Логотип Идель
Әдәбият

Чиксезлекнең чиге бар микән?

Зөләйха Камалова – Казан кызы. Белеме буенча тюрколог-тәрҗемәче. Буш вакытларында рәсем ясый, гитарада уйнарга өйрәнә, шигырьләр һәм кыска хикәяләр яза. Ике песи тәрбияли. Иҗатта татар әдәбиятында моңарчы булмаган үзенчәлекле әсәр язу турында хыяллана. Тормыш девизы: ни эшләсәң дә, сөю илә эшлә!

Зөләйха Камалова – Казан кызы. Белеме буенча тюрколог-тәрҗемәче. Буш вакытларында рәсем ясый, гитарада уйнарга өйрәнә, шигырьләр һәм кыска хикәяләр яза. Ике песи тәрбияли. Иҗатта татар әдәбиятында моңарчы булмаган үзенчәлекле әсәр язу турында хыяллана. Тормыш девизы: ни эшләсәң дә, сөю илә эшлә! 


    ***
Яшьләнде, дымланды күзләрем.
Сәбәбе хәсрәтем – син идең.
Томанлы күземнең карасын,
 белмәдең...
       күрмәдең...    
             сизмәдең...
 

Китүеңме булды башлангыч,
Мин калдым ялгызым, ялангач.
Зәһәрен агулы карашың
Татыдым, шунысы кызганыч.

Җимерек һәм суык көзгедә,
Мөлдерәп ташыган көз генә.
Кабатлыйм пышылдап үземә
Ничек тә бирешмә, түз генә.

Бугазга син киткәч тыгылган
Кытыршы төенне йоталмыйм,
Күз йомсам, ястыгым тулы син.
Син яткан мендәргә яталмыйм.

    ***
Диңгез уртасындагы кәгазь көймә кебек,
Язгы кар бабайның күзендәге төймә кебек,
Кәгазь кырыена киселгән бармак кебек,
Ботакка эләккән кармактагы ыргак кебек.
Учакка төшкән күбәләк кебек,
Үләр алдыннан иң соңгы теләк кебек,
Бат, югал, ян, дөрлә, әрне, өзел, бәргәлән, 
өмед ит, сыкра, яралан һәм ярат йөрәк!
Яшәмәк өчен бу суык дөньяда, 
чеметем булса да кайнар хис кирәк.

    Хайямга ияреп...

Гөнаһ эзләгән шайтан күк,
Сине эзлим тилмереп.
Сиңа мәрҗән уяр идем
Каф тауларын җимереп!

Хаста күңел таңны көтә, 
Мин карашыңа хаста. 
Богаулады зынҗыр берлә,
 Бер ялкын бу карашта.

Син шәрабем, эчмичә дә, 
Мине исертә торган!
Шәфкать ит, йә када хәнҗәр!
Күңелем сиңа корбан.
 


***
Очып китәм бу кабахәт җирдән
Титан корабымда бер үзем...
Мин омтылам чиксез биеклеккә,
Ташлап китәм салкын җир йөзен.

Атмосфера чиген бик тиз узам,
Артта кала җансыз буш шәһәр.
Орбитадан чыгам, алда бушлык,
Кая илтер мине бу сәфәр.

Кефей кызы гүзәл Андромеда, 
Йолдызларның куе томаны, 
Сөйлә әле, сөйлә! Ни беләсең, 
Юлчыларның юлы уңамы? 

Караңгылык шундый тын һәм суык,
Меңләгәнчә йолдыз атыла,
Якты яна алар, бары мизгел
Караңгыда аннан йотыла.

Зур шартлауның күрәм нурланышын,
Әллә хәзер, әллә бик күптән.
Галәм чиксез, чиксез бөек Жиһан
Чиксезлекнең чиге бар микән?

    ***
Мәктәпләрдә татар теле укымаячакларын белгәч 
 

Төшерегез байракларны, илдә матәм.
Җеназаның догаларын үзем әйтәм.
Тик диндәгечә түгел,
 үле илнең
     әле бераз җан асраган теле илә.

Бер орлыктан ата ала алсу гөлләр.
 Бер чырадан яна ала дөрләп урман. 
Бер челләдә корый ала төпсез күлләр. 
Бер өметтән башка яшәү генә яман.

    

    Әҗәл хәер сораша


Күмер кара күзләре,
Карый моңсу, каш аша.
Таш юлларга тезләнеп,
Әҗәл хәер сораша.

Ялвара һәм сорана ул:
«Бирегезче?! Җан кирәк...»
Үтә тәннәр каршыннан.
Яшь коя, сыкрый өрәк.

Юк бер җан, бары тәннәр,
Карасаң да эзләнеп. 
Соры урам уртасында,
Әҗәл тора тезләнеп.


    Сандали


Сандали кырды аякны,
Сиңа каршы килгәндә.
Кырган микән әллә махсус,
Ни буласын белгәнгә?

«Барма! Барма!» дигән микән,
Сиңа каршы барганда.
«Син янарсың» дип әйтмәкче,
Булган микән кырганда?

Сандали кырган аякны,
Утка салырың белеп,
Мин янганны, син йөргәнне
Тәк, кызык табып, көлеп.

Сөюең дә, сүзләрең дә
Юк булды. Көн үтмәде.
Сандали кырган аякта
Сөял һаман бетмәде.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев