Логотип Идель
Әдәбият

Дога (нәсер)

...Сәбәбен табасы иде, сәбәбен... Бардыр бит инде ул, бардыр! Аның дәвасы да бардыр. Кыштан бирле өшеп-туңып йөрү алҗытты. Әйтерсең җанны котып салкыннары белән уратып, йөрәккә боз катырганнар иде. Суласаң – сулап, көлсәң – көлеп, сөйләшсәң – сөйләшеп булмый.

...Сәбәбен табасы иде, сәбәбен... Бардыр бит инде ул, бардыр! Аның дәвасы да бардыр. Кыштан бирле өшеп-туңып йөрү алҗытты. Әйтерсең җанны котып салкыннары белән уратып, йөрәккә боз катырганнар иде. Суласаң – сулап, көлсәң – көлеп, сөйләшсәң – сөйләшеп булмый. Гомумән, болай тереклеп итеп тә булмый. Элек тә тиктомалдан гына кәеф кырыла, эч поша иде анысы. Тик мондый авыр халәт озакка сузылмый иде. Иҗат кешесе ике дөнья белән аралаша: җирдәгесеннән гайрәте чиксә, хыялында тудырган томаннар иленә китеп юана. Анда ул күпмедер вакыт яшәп бәхеткә тиенеп ала. Бу үз-үзеңне алдау гына, билгеле. (Гөнаһларын иңенә астырып, җиргә куылган Адәм нәселенең бер кыйпылчыгын кем оҗмах хозурына менгезсен ди!) Ләкин алдана белү дә бәхет. Менә хәзер кош тусле очар иде хыял күгенә, канатлары сыек... Остаханәсендә үле тынлык! Күптән инде, күптән кәгазь-буяуларга кул тимәгән. Илһамланып башлаган соңгы эше дә төгәлләнмәде. Күңел бернигә дә үсми. Моңарчы ул төрле ваклыклардан, күңелсез хәлләрдән, төшенкелектән бары тик иҗат кына коткара дип саный, мин буяулар теле белән кешеләр сокланырдай нинди матурлык тудырам, дип шатлана иде. «Гомернең һәр мизгеле иҗатка багынып тиеш» дигән максат түгел иде бу. Максат куйсаң, акча һәм дан колына әйләнүең ихтимал. Кол исә буйсынырга мәҗбүр: түрәләргә, җәмгыять кануннарына, хәтта ки дус-ишләренә...

Бүген ул, сынган канатларын сөйрәп, талпынырга азапланды. Аның үтәлмәгән вәгъдәсе бар иде. Әгәр, шуңа керешсә, терелер төсле иде Нурзидә. Үткән елның җәй аенда хатын үзәктән җәяү кайта-кайта тар гына тыкрыкка кереп адашты. Кәҗә сукмагы аны әүвәл чокырга төшерде, аннан, өскә әйдәкләп, ташландык урамга алып чыкты. Шау-шулы шәһәрдә дә адәм эзләре җуелган аулак почмаклар очрый икән лә. Кайчандыр монда тормыш кайнагандыр, агач-куаклар эчендә берән-сәрән генә сәләмә өйләр дә күренә, тик алар, төртеп аударгандай, маңгайлары белән җиргә кадалган иде. Нурзидә, як-ягына карана-карана атлаганда, бер могҗизага юлыкты. Ике катлы тәбәнәк кенә агач йорт иде ул, әле һич кенә дә бакыйлыкка күчәргә җыенмый, гәүдәсен төз тотып утыра, аның тәрәзә пыялалары гына аркылы-торкылыга чатнап бозылган иде. Рәссам халкы ни-нәрсәгә биһуш? Әлбәттә, табигый матурлыкка! Борынгы йортның түбә асты тактасы буеннан буена зәвык белән сыр-бизәкләр чокып эшләнгән, гүя оста ай нуры яктысында этергесе белән челтәр «үргән» иде. Шушы күренештән әсәренгән хатын: «Ант мәгәр, бүген кич белән ватманга күчерәм», – диде һәм... онытты. Югыйсә, тизрәк яса бит инде! Ул чакта, ахрысы, аны, чабуына тагылып, тормыш мәшәкатьләре ычкындырмады. Хәер, исеңдәме дигәндәй, хәтер берничә мәртәбә әлеге йорт турында кисәтте дә төсле. Әйе, дөнья куып чапканда еш кына иң кадерле нәрсәләреңне чүп икән дип ыргытып калдырасың, ә бервакыт алар тәҗел кирәк була, һәм син әрни-әрни шуларны эзләргә керешәсең. Үкенечләр шулай туа. Менә хәзер дә «их» дигән уй бәгырьне телеп куйды. Казан каласында, тарихи ядкярләр берәм-берәм яндырылган заманда ул йортка әллә кайчан шырпы сызып ташлаганнардыр, мөгаен. Урыны тыныч иде, анда инде берәр бай әфәнде зиннәтле коттедж да торгызгандыр. Алай да Нурзидә, мольбертын җилкәсенә асып, шул тарафларга юнәлде. Былтыргы тар сукмак күмелмәгән, ул уч кадәрле сарылы-кызыллы яфраклар белән түшәлгән иде. Кайчандыр урам исеме күтәргән аймак та исән, тик янтайган-авышкан өйчекләрнең бүрәнәләре көеп каралган иде. Яндырганнар... Хатынны тагын да авыррак тойгылар биләп алды. Әз генә җиңеллек өметләнгән күңел тагын да боекты. Ул инде сукмактан гына борылмакчы иде, чытырманны хәтерләткән куаклар арасында нәрсәдер кыштырдады. Менә каршысына ап-ак җанвар атылып чыкты да, сөзәм дигәндәй, мөгезләрен терәде. Уф, кәҗә икән!

Мә-мә-мә,– дип мәэлдәде Нурзидә.

Үртәгәнне яратмады бугай, кәҗә, кушаяклап сикерә-сикерә алга чапты. Хатын да аңа иярде. Димәк, әле монда яшәү уты бөтенләй үк сүнмәгән, әнә кемдер хайван асрый. Чынлап та, аны ымсындырган йорт ниндидер могҗиза белән исән-имин сакланган иде. Кәҗә яртылаш кәкрәйгән капка кырыеннан гына ишегалдына сызды. «Йә, хәере белән, вәгъдәңне үтә, Нурзидә», – дип үз-үзен дәртләндерергә тырышып, ул өйнең каршы ягындагы чирәмлеккә урнашты. Җитте, ыңгырашма, дускай, сиңа хәрәкәтләнергә кирәк! Тик ни хәл соң бу, ә? Бармаклар бер-берсенә берегеп ябышкандай язылмый иде. «Эшлә, ялкау! – диде Нурзидә, үз-үзен битәрләп. – Эшлә!»

Ялвару-инәлүләре дә пыскыган илһам учагын кабызмады. «Ярар, бүген интекмим инде, иртәгә тотынырмын», – диде ул. Иртәгә исә тагын иртәгә чигерә-чигерелә, ике арада киләп-сарып атналар узды. Ә беркөнне урта тәрәзәнең пәрдәсе селкенде һәм кемнеңдер йөзе шәйләнде, ул ир-атмы, хатын-кызмы – аермады. Чөнки замаска сыланган ватык пыяла күзне алдый иде. Әй, әллә кем шәйләнсен! Хатын тәрәзәсенә дә, хуҗасына да битараф иде.

Ә өйдәгеләрнең түземлеге төкәнгән иде. Нурзидә кәгазенә кадалып, селкенмичә утырганда, кинәт кенә капка шыгырдады. Өрәккә охшаган ябык кына кортка якты дөньяга үрмәләп маташа иде. Хатынның аның белән кәлимә алышырга теләге юк иде, ул, кабыгына яшеренгән ташбакадай, муенын җилкәсенә батырып, аска иелде. Чаштор-чоштыр коры яфрак ерып теркелдәгән «өрәк», күптәнге танышы белән очрашкандай, бисмилла дия-дия, аның янәшәсенә чүгәләде.

Бисмилла... Көннәр аяз, сөбханалла. Көзге яңгырлар кояр тиздән. Пычратыр, эһе. Муллабзыйга кәҗә сөте савып эчерәсе ие. Урамыбызны ямьсезләделәр быел, ут төрттеләр ызбаларга. Кешеләрне таш фатирларга куганнар ие элгәре үк тә... Ямьле ие әле урамыбыз. Безгә дә «сатыгыз» диләр кәчтүмле ир-атлар. – Карчык үзалдында сөйләвен дәвам итте: – Ата-баба нигезеннән ничекләр кубарылмак кирәк? Муллабзыйга бигрәкләр дә читен. Син, дим, безнең тирәләрдә никләр буталасың, олан? Ниләр исәплисең, йә?

Хатынның йомык теш арасыннан авырлык белән генә ике сүз сытылды:

Буталмыйм... Исәпләмим...

Йөрисең кана әче таңнан кыягаз күтәреп, эһе.

Шикләнмәгез, теге кәчтүмлеләр кебек, йортыгызга дәгъва кылмыйм. Мин – гап-гади рәссам, түбә астындагы бизәкләрне сызмакчы идем.

Сыз, тиз генә сыз, моның ни кыенлыгы. Муллабзыйның тынычлыгы югала, эһе.

Булмый шул.

Нәстәсе булмый тагы? Кулың бар, күзең бар.

«Сызар өчен буявыңа йөрәк җылысын кушарга кирәк, ә минем күкрәгемдә шау боз», – дип, ничек шушы надан корткага аңлатасың ди! Дәшмә, Нурзидә, дәшмә!

Ә карчык, аның эчтән генә җенләнүенә илтифат та итмичә, үзенекен тыкылдады:

Гарифҗан мәзин ызбасын төзетеп, рәхәтен күрмәде, бахырны Себергә сөрделәр. Бичәсе Нурҗамал өч олан таба. Өченчесе – Исламгали – гарип туа. Мин анык хәтерлим, утыз тугызның иләмсез кара көзендә аларны кабыклы ат арбасына төяделәр, ике кызларын да итәкләренә чөйделәр. Төпчекләре Исламгалине идән астына качырды. Әткәй-әнкәй мәзиндә хезмәттә иде. Беренче кат безнеке иде. Ун бала идек без, бәлшәвикләр, ишле гаилә дип, ызбаны тулаем безгә бирде. Вәләкин без тыгында яшәдек. «Мәзин абзый кайта, тузгытмагыз», – дип әткәйләр икенче катка бик салды. Соңра Исламгали менде анда. Йа Аллаһым, аның яшендәге энем үлде минем. Әткәйләр аны төнлә яшереп кенә зиратка күмделәр, малайның митрикәсе Исламгалигә калды. Габдуллага әйләнде ятим. Фамилҗәсе безнеке, атасы – безнең әткәй, нәсел генә бүтән. Туганнар вафат, туганнан туган балаларның бездә хәсрәте юк, картаябыз әкрен генә Муллабзый белән икәү, эһе.

Нурзидә, башын калкытып, «өрәк»кә текәлде. Карчыкның йөзе түм-түгәрәк, күзләре сыек яшел, ә каш керфекләре яулыгы сыман ап-ак иде. Альбинос! Андый кешеләр турында: «Табигать буявын кызганган», – диләр. Аның каравы тел тегермәненең суын ташытып-ташытып тутырган: сөйләп туялмый. Ни-нәрсә мыгырдаганын колаклары ишетми, ахрысы. «Энесе»н абзый дип атый.

Кортка аның уйларын укыган төсле:

Абзый шул, – диде. – Коръән хафиз ла ул. Дәрәҗәсе белән олы. Аңа өч Казан имамы сабак өйрәтте. Безгә төнлә киләләр ие, крәстиәннәрчә киенеп. Блачтан качып. Мин, бак, надан кемсә. Мәптек укулары эләкмәде. Сабын забудында эшләдем, анда кыягаз сорамадылар, эһе! Кияүгә бармадым, Аллаһтан насыйбымны теләнмәдем дә, эһе. – Карчык көлгән итенде. – Тамаша инде, кичләтә генә бер җегет озаткалады үзе. Эшем соң бетә, бу каршылый инде. Көндез чыраемны күргәч янды-пеште. Кар кызы икән син, ди. Икенчесе курыкмады кыяфәтемнән, яучы җибәрде, аны кире кактым. Миңа Аллаһ кушмагандыр чит-ят белән никахланырга, эһе.

Муллабзаң белән ирле-хатынлы булып яшәмәдегезмени? – диде хатын.

Бу сорау да, шаярту да түгел, ни чарадан бичара сүз кыстыру гына иде.

Шунда кортка әллә нишләде. Мүкәләп торып басты, аягы тайгандай, кисәк кенә гәүдәсе белән уң якка янтайды. Аның йөзе газап белән җыерылган, иреннәре калтырый иде.

Ни ди, хәерсез? Йа Аллаһым, гайбәт сату – олы гөнаһ! Минем ише батрак кызы гыйлем иясе Муллабзыйга тиң диме, кара! Җә, кәҗәмне савыйм.

Карчык аңа ачуланмый, карчык баягы мәгънәсез киная өчен рәнҗи иде. Ә рәнҗүнең ни-нәрсә икәнен Нурзидә белмимени! Белә, белә! Сөенә-сөенә шәхси күргәзмәсен оештырганда гына, җитәкчеләр, аны читкә тибәреп, башка рәссамны китереп тыктылар. Янәсе ул, кыерсытылган, мескен икән, янәсе аның иҗатын бәяләргә вакыт икән! Талантсызга нинди бәя ул?! Хатын, билгеле, тавыш куптармады, хакыйкать дауламады, ишекләргә типмәде, ул нибары рәнҗеде... Аңа буйсынмаган ниндидер хис иде ул, тәненең һәр күзәнәгенә тулып, бик озак әрнетте-сызлатты... Беркөнне Нурзидәгә заказ бирделәр! Ул, остаханәсендә ябылып, дүрт ай шуны эшләде. Нишләсен, ипотекага түләргә, ниһаять, үлмәс өчен генә тәгам кабарга, шәрә йөрмәс өчен генә киенергә мәҗбүр иде рәссам. Хатын инде хезмәтенә түләнәчәк акчаны анда-монда бүлгәләп тә куйган иде. Күз нурлары түгеп ясалган картина бушка китте: эшенә тиен дә тәтемәде. «Бүләк булсын», – дигән ди әфәнде. Әйе, ярлыларга караганда байлар бүләккә мохтаҗ икән. Һич югы, рәхмәт дип телефоннан шылтыратсын иде! Шылтыратмады. Моны түбәнлек санагандыр, мөгаен. Бөтен вөҗүде белән тыелып, рәнҗемәскә теләде Нурзидә, тик әлеге хис аңа буйсынмады шул.

Туктагыз, тукта! – Хатын «өрәк» артыннан атылды. – Рәнҗетсәм, зинһар, кичер, әби җаным!

Кәҗәмне саварга ие, кәҗәмне... Син дә тәвәккәлләп ниятеңә кереш, олан.

Тәвәккәлләргә иде дә, тик... – Нурзидә, менә болар тыңламый дигәндәй, бармакларын уды. – Булмый никтер, әби җаным. Булмый шу-ул... Өегезнең бизәкләре шаккаткыч инде, әрәм инде күчермәсәм. Кем генә уйгандыр аларны.

Кем димсең? Сукыр җегет, эһе. Атасы агач остасы ие аның, өлге калган ие алардан.

Абау, сукырлар күрми бит!

Күрмәсә ни. – Кортка үзалдына елмайды. – Бармак очлары белән тоя, күрмәсә, эһе.

Шунда карчык аны баштанаяк капшап чыкты да сәер генә:

Кайчаннан бирле чирлисең, олан? – диде.

Нурзидә гөлт итеп кабынды:

Чирләмим! Ник чирлим ди! Сау-сәламәт мин! Дүрт саным да исән, Ашыйм-эчәм, йоклыйм.

Һе, синдә җан чире, олан.Үпкә-рәнҗүләрең хәттин ашкан, шулар кан тамырларыңа тыгылган. Сине бәнахакка елатканнар кайчан да җәзаланыр, күз яшьләре туфракка сеңмәс, боерса. Әйдә, бу чиреңнән дәва бер генә, әйдә, – дип, кортка өенә табан турылады.

Ни гаҗәп, хатын аңа карышмады. Ишегалдында, кояшта кызынгандай таралып, кәҗә ята иде. Хуҗабикә аның сыртыннан сыйпады:

Сабыр, бикәм, сөтеңне түкмә, хәзер савам, хәзер.

Тышкы калын имән ишек ыңгырашып кына ачылды. Нурзидә бермәлгә бусага төбендә биһуш торды: икенче кат белән тоташтырылган баскыч култыксаларында нәкъ шундый ук гаҗәеп матур бизәкләр «чигелгән» иде. Менә сукыр җегетнең иҗат җимешләрен тотып ук карарга мөмкин иде, әмма ул кыймады, тотса, алар уалыр кебек тоелды. Аннары кортка, соңлагандай, һаман ашыктыра иде. Идәненә келәм җәелгән өстәге бүлмә буш, чаршау белән корган почмакта гына берәү пыш-пыш нәрсәдер укый иде.

Муллабзый, – диде кортка йошак кына, «чаршау»га эндәшеп. – Безгә сырхау иңде бит әле. Догалар белән сихәтләндерсәң икән син аны. Кая, олан, түрдәге урындыкка утыр әле син. Кулларыңны тезләрең өстенә сал. Күзеңне йом, эһе. Яулыгым ару, ябын, яме, олан?

Хатын кушканнарны карусыз гына үтәде. Ул ниндидер көч тозагына капты шикелле. Кымшанмакчы иде, аяк-куллары тыңламады. Эчтә исә ачу йомгагы тәгәрәде. Чирләми Нурзидә, чирләми! Шушы «өрәк» ничек җиңел генә үзенә буйсындыра соң, ә?! Адәм көлкесе! Шәт, ул тозагыннан ычкынып чыгып та йөгерер иде, озынча шәүлә әкрен генә артына килеп басты һәм кулы белән аның баш түбәсенә орынды...

Әгүзе билләһи минәш шайтанир-раҗим...

Башта ул берни дә тоймады. Серле авазлар ерактан, бик ерактан ишетелде. Әйтерсең рәссам хатын саңгырау иде. Колак ни ул, җаныңның ишек-тәрәзәләре бикле булгач... Шатлык-сөенечләреңне урлап, дөньяңны тимер пәрдә каплагач... Әнә ничәмә ничә айлар күңелне караңгылык били... Ник? Нигә? Сәбәбен табасы иде. Юк та бит сәбәбе, юк та! Карчык, «чирлисең», диме? Хи, уйдырма! Чү, йөрәк чемер-чемер итә... Бозланган иде лә ул, аңа җылы үтмәячәк иде. Серле аваз якынлашкан саен якынлаша... Бәй, аваз дип ялгыша, бәгырьләрне актарган моң ласа! Юк, назлы җил бугай. Әнә үлән-чәчәкләре кипкән күңел аланы кабат терелеп, чың-чың зәңгәр кыңгыраулар чыңлый... Җил кояш нуры белән өретелгән, ахрысы: бармак очлары кайнарлана... Чишмә челтерәве түгел микән? Бүтән тылсымлы аһәңгә дә тартым үзе: әллә өздереп-өздереп былбыл сайрый, әллә ялгыз күке сагышлана... Тып-тып... Мөгаен, яз авазыдыр бу. Өй кыегындагы очлы сеңгеләрдән эре-эре тамчылар тама. Ә нигә алар Нурзидәнең керфек очларын чылата икән?

Хатын, сискәнеп, күзен ачты. Ул сулыгып-сулыгып елый, күрәсең, йөрәккә укмашкан боз, эреп, күз яшьләренә әйләнгән иде. «Кызым, ихлас укылгач доганың кодрәте чиксез», – дияр иде әбисе.

Кайтканда җил тидермә, төрен, – диде шәүлә.

Гәүдәсе мамыктай җиңеләйгән Нурзидә, кулъяулыгы белән юешләнгән йөзен сөртә-сөртә:

Ярар, – диде. Күз аллары яктырып калган иде.

Ул рәхмәт әйтергә дип артына борылды һәм телдән язды. Карт дөм сукыр иде...

Имән ишекнең келәсен күтәргәндә, ул ирексездән хуҗаларның сүзенә колак салды:

Гөлмияттәй, кунагыбыз кем иде соң? – диде карт.

Сурәтче ие, – диде кортка. – Синең яшь чагыңда атам төсе дип ясаган өй бизәкләренә кызыккан, оланкаем. Кыягазга күчерәм, ди. Аллаһ ярдәме белән күчерсен, иеме, Муллабзый?

Нәбирә Гыйматдинова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев