЪДӘ БИЛГЕСЕ
Сания Әхмәтҗанова шигыре
"Чиккән сөлге"
Кулларыма алам әниемнең
Бирнә итеп чиккән сөлгесен.
Ак җирлеккә гөлләр кушып сипкән
Хисләренең аллы-гөллесен.
Бәйрәмнәрдә затлы бизәк булып,
Балкыган ул өйнең түрендә.
Көрәшкәндә, көч-дәрт биреп торган
Мәйданнарда әткәм билендә.
Уңган киленкәйнең күңеле дә
Бүз сөлгелек кебек булган ак.
Бизәк чиккән сайлап, юансын дип,
Чабышларда соңгы килгән ат.
Чиккән сөлге икмәк-тозлы булган
Яшь кәләшне каршы алганда.
Гаилә ядкаренә әйләнгән ул,
Сандыкларга төреп салганда.
Кызыл башлы, чуптар-чүпләмле шул,
Чиккән сөлге – вәгъдә билгесе.
Тоныкланмас җете бизәкләре,
Ул – халкымның күңел өлгесе.
Сания ӘХМӘТҖАНОВА
19.01.2020
«Идел» журналы 16+
Галерея
Теги: шигырь, чиккән сөлге, сабантуе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев