ДАНИЯ НӘГЫЙМ: «БЕЗ КӨТКӘН КӨН»
Дания Нәгыйм шигыре
Без көткән көн бер туачак әле!
Бер туачак, менә күрерсең!
Шатлыгыңнан күпме саклап йөрткән
Йолдызыңны күккә эләрсең.
Без көткән көн көмәндәдер, бәлки,
Иртәрәктер, бәлки, туарга.
Тик шулай да ул туачак (!), беләм,
Җанны сырган төнне куарга.
Ә хәзергә әзерләнә торыйк,
Ак биләүләр аңа хәстәрлик,
Тик бишекне яшерен генә элик,
Төн сизенсә, бетте – хәтәр бик!
Без көткән көн тумый калмас, ышан!
Ышанычлар аңа көч бирер.
Ул туар да, безнең бөтен гөнаһ,
Ялгышларны шундук кичерер.
Тик аңарчы өлгерергә кирәк
Йөрәктәге тапны юарга.
Бу сабыйның кадерен белербез күк –
Төрербез без ап-ак юрганга...
Без көткән көн бер туачак әле!
Кендек әбине дә кисәтик.
Яктылыкны оныткан күңелләргә
Татлы кояш нурын күрсәтик!
Без көткән көн туачагын беләм.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев