ӘДӘБИ СУД: «Каһвәчеләр эше»
Бер төркем яшь иҗатчыларның каһвә темасына язылган әсәрләренә карата кузгатылган «җинаять эше» буенча мәхкәмә утырышы беркетмәсе
Бер төркем яшь иҗатчыларның каһвә темасына язылган әсәрләренә карата кузгатылган «җинаять эше» буенча мәхкәмә утырышы беркетмәсе
Казан шәһәре. Татар китабы йорты. 2022 елның 9 феврале.
ТР Язучылар берлеге һәм «Идел» журналы каршында оештырылган Татарстан Әдәби суды утырышы.
Казый – Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рабит Батулла катнашында бер төркем яшь иҗатчыларның, аерым алганда, Айгөл Абдрахманова, Алинә Хәбибуллина, Ләйлә Фаяз һәм Эльвина Миңнуллиналарның каһвә темасына язылган әсәрләренә карата кузгатылган «җинаять эше» тикшерелә.
Мәхкәмәдә катнашалар:
Гаепләнүчеләр:
- Айгөл Абдрахманова («Син – каһвә» хикәясе)
- Алинә Хәбибуллина («Ристретто» хикәясе)
- Эльвина Миңнуллина («Каһвәле синле мин» хикәясе)
- Ләйлә Фаяз («...үпкәләдем сиңа» шигыре)
Гаепләүче: РИФӘ РАХМАН, язучы, шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты.
Яклаучы: ЛАНДЫШ ӘБҮДӘРОВА, язучы, «Казан утлары» журналы җаваплы сәркатибе.
Гаепләү ягыннан шаһит: ЛӘБИБ ЛЕРОН, язучы, шагыйрь, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире.
Яклау ягыннан шаһит: РӘМИС ЛАТЫЙПОВ, журналист, «Татар-информ»ның татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире
Мәхкәмәдә катнашучылар исемлеге игълан ителде. Процессуаль хокуклар һәм йөкләмәләр аңлатылды. Мәхкәмә 13 сәгать 00 минутта башланды.
Сәркатип: Басыгыз, Суд керә!
Казый (чыга). Утырыгыз. ТР Язучылар берлеге һәм «Идел» журналы каршындагы Тикшерү комитеты шикаятенә таянып, бер төркем яшь иҗатчыларның каһвә темасына язылган әсәрләренә карата Татарстан Әдәби суды тарафыннан «җинаять эше» кузгатылды. Әлеге әсәрләр «Каһвәчеләр эше» дип исемләнеп, «Идел» журналының февраль санында дөнья күрде. Җавапка тартылган әсәрләрне һәм аларның авторларын санап үтәм: Айгөл Абдрахманова («Син – каһвә» хикәясе), Алинә Хәбибуллина («Ристретто» хикәясе), Эльвина Миңнуллина («Каһвәле синле мин» хикәясе), Ләйлә Фаяз («...үпкәләдем сиңа» шигыре). Ярлыгау эшен башлыйбыз. (Чүкеч белән суга.) Гаепләү эше белән таныштыру өчен сүз гаепләүче – Рифә Рахманга бирелә. Рәхим итегез!
Гаепләүче. Хөрмәтле суд һәм аның барышында катнашучылар! Баштан ук шуны әйтим: каһвә темасына язылган хикәяләр белән шигырьне берләштереп тикшерүне уңай дип күрмим. Шигърият, поэтик текст ачыктан-ачык плагиатлыкка корылмаса, күптөрле кабатлау-кабатлануларны, бигрәк тә тасвирлау объектының уртаклыгын җиңел күтәрә. Дөрес, аның бу сыйфатыннан файдаланып, бернинди яңалык алып килмичә иҗат итү гадәти күренешкә әйләнә икән, югары сәнгати кимәлдәге оригиналь әсәрләрнең кыйммәте кими, әдәби табышларның, яңалыкның авторы онытыла, аның уңышлары башкаларныкы булып китә.
Иң башта Ләйлә Фаязның ирекле формадагы, әдәби алым-чараларның төрлесен кулланып язылган, әмма шигъриятебез өчен аерым алганда артык әһәмияте түгел «...үпкәләдем сиңа» әсәренә тукталыйм. Анда каһвә эчемлеге фикер этәрелеше өчен ситуация тудыручы деталь булып тора. Әсәрнең башы «лирик мин» үзенә артык игътибар таләп итүчән, иренчәк, кофе килмичә йокыдан да тормый, сөйгәне бары тик ул таләп иткәнгә, дежур рәвештә генә аңа эчемлек ясый дигән уйлар уята һәм шунысында шик юк: егете белән арасы суынган инде. Чираттагы юллар шуны сөйли: «лирик мин» элек хәзергегә караганда да уйсызрак, рәхәтрәк яшәгән. Әлегә эчтәлек планында да, башкача да бәйләнерлек урын күрмим. Менә шуннан соң кыз сөйгәненнән киртәләргә юлыктырмавын, туктатмавын үтенә башлый. Юлыктыру сүзе текстның мәгънә логикасына зыян сала. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нә мөрәҗәгать итик: «Юлыгу – 1. Көтмәгәндә берәр кешегә яки нәрсәгә очрау, туры килү; 2. Кагылып узу, юл уңаена кереп чыгу; 3. Нәрсәгә дә булса тап булу, эләгү, тару байлыкка юлыгу; 4. Барып җитү, адресат кулына керү. Димәк, юлыгу – кеше очраклы рәвештә тарыган эш-хәл яисә тап булган әйбер һәм кемгәдер, бүлмәдә каршылыкка очраклы рәвештә тарыт әле мине, дип әйтү хата килеп чыга. Кемдер сине тарытса, бу очраклы булмый. Һәм, әйтергә кирәк, кызга киртәне корырга мөмкин, анда да катгый куелган ниндидер шарт рәвешендә генә. Җитмәсә, егетнең ярына киртә корырга җыенмавы ап-ачык күренә, ул хәтта вәгъдә арты вәгъдә биреп ташлый. Юкса кыз аңа ниндидер зур гаеп ташламаган. Китәргә теләвенең сәбәбен – кофены сөт белән ясамавы гына икәнлеген әллә ничә аңлаткан, инде, ярсып, соңгы тапкыр кабатлый. Күңелгә шундый көлке сорау килә: чыннан да, бүгенге ир-егетләр инде сүзләрнең туры мәгънәсен аңлый алмыймы, кызлар алар кофены сөтле ясамаган өчен генә дә аерылышамы? Шулай итеп, автор, һичшиксез, лирик дип уйлаган шигырь миңа юмор ягына борылгандай тоела. Уйламыйча укыганда уңышлы гына күренгән әсәрне җыентыкка керткәндә күпмедер камилләштерергә, һичьюгы аерым сүзләрен алмаштырырга кирәк. Аны үзен мәгънәле итәчәк «мине аңларга, ишетергә теләмисең, чынлыкта мин сиңа кирәк түгел» дигән идея калкып торырлык үзгәртү аеруча яхшы.
Алинә Хәбибуллина язган «Ристретто» хикәясенең композициясе, тәмамланышы мине канәгатьләндерә, шунлыктан башта соңгы вакытта бигрәк тә яшьләр, кайвакыт журналистикадан әдәбиятка килүчеләр прозасында борчыган якларга – әсәрнең сөйләменә тукталыйм. «Азатның гәүдәсенә чыккан төшенкелек билгеләре». Кием эчендәге гәүдәдән төшенкелекне ничек күреп була һәм ул ничек караңгылыкны яра ала? Гәүдәнең төшенкелек билгесе нәрсә ул? Хәтта поэтик әсәр өчен дә артык уңышлы метафора түгел бу, проза мондый сыйфатлауны, гомумән, кабул итә алмый. Төшенкелек ул – халәт билгесе. Беренче чиратта, күңелгә, тавышка хас, иҗтимагый хәл-фикердә күзәтелергә мөмкин. Кызганыч, «каш ясыйм дип, күз чыгаручы» җөмләләр урын-урын текстны бозып тора. Укучыны тел матурлыгы белән әйдәп алып китәргә тиешле әсәр башында ук бар ул! Әйтик, анда «урындык буйлап тамыр җәйгән манзара» турында сүз бара. Манзара – күренеш дигән сүз. Бу җөмлә шулкадәр тупас күзаллана, әйтерсең, утыргычтагы кешенең кечеме, башкамы йомышы тирә-якка таралып эз-эз агып китә... Егет белән кызның очрашу вакыйгасын бу дәрәҗәдә ямьсезләргә ярамый бит инде! Хикәяләүченең шул ук вакытта «Эспрессо да әллә ни ярдәм итә алыр дип уйламыйм», – дигән бик йомшак җөмләне дә коры һәм дорфа санавы да шаккатыра. Мондый сүздән бариста хәтта аңын югалтыр кебек.
Алга таба кычкырып торган стилистик, мәгънәви хаталарның саны арта бара. Прозада һәр әдәби деталь, һәр сүз текстка урынлы керергә тиеш. Автор сөйләменең, геройларныкыннан аермалы буларак, бары тик әдәби язылышта гына була ала. Әйтик, ни өчен сез «тидерү» кебек һәркемгә аңлаешлы төшенчәне шәхсиме, җирле сөйләштәгечәме «тигерү» дип язасыз? Гомумән алганда, хикәя миңа интернеттан алынган кофе төрләренә аңлатмаларны бер сюжет кысаларына салу кебек тоела, ул кофе төрләренә яшерен реклама рәвешен ала. Бу фикерне аның отышлы чишелеше генә үзгәртеп җибәрә.
Хикәяне укып чыккач, укучы иншалары, интернеттан да алынган каһвә төрләре турында русча, инглизчә язмалар белән танышып чыктым. Аларда эчемлекне сәнгати сурәтләүләрне гаять күп очраттым. Каһвә эчкәндәге күренешләрне, хисләрне, эчемлек хакындагы фикерләрне үзәккә куеп, кафедагы танышлыкларга бәйле, күпсанлы хикәяләр-повестьлар, иҗат ителгән, нәфис, фәнни рефератлар, сөйләмгә өйрәтү текстлары язылган һәм мәктәпләрдә, югары уку йортларында ул темага кызыклы хикәяләр, иншалар, диалоглар иҗат итәләр! Әлбәттә, бер үк мотивка текстлар күбәйгәч, араларында бер-берсен кабатлаганнары да гаҗәеп күбәйгән. Яңа язылганнары арасында «нәкъ менә анда гына», «каһвә мотивына иҗат ителгән яңа сүз» дип әйтерлекләрен табу кыен.
«Кофе безне кырыс, җитди һәм фәлсәфи итә», – дигән Джонатан Свифт. Алинә Хәбибуллина хикәясенең дөньяга килүе дә бу юнәлештә уйланулары белән бәйледер. Каһвәгә һәм аны яратучыларга кагылышлы дистәләрчә китап, әсәрләр белән танышкач, мондый нәтиҗә ясадым: әдәбият өчен темасы яңа булмаган «Ристретто» укыган әсәрләремнән, тасвирлары һәм фикере белән Наталья Крайнер язган «Обязательно, наверное, может быть»ны искә төшерә. Ул Макс Фрай төрле фәлсәфи фикерләргә алып килгән һәм геройлар тормышыннан үзенчәлекле зарисовкалар рәвешендәге әсәрләрдән туплаган «Кофейная книга» исемле бик данлыклы китабы хакында да уйлата. Крайнердан алынган һәм интернетта тарайтылып яисә киң формада цитаталар рәвешендә таралган юлларны әлеге җыентыкка аннотация рәвешендә биргәннәр: «Эспрессо – это жизнь. Горчит, но бодрит... Капучино – это влюбленность. Сначала терпко, потом сладко и легко, а на поверку – все та же жизнь...» Китерелгән цитаталарга аваздашлыкны Алинә Хәбибуллина хикәясеннән җиңел табарга мөмкин: «Эспрессо – ул тормыш. Телне яндыра һәм шул ук мизгелдә уятып җибәрә...», «Капучино – үлеп гашыйк булу...» Дөрес, егетнең: «Үзегез уйлап таптыгызмы моны?» – дигән соравына каршы, кыз: «Юк, үзем түгел. Мин таралган фәлсәфәне бер төенгә төйнәп кенә куйдым», – дип җавап бирә. Әгәр герой исендә калганнарны бер төенгә генә төйнәсә, җөмләләр башкачарак төзелер иде. Дөресе, монда төйнәү дә юк. Әлбәттә, автор билгеле цитаталарны иреклерәк тәрҗемә итә, урыны белән үз сүзләрен дә кыстыра, әмма аларның текстка турыдан-туры Крайнердан күчкәнлеге барыбер ачык күренә. Әйтик, мәгълүм китапта: «И ристретто. Ристретто – это смерть. Это когда вся жизнь – одним глотком. Выпиваешь, просишь счет и уходишь». Хәбибуллинада киңәйтелгән тәрҗемә рәвешендәге урын: «Ә ристретто? Анысын үзем әйтәм. Ул – үлем. Бөтен тормышың бер йотымда дигән сүз бу. Чынаягыңны бушатасың, акчаңны түлисең һәм авыр адымнар белән ишеккә юнәләсең». Шулкадәр әйбер текстка чит кеше хикәясеннән узганнан соң, сюжет оригиналь микән, дигән сорау туа. Уйлавымча, хикәя Наталья Крайнер әсәреннән генә этәрелеш алган. Хәер, аның сюжеты турында киңәеп сөйләрлек түгел.
Макс Фрай җыентыгына бер рецензиядә мондый юллар бар: «Это исповедь от имени кофе». Хәбибуллина әсәре турында да шуны ук әйтеп була. Кофе турындагы кешедән алынган юлларны сызып аттыңмы, хикәя таралып төшә, кызыгы калмый, чөнки барда әңгәмә кору алымы кофе хакындагы фикерләрне җиткерү өчен генә хезмәт итә. Аның үзенчәлекле тоелган тәмамланышы, соңгы абзацка салынган идея күңелемә Джованни Арпиноның «Мрак и мед» романына нигезләнеп төшерелгән «Запах женщины» (1992) фильмындагы ресторанда барган күренешне китерә. Күзлектән, таяктан йөргә, атылып үләргә әзер герой кыз белән танго биегәндә кинәт үзгәрә. Хәбибуллина хикәясендә исә шундый ук герой кыз белән кофе эчкәндә алмашынып куйгандай, чын сәламәт иргә әйләнгәндәй була.
Әйткәнемчә, «каһвә»ле тема да, «кафеда утырышулар» аша кеше психологиясен, мөнәсәбәтләрен ачу да сүз сәнгатендә бик тапталган. Аны дөньякүләм әдәбияттан безнекенә соңгы елларда яшьләр актив уздыра. Бу яхшы да, артык куркыныч та түгел, әмма алар иҗат иткән әсәрләр сюжет, әдәби детальләр, вакыйга-күренешләр ноктасыннан һичъюгы күпмедер яңа булсын иде. Бүгенге көндә без оригиналь сүз сәнгатен үстерүне, милли әдәбиятның уңышлы традицияләрен саклауны кайгыртырга тиешбез, югыйсә читләр язганнарыбызга игътибар да итмәс.
Әйткәннәремне раслагандай, Эльвина Миңнуллинаның «Каһвәле синле мин»е дә геройларны әлеге эчемлеккә хас тәмнәр белән чагыштырудан башлана. Бу урында алдагыга охшашрак фикер кабатлыйм: каһвә белән чагыштыру, аларны тәм һәм ис буенча бәяләү китаплары әллә никадәр язылган. Әйтик, Энтони Капелланың «Ароматы кофе», Скотт Раоның «Пособие профессионального баристы», Сергей Реминныйның «Секреты кофе» китапларының исемнәре аларда эчемлек сыйфатлары турында да сүз барачагын искәртеп тора. Эльвина туташныкы кебек сюжеты бик гади, геройларның бер-берсен бәяләүләре, зәвыклары, зәвык аша табышлары кече күләмле әсәрләр дә, хәтта романнар да бар инде. Мәсәлән, Кристина Спрингерның «Занимательная экспрессология»сендә 17 яшьлек бариста Джейн, эчкән каһвәсе ярдәмендә, кеше холкын бәяләргә өйрәнә һәм кайберәүләргә яр табарга булыша.
«Мини хикәя»ләрне бик уйлап, игътибарлы иҗат итәргә кирәк. Эльвина, героеның кофе турында уйланып йокыга киткәнен язганнан соң, шушы абзацларга күчә: «Каһвә темасына тирәнтен кереп киткәч, башымда Дилүсне каһвә төрләре белән чагыштыра башладым. «Билгеле, ул табигате белән йомшак булган капучино түгел. Латте, раф, эспрессолар читтә торып торсын. Ә бәлки...» – дип каһвәханә киштәсендә озак кына сайланып торгач, баристага эндәштем: «Миңа бер маккиато. Шушы каһвәне инде күптән алып карармын дигән идем...» Сүз җебен югалттырган бу абзац укучыны аптырашта калдыра. Башта әсәр уңышсыз кыскартылган, абзац белән абзац арасында әле нидер булгандыр дип уйлыйсың. Аннан автор тарафыннан вакыт аралыгы махсус киселгән дигән нәтиҗә ясыйсың. Моны алга өчнокта куеп билгеләргә кирәк. Абзацның үз эчендә дә шул ук хәл. Даими процесс турындагы фикер каһвәханә янында торгандагысына уңышлы ялганмый. Беренче җөмлә белән икенчесе арасында торырга тиешлеләре төшеп калган кебек. Авторга «каһвәханә киштәсендә озак кына сайланып торгач» дигән гыйбарәне уйлап бетерәсе бар. Барда сайланып тора бит инде ул, киштәдә түгел. Киштәгә куелган каһвәләрдә дә сайлана ала.
Айгөл Абдрахманованың «Син – каһвә»се алдагы хикәяләрдән конфликтның отышлы үстерелеше, «кофеман» психологиясен ачуы белән аерылып тора. Андый язмалар, каһвә эчүдән арыну барышын тасвирлаган әсәрләр, аерым алганда көндәлекләр интернетта шулай ук җитәрлек. «Нат в эфире» исеме белән сайт алып баручының «Дневник кофемана»сы: «Иногда на меня находит мысль сократить употребление кофе и сладостей, а лучше и вовсе отказаться»... Айгөл Абдрахманованың хикәясен, «Идел» тәкъдим иткән әсәрләр белән чагыштырып, аныкында үзара мөнәсәбәтләргә зуррак урын бирелгәнлекне дә әйтә алам. Теле матурлыкка карамастан, Айгөлдә дә текст синтаксисына бәйле җитешсезлекләр бар.
Интернетта каһвә эчүченең физиологик хәлен, психологик халәтен фәнни тасвирлаган хезмәтләр, кофеманлык турында әсәрләр, аннан котылу, шул котылу процессында кеше организмында барган үзгәрешләр, күңелендәге кичерешләр, кофе эчүнең башкалар белән мөнәсәбәткә тәэсире һәм башка шул юнәлештәге язмаларның саны юк. Әдәби каймага сал да утыр. Интернет әдәбиятка, бердән, материал, тема, идея бирә, икенчедән, авторлар үзләре бай тормыш тәҗрибәсенә, әдәби чималга ия булмаса, каләмнәренең тапталган, кабатланган юлдан китүенә дә хезмәт итә.
Макс Фрайның хәтта үтә данланган, сайланып тупланган җыентыгына бәяләмәләрдә дә кайвакыт ачыну күзәтелә: «... это сборник рассказов, объединенных лишь одним – их герои любят кофе. В конце каждого рассказа можно найти какой-то интересный рецепт этого напитка – и это единственный плюс книги... Ну ладно, не совсем единственный. Было несколько интересных рассказов, но не более пяти... Их же в книге... 35». Ниндидер тәнкыйть сүзләре әйтүемә, әсәрләрнең чит ил әдәбиятындагы хезмәтләрне теге яки бу дәрәҗәдә кабатлавын билгеләвемә һәм үземә шунлыктан кызыксыз булуларына карамастан, аларның уңай ягы итеп, структур яктан уйланылганлыкларын, чорны чагылдыруларын һәм прозабызда аз очраган яшь геройлары барлыгын күрсәтергә кирәк. Болар янәшәсендә авторларның журналда чыккан вариантлар белән генә канәгатьләнмәвен, мин күрсәткән якларга игътибар биреп, тагын бер кат редакцияләүләрен һәм шул вакытта тыныш билгеләрен дә бер карап чыгуларын, алга таба чын тормышка ныграк якынаеп, үзенчәлеклерәк хикәяләр язуларын телим.
Гаепләү ягыннан шаһит (пакеттан өстәлгә шешәсе белән хәмер, ике чәркә, тозлы кыяр салынган тәлинкә чыгарып куя). Хөрмәтле казый, мин гаепләүчегә бер сорау бирмәкче булам. Аңа шушы күренеш ошыймы?
Гаепләүче. Әлбәттә, ошамый.
Гаепләү ягыннан шаһит. Менә сез, кофе турында язмалар туйдыргыч дәрәҗәдә күп дип әйттегез. Безнең милләт хәзер айныйды. Алтмышынчы елар буыны эчте, бу хакта әдәби әсәрләрдә язылды, эчү темасы сәхнәләргә менде... Хәзерге яшьләр алкогольсез эчемлекләр турында яза. Дөньяда нәрсә – әдәбиятта да шул. Моны хупларга кирәк!
Казый. Соңгы арада кофе эчү модага кереп бара. Гарәпләр, төрекләр, кырым татарларының ул яшәү рәвеше. Кофе – гомумән, татарга хас әйбер түгел. Ә бездә – чәй!
Гаепләү ягыннан шаһит. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин каһвәнең файдасы турында хәдис китерә (телефоныннан язма тыңлата). Мин имам сүзенә ныграк ышанам.
Гаепләүче. Ләкин сүз ул хакта бармый бит.
Казый (чүкеч белән сугып ала). Бәхәсне туктатыйк. Сүзне яклаучы Ландыш Әбүдәровага бирәбез.
Яклаучы. Яшь авторларның әлеге әсәрләре – Айгөл Абдрахманованың «Син – каһвә», Алинә Хәбибуллинаның «Ристретто», Эльвина Миңнуллинаның «Каһвәле синле мин» хикәяләре, Ләйлә Фаязның шигыре – хәзерге заман татар әдәбияты пространствосында үзенең лаеклы урынын алырга тиеш дип саныйм.
Авторларның һәркайсы хикәяләренең һәм шигыренең архитектоникасын, композициясен синестезия алымына кора, хәтта, әйтергә кирәк, әлеге алым әсәрнең структурасын формалаштыра. Синестезия – метафораның бер төре буларак, ХХ йөз башында символистлар тарафыннан киң кулланылган алым, ул, катлаулы образ тудыруның иң җиңел юлы. Модернистик мәдәният традицион тропларның, сәнгати чараларының тәэсир итми башлавын тоеп, яңа тойгылар бирә торган алымнар эзли, шул сәбәпле дөньяны тою-сизү органнарының полимодаль тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итә, диләр. Моңа позитивистик фәлсәфәнең дә йогынтысы булмый калмагандыр.
Синестезия алымы постмодернизм эстетикасында яңа сулыш белән яши башлый. Биредә Патрик Зюскиндның «Парфюмер», Макс Фрайның «Кофейная книга», Джоанн Харрисның «Шоколад», Читра Банерджи Дивакаруниның «Принцесса специй» китапларын мисал итеп китерергә була.
Яшь иҗатчыларның әсәрләренә кайтыйк. Биредә синестезиянең тәм тою органнары белән бәйлесе актуальләштерелә. Бигрәк тә каһвә тәме образның, алай гына да түгел, әсәрләрдә сурәтләнгән хиснең структурасын ачыкларга ярдәм итә. Әсәрләрнең хронотобына килик. Хәзерге заман урбанистик әдәбиятының төп атрибутларының берсе – кофейня. Каһвәханәләр XXI гасырдагы актив шәһәр тормышының бер символы булып тора. Заманында Русия халкын каһвә белән Петр I – Аурупага, ягъни көнбатышча эталон цивилизациягә тәрәзә ачкан патша таныштырган, диләр. Хәзерге заманда ул интеллектуаль тормыш атрибуты да булып тора. Каһвә эчү – яшь буын өчен японнарның чәй йоласы кебек үк мәгънәгә ия. Ягъни ул ҮЗБИЛГЕЛӘНҮнең бер маркеры, яшьләр сленгының ачкыч сүзе, шәһәр субкультурасының мәдәни коды, һәм кызлар шушы әзер кодлардан бик оста файдалана.
Айгөл Абдрахманованың хикәясендә каһвә образы аша хис символлаштырыла. Дөресрәге, Айгөлнең каһвә эчүдән баш тартучы «мин»е чынлыкта хисеннән баш тартучы да. Каһвәдән аерылу газабы – ул сөйгән кешедән аерылу газабы. Бу очракта каһвә – симулякр. Алинә Хәбибуллинаның хикәясендә дә каһвә образы – симулякр. Ул каһвә төрләренә экзистенциаль мәгънәләр сала. Авторлар шул рәвешле постмодернистик эстетика кысаларында укучыларына уен тәкъдим итә. «Ристретто – үлем», – ди аның герое Азат. Чынлыкта ристретто – эспрессоның бер төре, ул эспрессога караганда, тәмлерәк, татлырак, тыгызрак һәм шушы бер йотымлык кына каһвәдән соң калган тәм озакка җитәрлек. Автор әсәрендә аның тизлегенә – бер генә йотым булуына басым ясый, шуның аша укучыны үлемнең табигатенә игътибар иттерә һәм аны девальвацияли. Алга таба сүз каһвәнең капучино, латте, мокко һәм үзең пешергән дарчинлы төрләре турында бара. Тора-бара укучы сүзнең каһвә турында түгел, ә яшәү, тормыш, гашыйк булу, өмет, хыяллар, мәхәббәт һәм үлем турында баруын аңлый. Болары яшәү белән үлем арасындагы, адәм баласының яшәү мәгънәсен тәэмин итә торган категорияләр. Каһвә төрләрен символлаштырып, Алинә фәлсәфи нәтиҗәләргә юнәлеш күрсәтә. Ул финалга җитәрәк үзең пешергән дарчинлы каһвәгә ристреттоны, ягъни Мәхәббәткә Үлемне каршы куя.
Авторлар укучы белән симулякрлар телендә сөйләшә, дидек. Ягъни алар аңлы рәвештәме, юкмы, үзләре тасвир иткән хиснең реальлектәге чагылышын түгел, ә аның икенчел дәрәҗәдәге функциясен – Айгөл белән Ләйлә очрагында – аерылышу газабының, Эльвинаның хикәясендә, киресенчә, егеткә булган хисне тануның мөмкин булган бер чагылышын беренче планга чыгара. Ягъни алар шәхес һәм аның хис-кичерешләре турында кулланучылык җәмгыятендә киң таралган массакүләм мәдәният чаралары ярдәмендә (бу очракта каһвә) ниндидер бер салкынлык, алардан читләшү (отчуждение) белән бәян итәләр. Чынбарлыкта аерылышу газабы да, Алинә хикәясендәге кебек депрессия дә башкачарак, еш кына күпкә авыррак кичерелергә мөмкин. (Ларс фон Триерның «Меланхолия»сендә депрессия дөнья бетүгә тиңләштерелә.)
Бу ноктадан без әлеге әсәрләрне гиперреализм кысаларында бәяли алабыз. Чөнки гиперреализм көндәлек тормышка, аның предметларына, объектларга зур игътибар бирә, ул объектларның физик үзенчәлекләрен микроскопик төгәллек белән чагылдыра, ә менә эмоциональ эчтәлеге, асылы читтә кала. Бу яшь иҗатчы кызларның гаебе түгел, бу аларның агрессив цивилизациягә каршы җавабы, шушы цивилизация телендә сөйләшүе, шушы брендлар, имиджлар, билгеләр, тамгалар белән шыплап тулган дөньяны мәгънәлерәк итәргә омтылуы.
Эльвина Миңнуллина хикәясендә исә каһвә метафора, чагыштыру функциясендә кала.
Әйе, бу әсәрләрне традицион кысаларда анализлап, алардан традицион образларны эзли башласак, без «каһвәчеләр»не авылның чишмә суына, мәтрүшкәле сөтле чәйгә хыянәт итүдә, «чит» каһвәне үз итүдә, шулай итеп, милли тамырларны корытуга өлеш кертүдә гаепләргә тиеш булабыз. Кызлар каһвә белән генә түгел, аның төрле тәмнәре белән дә «син» дип сөйләшә. Әмма игътибар итегез: бу татар кызлары безнең чулпылы, калфаклы кызларыбыз кебек үк түзем, максатчан (Айгөлнең героинясы барыбер үзенекен итте!), тыйнак, шул ук вакытта тәвәккәл (Алинәнең Камиләсе, Ләйләнең лирик герое кебек), «раф кебек татлы, йомшак. Каймак салсаң, бөтенләй тәмле» (Эльвинаның героинясы кебек), укымышлы (университетта укыйлар), Исхакыйның «Мөгаллимә»се Фатыйма кебек фидакарь милләт җанлы (татар редакциясендә эшлиләр)... Алар бары тик шәһәр мохитендә туган, шуңа да аларга авыл чишмәсе түгел, ә крафт кофейнялар якынрак. Аларны гаепләгәнче, өлкән буынга үзенә уйланырга кирәк әле: без аларга нинди чишмәләр калдырдык соң?
Шуның өчен дә бу әсәрләрне мин татар әдәбиятында бик вакытлы язылган, үз урынын табарга тиешле әсәрләр дип саныйм. Бу җәһәттән, минем милли китапханәгә, «ТАТМЕДИА» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»га әсәрләрне популярлаштыру буенча бер тәкъдимем бар. Әлеге әсәрләрне аерым буклет форматында бастырып чыгарып, Әдәби кафеда, кофейняларда каһвә эчкәндә укыр өчен кунакларга тәкъдим итәргә була.
«Алар бары тик шәһәр мохитендә туган, шуңа да аларга авыл чишмәсе түгел, ә крафт кофейнялар якынрак. Аларны гаепләгәнче, өлкән буынга үзенә уйланырга кирәк әле: без аларга нинди чишмәләр калдырдык соң? »
Гаепләүче. Мөмкинме? (Казыйдан рөхсәт алгач, сүз ала.) Хәбибуллина әсәрендәге кофе турындагы фикерләр Крайнердан алынган икән, кемнән алынганын да әйтмәгән икән – без аны мактарга тиешме? Әгәр хикәядә авторның үз өлеше юк икән, ул әдәбият өчен бик кирәклеме?
Яклаучы. Без аларны постмодернистик әсәрләр эстетикасында карыйбыз. Постмодерн дәверендә язылган чорга интертекстуальлек һәм реминисценцияләр хас. Шуңа күрә бу әйберләрнең әсәрләргә аңлы һәм аңсыз рәвештә (аңсыз рәвештә булуына тагын бер кат басым ясап әйтәм) кереп китүе табигый. Аннары шунысы да сөендерә, барлык кофе сөючеләр дә, димәк, бер үк юлдан бара икән. Алинә сез санаган барлык авторларны да укыгандыр дип уйламыйм.
Гаепләүче. Бездә әсәрнең яңгырашын күрәләр дә, о-о, шәп әйбер бит бу, диләр. Постмодернизм – күтәрелгәннән соң төшү дигән сүз. Без хәзер артка китеш, чигенешне мактап утырырга тиешме?
Яклаучы. Мактап утырмыйбыз, аңларга тырышабыз.
Казый. Бу безнең буыннар ярышына әйләнеп бара. Без – карт буын (хәйләкәр елмая), сез – яшь, әлбәттә, безне җиңәчәксез! (Көлешәләр.) Сүз гаепләү ягыннан шаһит Ләбиб Леронга бирелә.
Гаепләү ягыннан шаһит. Гаепләүче Рифә ханым бик җентекле рәвештә сөйләп чыкты, аның белән килешәм. Бу әсәрләрне мин эксперименталь әсәрләр дип саныйм. Театрда да шушы күренеш бара, рәссамнар арасында да. Моңа мөмкинлек тә бар – ул да булса интернет. Без халык арасында йөреп, халыктан ишеткәннәрдән чыгып язарга, уйдырма булса да, табигый реализм кысаларына кертергә тырыша идек. Хәзер хәтта өлкәннәребез дә берәр шәхес турында язарга алына икән, материалларны интернеттан ала. Һәм үзе дә сизмәстән, плагиатлыкка кереп киткән очраклар да бар. Бу хакта күпләр белми дә кала.
Гаепләүче. Мин беләм.
Гаепләү ягыннан шаһит. Әйе, Рифә Рахман кебек укучылар бар. Яшьләр экспериментлар этабын үтәргә тиеш. Биш-алты ел элек бер чор яшь шагыйрьләр үлем турында язды, сәхнәләрдә урындыкка басып, баулар асып шигырь укыдылар. Ахыр чиктә реализмга кайтып төшәләр барыбер. Безнең заманнарда да ак шигырь дип тә саташтылар, бер юллы, ике-өч юллы шигырьләр дә язып карадылар. Менә мин дә кофе турында өч юллы шигырьләрне төне буена әллә никадәр иҗат итә алам.
Яклаучы. Ләбиб абый, ул эпигонлык була.
Гаепләү ягыннан шаһит. Булмый. Яратам дип әйтмичә дә ярату турында язарга мөмкин. Без әсәрләрнең үзәгендә – Кеше булырга тиеш дип беләбез. Ә боларның төп герой – каһвә. Алар аны фанатикларча идоллаштыра. Рабит абыйның әйтә торган сүзе бар (минеке дә!), әгәр син татар язучысы икән, әсәреңдә татар рухы, татар менталитеты булырга тиеш! Үз милләтебезне күтәрү мәсьәләсендә әйтә торган сүзең булсын! Хәзер милләтсез әсәрләр китте. Яза-яза, вакытында тәнкыйди сүзләр булмаса, баласызлык темасын да пропагандалый башлар алар. Боларның барысы да көнбатыштан килә. Сүз дә юк, бүген суд каршына баскан кызлар – талантлы. (Гаепләүче, аның сүзләре белән килешеп, баш изи.) Киләчәктә милләткә йөз белән борылырлар дип уйлыйм.
Казый. Беттеме сүзең? Хәзер яклау ягыннан шаһит Рәмис Латыйповка сүз бирелә. Әйдә, син инде сөйләп бетердең бугай. Теге шешәңне соңыннан чыгарырсың. (Көлешәләр.)
Яклау ягыннан шаһит. Шешә эчендә су иде, хөрмәтле казый.
Казый. Без аны аңладык инде. Төп сүзеңә күч.
Яклау ягыннан шаһит. Монда кабатланулар буенча сүз булды. Сез аның фәлсәфәсенә төшенмәгәнсез. Алинә Хәбибуллина әсәренең ахыргы абзацында ул ярылып ята. Яшьләрне аңламыйбыз дип әйттегез, мин аларны аңларга тырышым укыдым. Кофеның тәмнәрен тасвирлагач, кемгә мөрәҗәгать итүен аңламаган кызның ахырда эчке халәте чагыла. Мин моны оригиналь чишелеш дип таптым. Җөмләләрдәге сез әйткән чатаклыкларны күрмәдем. Мәсәлән, «кофе яндыра» фикере уңышлы гына.
Гаепләүче. Әсәрдә «чынаяк яндыра» диелгән иде.
Яклау ягыннан шаһит. Әйе, килешәм. Ләкин чынаякны да тотып карагыз, ничек яндырмасын ул!
Гаепләүче. Пешерә.
Яклау ягыннан шаһит. Анысы туры мәгънәсендә. Автор монда «яндыра» дип – кешенең йөрәгенә тиярлек итеп әйтергә тели. Бу әсәрләр бүгенге тормышның әдәбияттагы чагылышы. Сезгә ошыймы, ошамыймы – яшьләр шул хакта язачак. Ләбиб Лерон милли рух булырга тиешлеге хакында әйтте. Ул әсәрләрнең татар телендә булуы, татарча басылуы һәм яшьләрнең туган телебездә язуы ул инде үзе үк – милли рух. Барысы да «Әйтелмәгән васыять» язсынмыни?
Гаепләү ягыннан шаһит. Ул рус телендә чыкса, милли булмыймыни инде?
Гаепләүче. Аны рус телендә чыкса, укымыйлар да. Башка кешедә инде булган хикәяне аеруча.
Яклау ягыннан шаһит. Һәр хикәядә түбәтәй кигән кеше булырга тиешмени?
Гаепләү ягыннан шаһит. Мәҗбүри түгел.
Яклау ягыннан шаһит. Һәм тагын бер әйбер. Госманлы империясендә кофены тыйганнар. Кешеләр җыелышып, солтанга каршы фетнә турында сүз куешмасыннар өчен эшләгәннәр моны. Хәзер бит яшьләр турында гел телефонда гына утыра, тере аралашу юк дип әйтәләр. Әлеге әсәрләрдән күренгәнчә, тере аралашу бар. Госманлы империясе заманындагы кебек, каһвә эчү зыянлы, дип сөйләп утыру урынсыз. Яшьләр алар ни күрә – шуны яза. Минем бетте.
Казый. Бик әйбәт. Рәхмәт чыгыш ясавыгызга. Хәзер сүзне гаепләнүчеләргә бирәбез.
Гаепләнүче Айгөл Абдрахманова. Фикерләрегез өчен рәхмәт. Һәркайсының үз урыны бар. Монда яңгыраганнары буыннар бәрелешенә әйләнеп калырга да мөмкин. Чөнки без әле сезнең кебек фикерләп бетермибез. Әлегә каһвә темасы – минем көндәлек тормышым. Кофены эчемлек буларак та яратам, халәт буларак та. Әлеге халәт белән бәйле ситуацияләрне дә үз итәм. Әсәрем үземә ошый. Стилистик хаталары турында фикерләр белән килешәм – алар хакында кабат кайтып сөйләшергә мөмкин. Шәхсән минем өчен ул әсәр яшәргә хаклы.
Гаепләнүче Алинә Хәбибуллина. Фикерләрегез белән килешеп бетмәгән моментлар бар. Мәсәлән, башка әсәрнең минекендә урын алуы ул – интертекстуальлек. Бу күренеш әдәбиятта бар, минем әсәрдә урын алырга да хаклы. Каһвә темасына килгәндә... Үзем каһвә белән мавыкмыйм. Әмма яшьтәшләрем арасында каһвәгә мөкиббән киткәннәр шактый. Каһвә турында язуым – әйләнә-тирәдәгеләрне әдәбиятка тартырга теләүдән. Язгач, хикәямне шактый яшьтәшләрем сорап алып укыды. Стилистикада эшлисе урыннар бар, килешәм.
Казый. Рәхмәт. Мин тел ягына игътибар юнәлтмәкче булам. Айгөл Абдрахмановадан башлыйк. «Коллегалар» дисез, аның «хезмәттәшләр» дигән сүзе бар бит. «Күзләремне көчкә ертып ачтым» – «күзем ачтым», русча «очки», ә бездә – «күзлек», ягъни берлек санда, ул татар теленең кануны. «Бөтен уйларым синең турында» – «синең хакыңда» дип, матуррак җөмлә корып булыр иде. «Синсезлегемне кабул итәргә теләмәгән җаныма да каһвә кирәк» – татар телендә «синсезлек» дигән сүзне ишеткән юк, «синнән башка» дигәне бар, катгый әйтмим, үзең уйла. «Эчемдәге патриот...» – татарча түгел. «Парфюмер» сүзен «ислемай ясаучы» дип тә алмаштырып булыр иде. «Заявка килде...» – «йөрәк кушты», «каһвә дозасы» – «микъдары», «стадия» – чор, дәвер, «кофейня» – «каһвәханә», «телефон клавиатурасы» – «телефон төймәләре»... Сез яшь язучылар, мөмкин кадәр татар сүзләрен кулланырга тырышыгыз, яки тәрҗемәсен үзегез уйлап табыгыз. Телнең сафлыгы турында кайгыртырга кирәк.
Алинә Хәбибуллинага күчик. «Кәттә генә киенгән» – «кәттә» дигән сүз үзбәкләрдә «зур» дигәнне аңлата. «Иреннәре кинәт ярымкояш кебек җәелеп китте» – шигърилек юк, сатирада кулланыла торган ямьсез сүз килеп кергән, матур хатын-кыз иреннәре турында сүз бара бит. «Савыттан түгелмәсен өчен» – савыттан түгелә инде ул, тагын кайдан түгелсен, «каһвә түгелмәсен өчен» кирәк.
Ләйлә Фаяз шигырендә гаепләүче дөрес игътибар иткән. Берсен генә искә алам: «соң кат» – «соңгы кабат» дип дөрес язарга кирәк.
Эльвина Миңнуллина әсәрендәге «сорауны ишетмәмешкә сабышты» – кайда монда хата? «Салышты» кирәк, югыйсә авыруга «сабышырга» мөмкин. «Шул нотада таралыштылар» – нинди нотада? Калька сүз, «шул рәвешле» кирәк.
Шагыйрь, язучы, мөхбир, тел галиме буласы килгән кешегә киңәш итәм: хәзердән үк, хәлегездән килгәнчә, ике тарафлы сүзлекләр җыегыз. Әйтик, русча-казакъча, казакъча-русча... Бөтен төрки телләрнең сүзлекләре кирәге чыга!
Без инде үттек, берни дә булдыра алмадык (гаепләнүчеләргә хәйләкәр генә күз ташлап ала), сез булдырырсыз. Ләкин яңалыкка бару өчен бездән «искелек»не алырга – тарихны, телне, төрле диннәрне тирәнтен өйрәнеп, модернист булырга кирәк. Фәлсәфә, дидегез. Әлегә мин сезнең әсәрләрегездә фәлсәфә күрмим. Футуристлар үз вакытында себерке тагып йөргән. Ләкин алар аннан кире кайткан. Әлегә сез мунча себеркесе тагып йөрисез. Пушкин иң беренче француз телендә яза башлый, рус теле – мужик теле дип санаган чор бу. Ләкин ул үз асылына кайта, рус телендә язып, дан казана. Тукай да укымышлы кеше: мәдрәсә бетергән, динне белгән. Сезгә дә алардан үрнәк аласы әле. Башта төпле белем, аннан соң модернист булырсыз. Рәхмәт яусын тыңлавыгызга.
Хөкем карары:
ТР Язучылар берлеге һәм «Идел» журналы каршындагы Татарстан Әдәби Суд утырышы казый Рабит Батулла катнашында бер төркем яшь иҗатчыларның, аерым алганда Айгөл Абдрахманова, Алинә Хәбибуллина, Ләйлә Фаяз, Эльвина Миңнуллиналарның каһвә темасына багышлап язылган әсәрләрен тикшерде.
«Каһвәчеләр эше» буенча Татарстан Әдәби Суд ытүбәндәге хөкем карарын чыгарды:
Бу әсәрләр тәҗрибә шәкелендә язылган. Тел ягыннан нык тикшерелергә тиеш. Сез исә үз юлыгыз белән барыгыз, беребезне дә тыңламагыз, яки тәнкыйтьтән кирәген үзләштереп, алга таба атлагыз. Кайсы сезгә җайлы, шул юлны сайлагыз. Мәхкәмә тәмам (чүкеч белән суга).
Утырыш 14 сәгать 15 минутта тәмам булды.
Казый Рабит Батулла
Сәркатип Гөлүсә Закирова
Мәхкәмә утырышы беркетмәсе 2022 елның 9 февралендә тутырылды һәм имзаланды.
Редакциядән. Әлбәттә, әлеге суд – уен, пародия генә. Әмма һәр уенда күпмедер дәрәҗәдә җитдилек, ә һәр пародиядә күпмедер дәрәҗшдә чынбарлык булуын онытмыйк!
"Әдәби суд"ның видео-версиясе: https://www.youtube.com/watch?v=NluIpQkxAi8
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев