Әдәби парчалар
Төштә бүген, әнкәй, тагын сине күрдем. Елгага атлар сугарырга төшкәнбез икән. Су буенда каз-үрдәкләр, бала-чага. Өлкәннәр дә су керә.
Әнисә Рәшит кызы Һадиуллина тумышы белән Мамадыш районы Арташ авылыннан. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан бирле мәктәптә ул. Бүген Алабуга шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә туган тел дәресләре укыта, милли эшләр буенча директор урынбасары булып эшли. Шигырьләр, хикәяләр яза.
Госпитальдән хат
Төштә бүген, әнкәй, тагын сине күрдем. Елгага атлар сугарырга төшкәнбез икән. Су буенда каз-үрдәкләр, бала-чага. Өлкәннәр дә су керә. Аръяк Исмәгыйль дә атка атланган хәлдә суда икән. Һаман тирәнрәк керә бу. «Исмай, чык, батасың бит», – дип кычкырасым килә, ләкин тавышым чыкмый. Аның артыннан суга ташландым. Эчкә таба йөзәм. Елганың аргы яры күренми. Исмай артыннан йөзеп җиттем дигәндә, ул төпкә китеп юк булды. Минем дә су колак эчләренә, авызыма тула башлады. Тыным кысыла. «Мөхәммәт, Мөхәммәт», – дигән тавышка уянып киттем. Бу синең тавышың иде, әнием. Син чакырдың мине. Бу дөньяга кире кайтардың.
Әнием, нигәдер мин төшләрне ешрак күрә башладым. Үзебезнең бакча, урман буйларын, балачагымны... Төштә карашыңны, кулларыңның назын тоям. Сине төштә күргән көннәрдә рәхәт. Яңына йөгерәм. Ләкин, аякларым җилдән җитез булса да, барып җитә алмыйм, син каядыр томанга кереп югаласың. Аякларымның сызлавына түзә алмыйча уянам. Кай җире сызлый икән аларның, әнкәй? Ике аягым да юк бит...
Аңыма килгәндә ике аягымны да тездән кискәннәр иде. 19 яшемдә гарип булып, бер кирәксез кеше, кемгәдер йөк булып яшәргә теләмәдем. Тик күрше палатада якташым Гайнетдиннән әтинең хәбәрсез югалганын ишеткәч: «Мин яшәргә тиеш, яшәргә», – дип үз-үземә сүз бирдем.
Ниндидер рус егете бик моңлы итеп җыр суза. Йокымсырап киткәнмен. Хәрби табибнең тавышына башымны калкыттым:
– Я, егет, туган якларга җыенырга вакыт. Хәлең яхшырды, күрәм, бит очларың алланган.
Аның соңгы сүзләре еракта, бик еракта ишетелде. Мин көткән, куркып көткән сүзләр иде болар.
Санитар поезды ашкынып алга чаба. Әллә поезд, әллә йөрәгем шулай дулый. Урыныннан кубардай булып ярсып, поезддан да алда чаба. Туган ягым каеннары каршыма йөгерә.
– Ни хәл, каеннарым!? Мин сезнең янга кайтам. Яшәргә дип кайтам...
Биштәремдә тапшырылмаган өчпочмаклы хатлар, нидер әйтергә теләп, кыштырдап куйды...
Зөбәрҗәт
Үз йөрәгенең ачы сыкравы сыман әрнеп шыгырдаган авыр капканы ачып, Зөбәрҗәт эчкә атлады. Атлады һәм инде мүкләнергә өлгергән сукмак ташына басып тын калды. Йортның тәрәзәләре бер якка авышып, аны күзәтә сыман тоелды. Гүя газиз әнкәсе, кулын каш өстенә куеп озак-озак көткән дә өметен җуеп, башын аска игән. Болдыр тактасында тавыкларга җим болгата торган чуен табагы да, күршеләргә кереп киткән хуҗасын көтеп утыргандай, үз урыныннан кымшанмаган. Кычыткан баскан койма, читән казыклары, Зөбәрҗәтне каршыларга теләп урыныннан тартылгандай авышып, аңа таба иелгән. Читән казыгында ишегалдының онытылган хуҗасы – комган утыра.
Аякларын авыр сөйрәп, Зөбәрҗәт өйгә таба атлады. Әнисе куя торган җирдән – ишек өстеннән күгәрергә өлгергән ачкычны алып, эчкә узды. Яртылаш ачык калган чолан ишегеннән бик тә таныш, якын ис бөркелде. Киштәләрдә учма-учма кипкән мәтрүшкә, бөтнек, сукыр кычыткан бәйләмнәре, кечкенә төенчекләрдә үги ана яфраклары, кипкән җиләк бөреләре, карлыган яфраклары күзгә чалынды. Шушы зәңгәр мәтрүшкәләр Зөбәрҗәткә әнисенең көләч йөзен, турыга ачкан чәч юлларын, колакларында бик тә ятышлы булып эленеп торган – әткәсе бүләге булган зөбәрҗәт ташлы алкаларны хәтерләтте.
«Әнкәй, минем өчен язмыш булган шул ялгышымны кичергән булсаң, безнең язмыш гел башкача булыр иде кебек...»
Туган ягыннан, дусларыннан аерылып, газиз әнкәсеннән читтә ялгызы гына бала үстерүдән дә авыррак иде аңа хәзер.
«Әнкәй, инде синең безне бөтенләйгә ташлап китүеңә дә нәкъ бер ел тулды...»
Зөбәрҗәткә сулавы кыенлашты. Ул атыла-бәрелә ишегалдына кире йөгереп чыкты. Кычыткан-әремнәрне ера-ера, бакчаның иң артына – койма янына утырткан ялгыз каен янына килеп басты. Әнисе белән бергә утырткан каенны кочаклап сыгылып төште. Ботакларын җилләр каерган ялгыз каен төбендә зөбәрҗәт ташлы сыңар алка ята иде...
Каеннар шавы
Килен бирнәсе булган, кай җире беләндер аның үзенә охшаган, эченә тулы бер гомерне сыйдырган сандыгының капкачын япкач, Маһисәрвәрнең күңеле бүген ничектер тынычланып калды. Башка көннәрдәгечә сандыкның өстен чиккән җәймә белән капламады, өстенә түшәкләрен дә өймәде. Сандыгы өстенә утырып, тын калды. Сөялләнеп беткән кулларында ниндидер ак төен барын тойдымы ул, әллә тоймадымы...
Тәрәз каршындагы каен яфраклары гына бу тынлык белән килешергә теләмәде. Бертуктаусыз тәрәзә пыяласына бәрелеп, әле сызгырган, әле чиелдаган, әле елаган тавышлар чыгардылар. Ни әйтергә телисез соң сез, бәгырьләрем?
Искәндәре – бишенче уллары туган көнне утырткан иде ул каеннарны. Узган ел икесенең ботагын давыл сындырды. Тик бирешмиләр әле, бишесе дә шаулый. Колхоз рәисе: «Ут чыбыгына аварга мөмкин, кисәбез», – дип килгәндә дә, ничек итсә итте, кул тидертмәде ул аларга.
Миңнемөхәммәт, Әхмәтгали, Миргаяз, Миргаян, Тимерхан... Бәгырьләрем. Ничә еллар басу ягына карап, өмет өзмичә көтте Ана. Төенчектәге телсез шаһитлар – өчпочмаклы хатлар белән; язын, җәен, көзен, кышын гел шаулаган биш каены белән көтте. Басу ягыннан кайтмады түгел, кайтты хәбәрсез югалганнар. Тик Маһисәрвәрнең генә тәрәзәсен шакучы булмады.
Ак төенчектәге хатлар идәнгә төшеп сибелде. Маһисәрвәр ашыкмый гына торып, саргаеп, таушалып беткән, ничә еллар буе аның серләрен бүлешкән, ачы күз яшьләрен сеңдергән сердәшләрен җыеп, яулыгына салды. Кабаланмый гына сандык капкачын кире ачты. Солдат хатларын сак кына чулпылары белән төрде.
Таң беленә...
Ап-ак намазлыгын җәеп, соңгы тапкыр сәҗдәгә китте...
Өй артындагы каеннар гына һаман шаулый иде...
Әнисә Һадиуллина
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев