Дөньяныкы – дөньялыкта калыр...
Телсез милләт, гүя канатсыз кош, Таптанучы бер урында бозда... Үз канатын үзе каеручы Милләттәшне күреп йөрәк сыза...
Фәнил Гыйләҗев
Канатсызлар
Телсез милләт, гүя канатсыз кош,
Таптанучы бер урында бозда...
Үз канатын үзе каеручы
Милләттәшне күреп йөрәк сыза...
«Алдынгылык шул», – дип саташа ул,
Ярсып йолкый үз каурыен үзе.
Һәм ят шырпылардан канат җыеп
Кимәк була, ялгап сүзгә сүзне...
Ят сүзләрне бәйләп бер-беренә
Ул очышка әзерләнә шулай.
Үз канатын җуйганнарның мәңге
Җирдә сөйрәләсен белми бугай...
«Ана телен белү – өстенлексез.
Өстен инглиз, кытай, гарәп теле...» –
Шулай уйлый байтак милләттәшләр.
Анам теле шуңа ярымтере...
Мәктәп кушмый, дәүләт – таләп итми...
Ана телең хакын кем хакласын?
Өйрәнмисең икән – ихтыярың!
Ихтыярсызларны кем яклар соң?
Аклармы соң ихтыярсызлыкны
Яңа тарих – тиздән языласы?
Гасырлардан килгән әманәтне
Киләчәккә ничек тапшырасы?
Ихтыярсыз бүген безнең кавем,
Битараф ул, никтер, булмышына.
Ни кушсалар, гамьсез, шуны үти
Һәм сикертеп җилкә, кул кушыра...
Кул кушыра һәм шушыңа аны
Юашланган саен гел басалар.
Изә, сыта тавыш-тынсыз гына
Империя атлы куласалар.
Таптый алар милли горурлыгың,
Һәм юата тамак хакы белән.
Әйткән шагыйрь: «Телем бетә икән
Иртәгәдән, мин, – дип, – бүген үләм! »
Шул шигарьгә тугрылыкны саклап
Һәлак итте үзен Разин Альберт.
Һәм ул тере безнең күңелләрдә!
Күп исәннәр, ләкин, мәетләр бит...
Күпләр – маңкорт, тере мәет булып,
Корсак колы булып яши җирдә...
Үзең булып яшәмәгәч ләкин,
Дөнья йөзләрендә яшәү нигә?
Мин үлемгә өндәмимен! Тәүбә!
Мин яшәргә өндим булып үзең!
Әби-бабаңнардан мирас булып
Калган телдә уйлап, әйтер сүзең!
Җөмлә төзеп, алар төсле итеп,
Саф татарча – үзебезнең телдә!
Без яшәргә хаклы һәм бурычлы
Фәкать шулай аралашып, гел дә!
Без ким түгел, артык булмасак та,
Ким итәргә тырышса да заман!
Иң зур хурлык – ана телең җую,
Телсез милләт – күтәрәмгә калган.
Телсез милләт, гүя канатсыз кош,
Талпынучы – оча алмый бозда...
Үз канатын үзе каеручы
Милләттәшне күрсәм – йөрәк сыза...
...Ана телен белү – өстенлексез.
Өстен инглиз, кытай, гарәп теле.
Ана телем кыен хәлдә бүген,
Аздан чыкмый җаны, ярымтере...
Үз канатын җуйганнарның мәңге
Җирдә сөйрәләсе ачык та бит...
Өмет яши: килербез дип аңга,
Һәм табар дип дәва Вакыт-табип.
Иң әүвәле
Милләт өчен көрәшергә була
Мөнбәрләрдән, трибуналардан.
Тик ни файда милли тәрбияңне
Бирәлмәгәч кыз һәм улларга.
«Милләт» диеп күпләр лаф оралар,
Төкерек чәчеп, ертып бугазны.
Үз өендә ләкин милләтчеме
Ким дигәндә берсе шуларның?!
Сөйләшәбез уллар-кызлар белән
Һәм оныклар белән кай телдә?
Мәйдан тоткан байтак шәхесләрнең
Гамәлләре ил-көн күзендә...
Милләт исеменнән сөйләү җиңел,
Авыз чайкап була милләт дип.
Үз балаңа үз телеңдә дәшеп
Аңлашучылар соң сирәк ник?
Дәүләт гаеплеме бу гамәлгә?
Әллә үзебезме? Белмәссең...
Милләттәшен үгетләүчеләрнең
Үз дәвамы, йәгез, кемнәр соң?
Милләттәшне үзең үрнәк булсаң
Нәсыйхәтләү җиңел хактан да.
Милләтчеме соң мин дигән сорау
Борчый әле җанны һаман да...
Үз милләтең юкса, үз дәүләтең –
Үзең корган гаиләң, нәүбәттә!
Милләтебез саумы? Сәламәтме?
Милләтебез нинди халәттә?
Шул сорауга җавап бирим дисәң
Үз хәлеңне җитә чамалау.
Иң әүвәле үз хәлеңнән чыгып
Күрү мөһим җитди чаралар.
Кимибез
Олы буын бакыйлыкка күчә –
Сафлар сирәгәя, кимибез,
Саегабыз, аркадашлар китә,
Ярлылана милли телебез.
Яңа буын – сәер буын килә!
Милләтең ни аңа, телең ни...
Милләтеңне кимсенүдән йолыр
Яшәү уты ике бирелми.
Милләтеңне үзең зурламасаң,
Зурлыгыңны белмәс берәү дә.
Милли горурлыгың нигә зәгыйфь?
Ник эленеп тора терәүдә?
И, милләттәш! Бабаңнарың рухын
Сансызлыгың белән рәнҗетмә!
Татарлык ул: «Помолитесь!» – диеп,
Хәер сону түгел мәчеткә.
Безнең такым
Мәрсияләр язар чорлар килде:
Туган илгә, туган-тумачага...
Тамакларда төер, күзләрдә яшь, –
Бу чор узар икән, әй, кайчан ла?
«Авырлыклар узгач, җиңеллек бер
Килә!» – дигән сүзне калкан итеп,
Яши-яши без дә барырбызмы
Якты дөнья йөзләреннән китеп?
Җиңеллекне көтә-көтә шулай
«Җиңеләеп» бара булыр кеше.
Авыр уйлар уйлый-уйлый яшәү
Җиңел түгел, түгел уен эше.
Бу дөньяны үзгәртергә! – диеп,
Үзләреннән башлап, күпме башлар
Каш ясыйм дип күзен чыгарды һәм
Күченделәр, дөньялыкны ташлап.
Дөнья үзгәртергә хыялланып,
Тыпырчын ни, тыпырчынма ни син,
Дөньяныкы – дөньялыкта калыр,
Чынга ашмас хыял җуяр төсен.
Ә хыялсыз яшәү – яшәүме соң?
Хыял барда бездә өмет исән!
Өмет исән, әмма безнең хыял
Кулга алып булмас кайнар кисәү.
Без биибез утлы күмерләрдә,
Йөрәкләрне ялмап ала ялкын.
Кубызы ни, гөсләсе ни, ләкин
Бездә түгел, без – җиңелгән такым.
Биетәләр безне кемгә ничек
Кирәгенчә, аю биеткән күк.
Ә җигелгән халкым сабыр гына
«Тәртәләргә типмим, – диеп, – берүк»,
Юашланып атлый, бии тора,
Үти тора ни кушсалар – шуны.
Яши-яши шулай гаип була,
Ахыр чиктә бер өзелә тыны.
Өмет кала дәвамнарга күчеп,
Дәвамнарда шул ук хыял пешә.
Хыялланып аргач алар да тик
Канатларсыз Җиргә кайтып төшә...
Мәрсияләр яза ничә буын,
Ничә гасыр инде газиз халкым.
Без – сабырлык мәдхиясе, гүя,
Җиңелүен һич танымас такым!
Күндәмлек
Без күнектек бугай. Без өйрәндек
Йөрәкләргә якын алмый гына
Үткәрергә кеше хәсрәтләрен,
Үз яраңны ялмый-ялмый гына...
Без өйрәндек бугай залимнәрнең
Тәкъбиренә амин тотарга да,
Йодрыкларны төйнәп, йомып күзне,
Зәмзәм итеп хәсрәт йотарга да...
Без күнектек кебек хаксызлыкның
Хаклыгына ихлас инанырга.
Бастырылып, без оныттык бугай
Йокы сөременнән уянырга.
Без бүкиләр бугай... Бүкән сыман,
Чабып төпләнгәннән торып калган.
Тамырларың белән бер береккән
Җирдән кубарылу уе яман.
Казынуы авыр уеңда да,
Уйланмавың, сызланмавың – алтын.
Чабуларың җыеп, ялкынланмый
Җан асырый белү – яшәү хакың.
Яши алсаң... Яшәү, дисәң, шушы,
Шуышуың – очу, диеп атап,
Әгәр мәдхияләр җырлый белсәң,
Вөҗдансызлык хакын мең кат хаклап.
Иман терәүләрен җимердек тә,
Калдырмадык кадерләргә ядкарь.
Кимермик дип, җанны, җилгә каршы
Төкердек соң, йәгез, кемгә кадәр?
Түшәлгәнме изге ният белән
Безнең юлларыбыз тәмугкача?
Өрәк сыман бәргәләнә Иман,
Нәүмизләнеп, җанга иңәлмыйча.
...Без җиңелдек бугай, яусыз гына,
Без бирелдек ахры әсирлеккә.
«Аһ, син заман, заман!» – дия-дия,
Үзебезне төреп кәфенлеккә.
Без күнектек бугай җан сакларга
Йөрәкләргә ялкын үрләтмичә.
Җан сакланды – Иман хисабына...
Фани Җирдән Сират кичә-кичә.
Шигырь аты
Шигърияттә ат уйнаткан агайлар кимеп бара,
Ат уйнатыр яшь-җилкенчәк мәйданнан китеп бара.
Юртакларын бастыралар сукага – җир сөрергә.
Чиләнә шулай шигьри ат, кала сөяк-сеңергә.
Йөк тартырга җигелгәч бер тулпар өзлегә, янып.
Юртакларын камчылаучы илгә булмый таянып.
Җигәләр илһам пегасын әҗерсез кара эшкә.
Шигырь мәйданы тарая, азына кара көчләр.
Телгә кизәнүче күсәк төшә шигьрь сыртына.
Меңяшәр әдәбиятның күңел күзе кысыла.
Кеше кадере беткәндә кайдан килсен сүзгә сан,
Цензурасыз сүз иреге, бәйсез милли хөр үзаң?
Сүзгә кадер була диме, булмаганны кешегә?
Юаш әдәби алаша төс безнең көнлекчегә.
Меңяшәр шигырь атының какшап төшкән тешләре.
Моңсу күзләренә бактым, җаным әллә нишләде.
Авылкаем
Мин хәтерлим бу талларның миндәй сабый чагын,
Авылкаем, кайттым әле сиңа менә тагын.
Мин хәтерлим инеш тулы йөзгән казларыңны,
Чират торып кер чәйкаган сылу кызларыңны.
Сафка баскан бабайларның тәкьбир әйткән таңын,
Әбиләрнең шул таңнарда көтү куган чагын.
Хәтер ургый күңелемдә һәм төкәнмәс сагыш.
Урам буе иясез йорт – һәркайсы үз, таныш.
Зират тулы мәрмәр ташлар сафка тезелешкән.
Каңгылдашып казлар кайтмый, көтү керми кичтән.
Яңа салган йортлар да бар, авыл үзе исән.
Тик, сәламем алыр кеше сирәк, сәлам бирсәм.
Заманында эш кайнаган күп биналар сүтек.
Хәрабәләр тора җанның бер почмагын китеп.
Авылымда инде күптән үзгә тормыш кайный.
Шөкер, таңда сандугачлар элеккечә сайрый.
Бакча буйларында шул ук алабута, билчән.
Шөкер, әни сау-сәламәт, туган нигез исән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев