-
Кайбер төбәкләрдә битлек китү режимы кире кайтарыла Сүз коронавирус белән авыручылар санының бер атна күрсәткече 100 мең кешегә 50 очрактан артып киткән территорияләр турында бара.
-
«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: татар биюе буенча егетләр батлы Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа формат тәкъдим итә. Татар халык биюе буенча «Батыр батл» дип исемләнгән мастер-класс узачак.
-
Быел баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшәчәк? Россиядә әти-әниләрнең яртысы август аенда баланы мәктәпкә җыю өчен ял ала, күпчелек гражданнар бу максатларга 15 мең сумнан артык тотарга ниятли
-
Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк Бу исемгә лаек булучыларга аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Чын сугышны күргән һәркемне җир Сыендырган күптән куйнына...
Сыңар кулы белән карт ветеран
Карчыгының каберендә
Кычытканнар йолкый:
- Кайтты алар... Оныкларны, әйтәм...
Кечесенең икенчесе туган.
Почык борын . Йоклый.
Салкын.
Елдагыча үзәкләргә
үтеп җил елый.
Елдагыча!
Ветераннны быел
тагын җил тыңлый.
- Ак машина аласылар булган.
Нимеснеке икән, иң шәбе.
"Ауди" дигәнендә җилдерәлсәң,
Дөньялыкның икән бар гаме.
...Унсигездә ут эченә кердем.
Сыза иде көннәр танкта.
...Нимеснеке, имеш. Алалмаган.
Акчалары янган банкта.
- Почык борын сиңа тартым, карчык.
Бит очлары тора уелып...
Хәлсезләнгән бармак арасыннан
Кычытканнар кала коелып.
- Пинсәләрне бераз арттырдылар.
Сиңа да таш кирәк. Яңасы!
Акчасы да булыр. Яралардан
Дәваларны кайдан табасы?
"Чын сугышны күргән һәркемне җир
Сыендырган күптән куйнына..."
Дигәннәре истән чыкмый һаман
Кечесенең бәби туенда...
- Почык борын сиңа тартым, карчык.
Бит очлары тора уелып...
Кычытканга башын салып бүген
Карт ветеран елый тыелып.
Бер бүлмәле фатир бүләргә, дип
Оныклары кайттылар кичә.
Кычытканлы кабер өсләрендә
Сөякләргә үтеп җил исә.
Ландыш Габдрахманова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз