Логотип Идель
Әдәбият

ДӨНЬЯ ТӘГӘРМӘЧЕ

Әлфия Ситдыйкова Актаныш районы Күҗәкә авылында дөньяга килә. Хезмәт юлын Чаллыда, КАМАЗның Двигательләр заводында башлап җибәрә. 1976 елдан «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә йөреп, каләмен чыныктыра. 2003 елда беренче мөстәкыйль «Йөрәгемә яфрак сыена» китабы басылып чыга. Бүгенге көндә ул дистәдән артык шигырь һәм ике проза китабы авторы. 2008 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

    Әлфия Ситдыйкова Актаныш районы Күҗәкә авылында дөньяга килә. Хезмәт юлын Чаллыда, КАМАЗның Двигательләр заводында башлап җибәрә. 1976 елдан «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә йөреп, каләмен чыныктыра. 2003 елда беренче мөстәкыйль «Йөрәгемә яфрак сыена» китабы басылып чыга.  Бүгенге көндә ул дистәдән артык шигырь һәм ике проза китабы авторы. 2008 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Хыяллар дигәне шушы икән...

  Автобус ачык кыр уртасындагы бер катлы автовокзал бинасы янында туктауга, юлчылар ишектән җиргә сибелде. Мәдинә кулындагы сары төстәге катыргы чемоданын җиргә куеп, тирә-юньгә күз салды.

   Бер якта соргылт төскә кергән буш җирләр җәйрәп ята. Икенче якта сөзәк ярлы елга. Мәдинә елга аръягындагы биек йортларны күздән кичерде. Алар күңелне ымсындырып җибәрделәр. Ә яңа шәһәр кайсы якта микән?!

     Вокзалдан берничә адым ераклыкта кызгылт-сары автобуслар тезелешеп сафка баскан. Күрәсең, маршрут автобусларыдыр болар.
– Кара әле, Рәфидә, безгә ерак барасы микән анда?! Нинди автобус белән барасы дигән иде әле Гөлчәчәк?

– Тел Кытайга илтә, диләр. Әйдә, әнә теге ападан сорыйбыз. – Вокзал ишеге төбендә, башына яшь каен яфрагы төсендәге бәләкәй шәл бәйләгән, өстенә сырган бишмәт кигән, кырык-кырык биш яшьләр тирәсендәге, авыл апаларына охшаган хатын-кыз, авыр сумкасын җиргә куйган да, нидер көткәндәй, ялгызы гына басып тора. Мәдинә Рәфидәнең ризалык белдереп баш какканын да көтмичә, түгәрәк йөзенә тыйнак елмаю яккан хатынга барып эндәште:

– Апа җаным, Яңа шәһәргә нинди автобус бара, әйтмәссезме?

Апа кеше бик тиз ачылып китте. Кызларның чемоданнарына көлемсерәүле караш ташлап:

– И-и-и, балакайларым, эшкә киләсезмени?! – диде. – Хәерле сәгатьтә булсын. Менә үзем дә шул якка, кызымның хәлен белергә килешем. Беренче мәртәбә генә килүем түгел, әйдәгез, миңа иярегез. Бергә-бергә күңеллерәк тә булыр. Адресыгыз бармы?!

Ул арада яннарына тузан туздырып, галәмәт зур автобус килеп туктады.

   Автобус тукталышка килеп җитте. Ишекләр ачылды. Тукталышта аларны алдан сөйләшкәнчә, Гөлчәчәк көтеп тора иде. Гөлчәчәк өстенә зәңгәрсу төстәге плащ, аягына ялтырап торган, үкчәле сафьян итек кигән. Башында плащы белән бер төстәге берет. Кулында кечкенә генә күн сумка. Чып-чын шәһәр кызына әйләнгән дә куйган.

    Мәдинәнең ун ел буена бергә укыган классташы, кулына өлгергәнлек аттестатын алу белән, Чаллыга чыгып киткән иде. КАМАЗ заводларының берсенә эшкә кергән кыз, атна арасында ялга кайткан чакларда шәһәр хәлләрен сөйләп, кызларның күңелләрен иләсләндереп торды.

– Әй кызлар! Күрсәгез иде Чаллыда нинди зур төзелеш барганын! Кемнәр генә, кайдан гына килмәгән анда! Шәһәр көннән-көн үсә. Әле кичә генә машиналар, бульдозерлар кайнашкан урында, иртән йокыдан торуга, өр-яңа йортның түбәсе күккә терәлгәнне күреп, шаклар катып торасың. Ялан кыр уртасында заводлар калкып чыга. Мин Двигательләр заводында, йөк төягеч машинада эшлим. Завод дигәне дә безнең авыл кадәр бар. Шунда көне буена тиен урынына бөтереләм.

Бригадабыз әйбәт. Зарплатаны да яхшы түлиләр.

     Авыл клубына җыелган яшьләр читтән кайткан кызны кызыксынып күзәтәләр. Гөлчәчәк клубка килеп керүгә, тирә-юнь кинәт яктырып киткәндәй булды. Кызның өсте-башы бөтенәйгән. Алсу төстәге күлмәге, биленең нәзеклеген күрсәтеп, тәненә ятып тора. Биек үкчәле босоножкие клуб идәненең тактасын саный. Аяк басуларына тиклем икенче. Чәчләрен шома итеп тарап, бер якка авыштырып өеп куйган. Авылда бизәнүне дә белми иде, хәзер күр инде, килешле итеп кашына сөрмә тарткан. Иреннәренә сизелер-сизелмәс кенә иннек сөрткән. Түгәрәк йөзе дә алсу алма төсендә. Шәһәр кызлары кебек ыспайланып, матурланып кайткан кызга, авылдагылар биһуш китеп, хәйраннар калалар иде.

Мәдинә дә имтиханнарны биреп бетерүгә:

– Әнкәй, мин дә Чаллыга китим әле! Безнең класс кызларының яртысы КамАЗ дип җенләнә. Минем дә авылда каласым килми, – дип, кыяр-кыймас кына сүз башлаган иде. Тик әнисе:

– Нинди шәһәр инде, кызым?! Район үзәгенә дә барганың юк. Ни йөрәгебез белән чыгарып җибәрик сине? Кавырсының да катмаган килеш, ничек итеп заводта эшләмәкче буласың? Беркая да китмисең. Әткәңнең дә рөхсәте юк, – дип, кызының теләгенә каршы төште.

– Әткәй белән үзем сөйләшәм. Ул ризалыгын бирсә, җибәрәсеңме?!

– Уйлашырыбыз! – диде әнисе, кызының керфекләре дымланганны күреп.
Мәдинә бераз басылган кебек булды. Чиләк-көянтәләрен иңнәренә элде дә, тынычланып кайтыйм әле дип, чишмәгә суга китте. Такыр сукмактан атлап барганда да, кызның күңел кыллары зеңләүдән туктамады. Җитмәсә очсыз-кырыйсыз күктә, таган атынгандай, әле күк катына күтәрелеп, әле томырылып аска очучы сабан тургае өздереп сайрый. Аның тавышы да кызның тулган күңелен чайпалдырып, күңелендәге уйлар өермәсен кузгатты.
Мәктәпне тәмамлаганчы кимсенеп йөрде Мәдинә. Күр инде, иң кадерле кешесе – әнисе дә кечкенә буйлы, өрфиядәй гәүдәле кызының үзләреннән башка яши алырына ышанмый. Соң, яшьтәшләреннән кечерәк күренгәнгә Мәдинә гаеплемени инде. Ике яшендә сары чире белән чирләп, больницада ятып чыкканлыгы турында, апалары кат-кат үчекләп сөйли торганнар иде.

– Әнкәй белән әткәй сине Пучы бүлнисеннән самовар тартмасына салып алып кайттылар. И бигрәк бәләкәй идең инде. Аяк-кулларың тал чыбыгы кебек нечкә.

– Алдыйсыз! Нишләп мине самовар тартмасына салсыннар? Әнкәй, әйт әле апаларга, алдашмасыннар! – дип еларга тотынгач кына, апалары үртәүләреннән туктыйлар. Үсми калуының, ябыклыгының да сәбәбе шул чир аркасында инде аның.

Апалары үртәсә дә, башкалар алдында да әнисе гел кызын яклап: «Сөяккә ит куна ул!» – дип юата торган иде. Менә хәзер китәм дигәнен ишеткәч: «Кавырсының катмаган!» – дип, кызының хыялларын бер саксыз сүзе белән челпәрәмә китерде.

Кич белән, әтисе эштән кайткач сөйләшү дә Мәдинәне сөендермәде. Әтисе дә әнисе кебек үк, кызының шәһәргә китүенә каршы иде. Мәдинә үзе дә әнисенең:

– Кызым, берәр ел авылда эшлисеңме әллә?! Бераз кул арасына керерсең! Әле энекәшләрең бәләкәй, мин эштән кайтып кермим. Авылда да эш бетмәгән. Әнә, аръяк Хәкимулланың почтальон булып эшләүче кызы Рәмилә дә Чаллыга чыгып киткән. Аның урынына кеше кирәк ди. Сыер савырга көчең җитмәс, әллә шунда урнашып карыйсыңмы?! – дигән сүзләрен ишеткәч, уйга калды.

Мәдинә сизә, әнисенең кызы белән аерылышасы килми. Сөйләшкәндә күзләре дә моңсуланып китте. Маңгаендагы җыерчыклары да тирәнәйгәндәй тоелды.

Мәдинә әнисенең сүзләрен аяк астына салып таптамаска булды. Әти-әни сүзенә каршы килеп, алар рөхсәтеннән башка читкә китсә, бәхетле була алырмы соң ул?..

Гөлчәчәк авылга кайткан саен, Мәдинә аннан шәһәр тормышы турында сораштырды. Вакыт елгасына кушылып аккан бер ел сизелми дә үтеп китте. Хыялы белән

Чаллы урамнарын гизгән кыз, ел тулуга, кабат сүз башлады:

– Әнкәй! Бер ел авылда эшлә, дигән сүзегезне тыңладым. Бу хатлар, гәзитләр тулы авыр сумканы күтәреп күпме йөрергә була? Көз көне пычрак, кыш көне көрт ерып йөрисе. Заводта җиңелрәктер дә әле. Китим инде Чаллыга! Әнә Гөлчәчәк кайткан саен мактап бетерә алмый. Аннан соң, киләчәктә бәлки укырга да кереп булыр.

Әтисе белән әнисе, бераз ныгыган, кыюланган кызларының теләгенә каршы килмәделәр. «Җиткән кызны гел читлектә ябып тотып булмас. Югары уку йортларына кертеп укытырга хәлебездән килмәде. Эшли-эшли укыр, кеше булыр» – дип, ризалыкларын бирделәр.

Гөлчәчәк инде шәһәр тормышына шактый ияләшкән. Тулай торакта яши. Эшкә урнашканчы, үз янына сыендырды. Кызлар, авыл хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, авыл мичендә пешкән ипи, сөте-каймагы белән рәхәтләнеп чәй эчтеләр.

– Кара әле, Гөлчәчәк! Ә заводта нинди телдә сөйләшәсез?

– Безнең бригадада күбрәк татарлар эшли. Рус, мари, чуаш, азәрбайҗан кызлары да бар. Күбрәк татар һәм рус телләрендә аралашабыз. Курыкмагыз, өйрәнерсез әле. Шәһәрдә берәр ел яшәсәгез, танып та булмас үзегезне.

Икенче көнне  КАМАЗның завод корылмаларыннан ерак түгел урнашкан кадрлар бүлегенә юл тоттылар. Беренче мәртәбә шәһәр күргән кызлар, урамга чыгуга ук, тирә якны күзәтергә тотынды. Күп катлы йортларның тәрәзәләреннән, әйтерсең лә, бәхет күзләре карый. Яңа шәһәрдә төзелешнең кайнап торган чагы. Иркен урамнан каядыр ашыгучы автобуслар узып китә. Ком, таш, төзү материаллары, бетон плиталар төягән тракторлар, КРАЗ, МАЗ машиналарының тавышында тормыш шавы ишетелә. Төзелеш мәйданнарындагы биек краннар жираф кебек озын муеннарын күккә сузганнар. Гөлчәчәк кызларны әйдәкләп, кызу адымнар белән алдан атлый. Килеп җитүгә, вагон ишеген ачып, эчкә үткәндә дә борылып, эндәште:

– Миннән калмагыз! Монда һәркөн шулай. Кадрлар бүлеге бу! Кеше бетеп торганы юк.

Рус телен такы-токы гына белгән кызлар сөйләшергә ояла. Татарга тылмач кирәкми, дигән сүзләрне ишеткәннәре булса да, рус милләтеннән булган белгечләр белән татарча аңлашып булмаганын беләләр. Шуңа күрә дә Гөлчәчәкнең алар белән бергә кадрлар бүлеге урнашкан «вагончик»ка кереп, бирелгән сорауларга җавап кайтаруы, документларны тутырырга ярдәм итүе, күктән төшкән бәхет булып тоелды.
Көзге җил сулышын тойган табигатькә сары төс иңгән. Октябрь кояшы ничек кенә җиһанны җылытырга теләсә дә, көннәр инде сүрәнәйгән. Сагыш шәлен иңенә ябынган агачларның соңгы яфраклары бөтерелеп җиргә төшә. Авыл кызлары, алтын яфраклар түшәлгән сукмак буйлап, сер тулы киләчәккә таба атлап баралар. Ак хыяллар аларны алга дәшә.

Мәдинә белән Рәфидә Двигательләр заводына барып җиткәндә, төш узган иде инде. Тимер шакмаклардан тезелгән идән буйлап, өй биеклегендәге зур-зур тартмалар арасыннан, үзләре эшләячәк транспорт цехын эзләп киттеләр. Кирәкле цехка килеп җитеп, андагы җитәкчеләрне эзләп тапканчы, кызларның күңелен курку катыш кызыксыну, шул ук вакытта бераз горурлану хисләре дә биләп алды. Бөтен ил башлаган күмәк төзелешкә алар да үз өлешләрен кертәчәк!

Беренче җиңү

     Бәхеткә, цех башлыгы урынбасары татар кешесе булып чыкты. Кызларга бик ягымлы күренде. Тиз генә эшкә керешеп китәсе юк икән әле. Башта курсларда укыячакларын белделәр. Сәет Нурович:

– Кызлар, иртәнге җидегә үк килеп җитегез. Килүгә мине күрерсез, уку-укыту үзәгенең кайда икәнен күрсәтермен. Төркемдә унбиш-егерме кеше буласыз, соңга калмагыз! – дип, кайгыртучан тавыш белән киңәшләрен биреп, озатып калды. Мәдинә белән Рәфидә заводтан кайтышлый ук, кибеткә кереп, дәфтәр-каләм алып чыктылар.

...Егерме кыздан торган төркем, йөк төягеч машина – погрузчик йөртүчеләр әзерләү курсында белем ала. Йөк төягеч машина төзелешен, аның ничек эшләү серләрен, куркынычсызлык кагыйдәләрен, кызларга тәҗрибәле осталар төшендерә.

– Йөк төягеч машина аккумулятор батареясы белән эшли. Батареяга электролит салып, аны зарядкага куялар. Электролит оксидлашу химик реакцияләрендә һәм электродлар белән элекке хәленә кайтуында катнаша, шуның нәтиҗәсендә электр йөртү көче барлыкка килә. Шул көч ярдәмендә йөк төягеч машина хәрәкәтләнә дә инде. Аңладыгызмы?! Сез саклык чараларын белеп, төгәл эш итәргә тиешсез. Мәдинә! Йә әйт әле, аккумулятор батареясын алыштырганда, ни өчен кулга резин перчатка кияргә кирәк?!

– Резин перчатка кимәсәң, кулга кислота тияргә мөмкин.

– Ә ни өчен электр приборларына тияргә ярамый?!

– Электр приборлары белән махсус белеме булган кешеләр – электриклар гына эшләргә тиеш.

Бер ай курсларда йөреп теорияне өйрәнгән кызлар, йөк төягеч машина йөртү буенча имтихан тапшырырга җыелдылар. Мәдинә, чираты җитүгә, йөктөягеч машинаның утыргычына менеп утырды да, ике куллап рульгә тотынды. Тотынды дию йомшак итеп әйтү генә, кызның рульне кысып тоткан бармакларын каерып алырлык та түгел. Аягы белән педальгә басуга кузгалып киткән техниканы үзеңә буйсындыру өчен, куркуны берьякка куеп, ихтыяр көчен туплап, мәйдан уртасына куелган ике тимер контейнер – уртача һәм стандарт зурлыктагы тартмалар арасыннан сигезле саны сурәте рәвешендә хәрәкәтләнеп, машинаны кузгалып киткән урынга китереп туктарга кирәк иде.

Курсларда уку вакытында практика дәресләрен калдыргалаган Чистай кызы башта кузгалырга куркып торды. Кузгалып киткәннән соң, әле бер тартмага, әле икенчесенә килеп бәрелде.

Сәет Нурович түзмәде:

– Менә, дәресләрне калдырып, авылга чапсаң шулай була ул. Хәзер имтиханыңны ничек бирмәкче буласың? Әле бит сынауны узгач, эшлисегез дә бар. Болай булса, ничек эшләрсең?! – Кызның керфекләре чыланганын күргәч, кызганып та куйды үзе. – Йә, йә, шулкадәр шүрләмә, тынычлан! Ипләп кенә тагын бер кат йөртеп кара! – дип, кызга тагын бер мөмкинчелек бирде.

Кызларга икенче разряд бирделәр.

– Берничә ай эшләгәннән соң, разрядыгызны күтәрәчәкләр, тырышып эшләгез генә! – диде, Сәет Нурович кызларның күңеленә канат куеп.

Бу – авылдан килгән кызларның шәһәрдәге беренче җиңүләре иде.

Вакыт кыса

1969 елда ил буйлап хәбәр таралды: Чаллыда зур төзелеш башлана икән. Авылда бу хәбәрне ишетүгә, яшьләр умарта күчедәй гөжли башлады. Кемнедер районнан комсомол юлламасы белән шанлы төзелешкә җибәрделәр. Ә кемнәрдер үз теләге белән юлга кузгалды. Шәһәр һәм «КАМАЗ» автогигантын төзүдә катнашу һәр яшь кешенең зәңгәр хыялына әйләнде. Көтү куарга чыккан хатыннарның телендә дә шул гына.

– Ишеттегезме әле?! Күрше авыл мәктәбен тәмамлаган чыгарылыш класс укучылары сүз куешып, бөтенесе бергә Чаллыга чыгып киткәннәр.

– И-и-и! Авыллар бушап калмаса ярый инде. Класслары белән китеп барсалар, авылда кем калыр? Фермада кем сыер савар?! Кырда кем иген игәр?!

– Бик зур төзелеш булачак, дип сөйлиләр бит телевизордан. Кызыктыралар. Кемнең генә авылда каласы килер микән?!

...Мәдинә дә башкалардан калышмады. Яшьлек чакыруына кушылып, ул да Чаллыга аяк басты. Кыз зур заводка эшкә кергәннән соң, үз күзе белән күргән вакыйгаларны күңеленә сеңдерә барды. Ил шаулаткан төзелеш, заводларның, шәһәрнең үсеше аның күз алдында булды. «КАМАЗ»ның Двигательләр заводына эшкә килгәндә, завод белән Виктор Денисович Поташов идарә итә иде. Әле идәне һәм түбәсе генә булган заводка җиһазлар, станоклар урнаштыру, көйләү, конвейерны сафка бастыруны йөк төягеч машинада эшләүче кызлар-егетләр хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый. Зур агач тартмалардагы станокларны цехка урнаштырганда  автопогрузчиклар гына җитешә алмый. Кайчакларда кызларга да электропогрузчиклар белән ярдәмгә килергә туры килә.

Менә бүген дә эш сәгате башлануга, Мәдинә белән Рәфидә янына, алар хезмәт күрсәтәчәк цехның мастеры йөгереп килде.

– Кызлар, сезнең ярдәм кирәк. Сез булышмасагыз, җитешеп булмаячак. Вакыт кыса. Зинһар өчен ярдәм итегез!

– Ә нәрсә эшләргә?

– Әнә теге зур тартмаларда станоклар. Шуларны заводның теге башындагы цехка илтергә кирәк. Мин үзем сезгә юл күрсәтеп барырмын.

– Безнең хәлдән киләме соң ул?! Тартмалар зур, авырдыр да әле. Безнең погрузчикларның көче җитәр микән?!

– Әйдә тырышып карыйк инде! Автопогрузчик ватылган. Бүген урнаштырып бетерергә куштылар. Сездә бөтен өметебез.

Кызлар бер-берсенә карашып алдылар да, мастер артыннан кузгалып киттеләр. Башка цехка хезмәт күрсәтүче ике погрузчик аларның килгәнен көтеп тора. Мастер кызларга кул болгап, станоклы тартманы күтәрергә кушуга, ике йөк төягеч машина тартманы ике кырыйдан алгы яклап, тагын ике погрузчик арткы ягыннан озын җәпләре белән эләктереп алдылар. Мастер үзе кул изәп, аларга кай якка борылырга, кайсы төшкә туктарга икәнлеген күрсәтеп, озата бара. Кинәт Мәдинә, йөкнең авырлыгыннан погрузчигының арты күтәрелүен сизеп, куркуыннан кычкырып җибәрде.

– Әнекәем, Рәфидә! Бу ычкынып китеп безнең өскә төшмәс микән?! Арттагылар туктап калса, ни эшләрбез?!

– Туктый күрмә, Мәдинә! Мастер тыныч кына бара бит. Куркыныч хәл килеп чыгарлык булса, кисәтер иде. Ипләп кенә барыйк бер көйгә.

Йөкнең авырлыгыннан, погрузчикларның арткы тәгәрмәчләре күтәрелеп, чөйлегеп-чөйлегеп китә. Шулай да йөкне урнаштырасы җиргә китереп җиткерделәр. Инде хәзер тартмаларны сүтү, урнаштыру егетләр кулына күчә.

Мәдинә белән Рәфидә, слесарь, наладчик егетләрнең такталарны каерып, тиз-тиз генә тартманы сүткәннәрен, яшел төстәге станокларны кран-балка белән күтәреп, тиешле урынга утыртканнарын берничә минут күзәтеп тордылар.

– Рәфидә, күр әле, егетләр ничек тырышып эшлиләр. Иртәгә инде бу станокларга да җан керер. Безнең кебек курсларда укып һөнәр үзләштергән, яңа гына заводка килгән кызлар, егетләр эшли башлаячак, күр дә тор!

– Әйе, шул, Мәдинә! Күрәсеңме без нинди яхшы һөнәр ияләре. Күреп торырсың, тиздән, бик тиздән беренче КамАЗлар да конвейердан төшәчәк!

– Авылга да шул машиналарга утырып кына кайта башларбыз әле, кем белә?!

– И-и-и, дускаем! Авызыңа бал да май! Иллә дә шәп булыр иде! Атна саен кайтыр идек, әйеме?!

   Мәдинәнең күз алдына туган авылына алып кайта торган сикәлтәле озын юл килеп басты. Чаллы белән авыл арасында йөз егерме чакрым ара гына, юкса. Вак таш җәелгән, урыны-урыны белән чокырланып беткән юлдан авылга кайтып җиткәнче көн төнгә тоташа. Әле ул өстән явып тормаса. Яңгыр коя башласа, машинаның ачык кузовында бөкшәеп кайткан юлчылар, суга төшкән тавыкка әйләнәләр. Машина да буксовать итә башлый. Кайчагында батып та кала. Җитмәсә, ярты юлдан аз гына күбрәк араны үткәч, елга аша чыгасы. Язын такта күперне ташкын су агызып алып китә. Андый вакытларда көймәче авыл агае, чиратлап икешәр-өчәр кешене утырта да, көймәсе белән аргы якка чыгарып куя. Елганы аркылы чыгу белән түгел бит әле. Калган юлны кайтасы бар. Ярый ла, икенче ярда берәрсен озата килгән машина булса. Булмый икән, авылга кадәр калган кырык чакрымнан артык араны «унберенче трамвай» белән узасың. Аяк киеменә сылашкан үзле балчык артка тарта. Юл газабы – гүр газабы, диләр. Андый чакларда: «Бүтән мәңге кайтмыйм!»– дип үз-үзеңә сүз бирәсең дә, җай чыгу белән кабат юлга кузгаласың. Әнкәй белән әткәй көтеп торганда, ничек кайтмыйсың инде?! Авылдан чыгып китүгә кадерле кешеләреңне, эчкән суыңны, туган туфрагыңны онытсаң, җир йотар.

...Завод эче гөжләп торган умарта оясын хәтерләтә. Әле анда, әле монда, «тук-тук, тук-тук» чүкеч суккан, йә выжлап үтеп киткән машина, мотороллер, яисә «пыты-пыты, пыты-пыты» пытылдап, каядыр ашыгучы Т-16 һәм «Беларус» тракторларының тавышлары ишетелә. Аларга төрле авазлар чыгарып эшләгән станоклар шавы өстәлә. Шул шау-шуга яшь-җилкенчәкнең эш арасында ял итәргә туктагач, шаярып көлешкән тавышлары кушыла. Туктап, берничә минут станокларын ял иттереп алган яшьләр яңа көч белән эшкә тотыналар. Станокта эшләүчеләр үз сменаларында кирәкле детальләрне ясап, контролерларга тапшыралар. Тикшерү үткән, кабул ителгән детальләр тимер тартмаларга салынгач, шул ук йөк төягеч машина йөртүче кызлар, тартмаларны конвейерга, яисә складка илтеп куялар.

Ә инде завод бар көченә эшли башлагач, эш тагын да күбәйде. План үтәр өчен социалистик ярышларда узыша-узыша, тизрәк «КамАЗ»ның беренче чиратын, соңрак икенче чиратын сафка бастыру өчен тырыштылар.

Төнге сменада эшләгәндә, атна ахырында Мәдинәнең йөк төягеч машинасының җәпләре кареткадан төшеп калып интектерде. Дүшәмбе эшкә килү белән, Мәдинә ремонт цехына ашыкты.

– Егетләр, кайсыгызның вакыты бар? Җәпләр төшә дә кала. Җәпне кареткага кертә алмыйча җәфаланып бетәм. Күтәреп кертергә авыр. Ярдәм сорап, гел-гел станокта эшләүчеләрне дә бимазалап булмый. Берәр нәрсә эшләтегез әле!

– Хәзер! Сварщик килеп җитсен әле. Бер секундта эшләп бирә ул аны.

– Мине цехта көтәләр. Беләсез бит инде, бездән башка эш бармаганны.

– Ни булды?

Электр белән эретеп ябыштыручы егетнең тавышы ишетелгәч, Мәдинә ялт итеп борылып, остага үзенең зарын сөйләргә тотынды:

– Менә, тагын синең янга керергә туры килде. Синсез дөнья сансыз. Зинһар өчен тиз генә кареткага берәр тимер кисәге ябыштырып бир әле! Погрузчикның җәпләре юлда төшә дә кала. Тырык-тырык тыркылдап болай да эчләр авыртып бетә. Линиягә чыгу белән, цехка да барып җитмәдем, тагын төшеп калган.

– Нишләп карап йөрмисең соң?!

– Соң сизмәгәнмен. Нидер шакылдаганны ишеткән идем. Тәгәрмәч астына берәр нәрсә эләккәндер, йә ялгыш бәрелеп киткәнмендер дип уйлап, туктамадым. Барып җитсәм, җәпнең берсе юк. Җәп эзләп заводның икенче башына кадәр бардым. Зинһар өчен төшми торган итеп ясап бир әле!

Сварщик сварка аппаратын кушуга, Мәдинә тизрәк читкә борылды. Тирә-якка кечкенә йолдызчыклар чәчелә башлауга, аның күз алдына кичке авыл килеп басты.

Август төнендә йолдызлар атылганны күзәтеп, капка төбен саклаган чаклар сагындыра. Сирәк кайтыла шул авылга. Эш күп. Ял көннәрендә дә, икеләтә хак түләүгә кызыгып, эшкә чыгалар. Акчасыннан бигрәк, тизрәк беренче КамАЗларны күрәселәре килә. Шушы уйларга бирелеп, сварщикның җайлы гына эшләп куйганын да сизми калды кыз.

КАМАЗ заводларында «Балканкар» погрузчиклары хезмәт күрсәтә. Погрузчиклар Болгария заводында кара кургаштан ясалган, кислоталы аккумулятор батареялары белән эшли. Мәдинә погрузчикта иң оста йөрүчеләрнең берсенә әйләнде. Бер карасаң, ул складта, икенче карасаң, инде заводның икенче башында. Тимерче тимерне кызуында сугарга ярата. Мәдинә дә тиз-тиз генә кирәкле детальләрне үзе хезмәт күрсәткән цехка тарата.
Погрузчик йөртүчеләр смена башында диспетчердан путевка алып, башта аккумулятор батареясын алыштыралар. Аннан соң, путевкага мастердан кул куйдырып, билгеләнгән цехка эшкә чыгып китәләр.

Аккумуляторны алыштыру бик җиңел эш түгел. Шуңа күрә эш сәгате башланырга ярты сәгать алдан килеп, погрузчикны әзерлисең. Башта утыргыч урнашкан авыр капкачны ачарга кирәк. Кайбер утыргычларны читкә алып куеп торырга була. Кайберсе ныклап беркетелгән. Кызларның капкачны күтәрергә көчләре җитми. Бер-береңә ярдәм итмичә булмый. Аккумуляторчы кран-балканы кабызгач, аккумуляторны дүрт ягыннан ыргакка эләктерергә кирәк. Аннан соң ул аны күтәреп алып, зарядкага куя. Аңа да ыргакларны ычкындырырга булышасың. Электр белән корылган аккумуляторны погрузчикка куйгач, капкачын ябып, җәпләрен, тәгәрмәчләрнең гайкалары ныклап беркетелгәнен тикшергәннән соң гына линиягә чыгарга рөхсәт бирелә. Водительләрнең һәр эш иртәсе, һәр смена шулай башлана.

Мәдинә транспорт цехыннан кыр казлары кебек тезелешеп чыккан погрузчикларның, төрле цехка таралганнарын күзәтергә ярата. Авылда гомергә дә чалбар кимәгән кызлар, заводка килгәч, өсләренә махсус эш киемнәре киделәр. Чалбарга да ияләштеләр. Болай киенеп эшләү дә уңайлы. Егетләр дә, үзләрен җирдәгеләрдән өстен күргәндәй, гәүдәләрен горур тотып, погрузчикта утырган кызларга күзләрен алартып карап калмыйлар.

Станокта эшләүчеләрнең дә, конвейердагыларның да хезмәт нәтиҗәсе шушы кызларның уңганлыгына, җитезлегенә бәйле. Кайчакта складта кирәкле деталь килеп җитмәгән була. Аны башка заводтан китереп җиткергәннәрен көтеп утырасың. Соңыннан бригада эшен тоткарламас өчен, тизлекне арттырган чаклар да була.
Мәдинә йөк тулы тимер тартма белән тизлекне киметмичә, дөбер-шатыр чабып барган җиреннән борылып, олы юлга килеп чыкты. Шул минутта, каршысына ялтырап торган кара «Волга» машинасы килеп туктады. Машина ишеге ачылуга, өстенә кара костюм кигән, ак күлмәккә галстук таккан, туры коңгырт-кара чәчләрен шәпләп тараган, күзлекле, илле яшьләр тирәсендәге чандыр гәүдәле ир пәйда булды. Ул, житди карашын төбәп, йөк төягечен туктаткан кыз каршына килеп басты да: «Сез беләсезме, минем кем икәнне?» – дип сорау бирде. Мәдинә дә аптырап калмады: «Юк! Ә сез минем кем икәнемне беләсезме?!» – дип елмаеп, аңа сораулы караш ташлады. Кыю, чая кызның ихлас елмаюы белән очрашкан ир, көлеп җибәрде дә, машинага кереп утырды һәм кузгалып та китте.

Цех эчендә станок көйләп торган наладчик егет бу хәлне күзәтеп торган икән. Ул станок арасыннан чыгып, Мәдинәгә сүз кушты:

– Әй, син, кызый! Беләсеңме хәзер генә кем белән сөйләшкәнеңне?! Ну эләкте-е-ең! Завод директоры Поташовның каршысына очып чыгуың гына җитмәгән, телләшеп торасың. Болай булгач, үзең генә түгел, бөтен бригадагыз премиядән колак кагачак инде. Их син!

Егет кабат станок арасына кереп китте. Мәдинә ни әйтергә дә белми, телсез калды. Завод директоры алдында техника куркынычсызлыгын бозган кыз, үзенә шелтә белдерерләр дип куркып йөрсә дә, цехка бернинди дә шикаять килмәде. Ә эш өчен янып йөргән яшьләргә хәерхаһлы җитәкченең исем-фамилиясе Мәдинәнең күңел түрендә уелып калды. Заводның актлар залында тантаналы җыелышларда еш булырга туры килде аңа. Иҗатка тартылуын белгәч, профком рәисе җитез, чая кызны оештыру эшләренә җәлеп итә башлады. Мәдинә үз бригадасында гына түгел, инде цехта да, завод эшчеләре арасында да ихтирам казанды. Аның сүзен тыңлыйлар, аңа иярәләр. Шул ягын исәпкә алып, җитәкчеләр дә күз уңыннан читкә җибәрмәделәр. Завод директоры Виктор Поташов бер чыгышында, Мәдинәгә төбәлеп, нәкъ аны күз алдында тоткандай, ышаныч сүзләрен белдерде:

– Завод эшчеләре рухи яктан да үсеш алырга тиеш. Төрле мәдәни чаралар белән халыкның күңелен күтәрергә, илһамланып эшләрлек дәрт өстәргә кирәк. Сез аны булдырасыз.

Поташов, кайчандыр кыюлыгы, чаялыгы белән үзен сүзсез калдырган кызны танып алды. Ул белә, мондый кызлар эштә дә, тормышта да сынатмый.

Ак өметләр алга әйдәгәндә, абруйлы җитәкчеләр теләктәшлек белдереп ярдәм итеп торганда, илһам канатлары да ныгый икән. Мәдинә эчке бер күңел күтәренкелеге белән оештыру эшләренә тотынды. Төрле төбәктән килгән эшчеләр арасында талантлы егетләр, кызлар чынлап та бихисап. Тиз арада оешкан иҗат коллективы белән актлар залында куйган беренче концерт заводның тарих китабы битләрендә якты эз калдырды.

    ...Зал шыгрым тулы. Борчак төшәр урын юк. Алдагы рәттә завод, профком җитәкчеләре. Зур кызыксыну белән барысы да сәхнәгә төбәлгәннәр. Эшче яшьләрне танырлык түгел. Зәвык белән тегелгән сәхнә киемнәреннән алар затлы артистлар кебек күренәләр. Бер-бер артлы тезелешеп, сәхнәгә чыгып басулары булды, зал гөрләтеп кул чабарга тотынды. Башта күмәк хор белән җыр башкардылар, аннан аерым номерларга күчтеләр.

Мәдинә җиңнәре кабарып торган озын, ак ефәк күлмәктән. Салмак көйгә, балериналардай аяк очына басып бии башлагач, зал сихерләнгәндәй тынып калды.

Әйтерсең лә, түгәрәк күл өстендәге төнбоеклар арасыннан парын күзли-күзли, аккош йөзеп килә. Аның нәфис хәрәкәтләренә сокланган тамашачылар арасыннан: «Афәрин!» – дип кычкырган тавышлар ишетелә. Зал түбәсе алкышлардан күтәрелгән кебек тоела.

Концерт соңында Виктор Денисович Поташов үзе сәхнәгә менеп, үзешчән артистларга рәхмәтен белдергән мизгелләрдә дә алкышлар тынып тормады.

Мәдинә ай саен диярлек, завод эшчеләрен йә язучы, йә шагыйрь, яисә Казаннан, Мәскәүдән килгән дәрәҗәле шәхесләр белән очраштырды. Әдәби кичәләр дә җыр-бию белән аралашып барды. КАМАЗ заводларын һәм шәһәр төзүдә үз өлешләрен керткән, инде әдип булып танылган: Мәхмүт Газизов, Ямаш Игәнәй, Хәниф Хөснуллин, Кадыйр Сибгатуллин, Әхәт Гайнуллин, Рәшит Хәйретдинов, Альберт Сафин, Сәлимә Шәрипова, Венера Хәбибрахманова кебек мәртәбәле шәхесләр белән очрашулар һәркемнең күңелендә онытылмаслык хатирәләр булып кереп урнашты.

Чабыш аты

    Кар-буранлы февраль ае да килеп җитте. Җил улаган тавышка уянып киткән Мәдинә сәгатькә күз салды. Сәгать уклары иртәнге биш тулып киткәнне күрсәтә.

Мәдинә урыннан сикереп торды.

– Кызлар, торырга вакыт! Эшкә соңга калабыз!

– Чәй кайнап чыкты, эчәргә өлгерәбезме?! Кем җитешә, шул чәй ясый тора.

– Чур! Юыну бүлмәсенә керергә минем чират.

Бүлмәдә ыгы-зыгы. Кемдер юыну бүлмәсе ишеге төбендә. Кемдер шкафны ачып, кием сайлый. Кемдер урын-җирен җыя. Юынып өлгергәне, кухняга узып, чынаякларга чәй агыза.

– Кызлар, киттек!

– Ишекне бикләргә онытмагыз!

– Газны сүндердегезме?

– Пока-пока!

Тулай торак ишегеннән кызлар бер-бер артлы утыз градуслы салкын кочагына атылдылар. Тын алганда сулаган һава ап-ак бәс булып керфекләргә куна. Бәйләм башлыгы кырыеннан чыгып торган сумаладай чәчләр минут эчендә ак төскә керә. Кыш бабайның пумаласы җиһанны ак буяу белән буяганны күреп, яшьләр суык белән узыша-узыша, тукталышка ашыга.

Эшчеләрне заводка йөртүче автобус шыгрым тулы. Сыңар аягына басып, егылмаска тырышып, баш очындагы тотынгычка тотынып барган Мәдинә, кирәкле тукталышта халык агымына ияреп, автобустан төште. Алда зур шатлыклы вакыйга ымсындырып тора.
1976 елның 16 феврале җитүен камазлылар зур түземсезлек белән көтеп алды. Ул көнне завод эшчеләре иртәнге сменага ашкынып килде. Ниһаять, Автомобильләр заводының баш конвейерыннан беренче КамАЗ йөк машинасы төшәчәк! Әлеге вакыйга бөтен ил өчен зур шатлыкка әйләнде. Бу шатлыкны бүлешү Двигательләр заводында эшләгән хезмәт алдынгыларына да насыйп булды.

...Цех башлыгы чакыра, дигәнне ишеткәч, Мәдинә ни булды икән дип борчылып, җитәкче утырган кабинетка ашыкты.

– Уз, әйдә, утыр! – дип каршы алды аны цех башлыгы Яковлев.

Каушап калган кыз, читенсенеп, башын аска иде. Борчылуы йөзенә чыккан кызга карап, җитәкче сүз башлады:

– Мәдинә! Без сине Автомобильләр заводына баш конвейерга җибәрергә булдык.

– Ничек инде?! Минем шелтә алганым юк, эшемне яратып башкарам. Үзебезнең заводта эшлисем килә!

Мәдинәнең сүзләрен ишетеп, цех башлыгы көлеп җибәрде.

– Без сине яхшы эшләгәнең өчен бүләкләргә булдык бит. Баш конвейердан беренче КамАЗ машинасы төшү тантанасына җибәрәбез үзеңне. Син ул бәйрәмне күрергә лаек.

Автомобильләр заводына килеп кергән эшчеләр төркемен дәртле музыка тавышы каршы алды. Завод эчендә бәйрәм рухы. Эшчеләр, төркем-төркем булып, конвейерның машина төшә торган ягына ашыгалар. Конвейер буе кызыл комач әләмнәр белән бизәлгән. Транспарантлар эленеп тора. «ЕСТЬ 1-й КамАЗ!» дигән сүзләрне күрүгә үк, Мәдинәнең йөрәге чабыш атыдай ярсып тибәргә тотынды. Беренче КамАЗны каршы алырга җыенган халык, радиоалгычлардан диктор тавышы ишетелә башлау белән, бер мизгелгә тын калды.

– Игътибар! Автомобиль төзүчеләр шәһәре Яр Чаллы сөйли. Авыр йөк автомобильләре җитештерү Кама комплексы сөйли. Аның баш җыю конвейеры сөйли. Безнең микрофоннар, 10-15 минуттан соң беренче КамАЗ маркалы серия автомобиле төшәчәк күперчектән берничә метр ераклыкта урнаштырылган.
Тантананы партиянең Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре Рәис Кыям улы Беляев ачып җибәрде.

– Хөрмәтле төзүчеләр, монтаж осталары, завод, шәһәр һәм районның барлык хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да Татарстан җирендә күмәк көч белән ирешкән бөек хезмәт җиңүе белән котлыйм!

Советлар Союзы гимны яңгыраган мизгелләрдә һәркемнең күңеленнән хезмәтенең нәтиҗәсен күрүдән туган горурлык хисләре ташып чыкты.

– Ура! Ура! Ура! – дип кычкырган тавышларны бүлеп, Рәис Кыямович үзенең сүзен дәвам итте:

– Төп конвейердан «КамАЗ» маркалы беренче автомобильне алып чыгу бурычы «КамАЗ» автомобильләрен сынаучы шофер Валерий Перетолчин, КПССның XXV съезд делегаты, йортлар төзү комбинаты монтажчылар бригадиры Рафис Сабирҗанов, 7 нче трестның Чаллы махсуслаштырылган идарәсе бригадиры Дмитрий Загребальный иптәшләргә тапшырылды. Алар бу хокукны социалистик ярышта җиңеп яуладылар, – дип, төп конвейерны хәрәкәткә китерергә боерык бирде:

– КАМАЗның баш конвейерын җибәрергә!!!

– Ура! Ура! Ура! – дип шатлыкларын белдергән меңләгән кешеләрдән торган халык төркеме диңгез дулкыннарыдай гөж килә. Ялтырап торган кабинасына:

«КПССның XXV съездына № 0000001 нче КамАЗ», бортына: «Ватаным, беренче «КамАЗ»ны кабул ит!» – дип язылган, 00-01 номерлы зур машинаның конвейердан төшүен фотографлар фотога төшерә, видеокамера тоткан операторлар тантаналы мизгеләрне мәңгеләштергән кадрларны эләктереп калырга тырышалар.
Тантаналы чыгышны КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеев дәвам итте:

– Партиябезнең алда торган егерме бишенче съездына без КАМАЗ вәгъдә иттек. КАМАЗ бар! Туган илебезгә, партиябезгә, халкыбызга безнең бүләгебез. Бу елларда, туган илебездәге иң зур төзелеш объектларының берсе КАМАЗ төзелгән елларда эшчеләр, төзүчеләр, монтажчылар, автомобиль төзүчеләр бик яхшы хезмәт иттеләр. Безнең атаклы эшчеләр сыйныфына дан!

Әлеге тарихи минутларны үз күзе белән күрү Мәдинә өчен әйтеп бетермәслек могҗизага тиң булды. КамАЗ машинасы җыю өчен бихисап кул көче керткән камазлылар көн саен намус белән хезмәт куюларының нәтиҗәсен бөтен ил белән бергәләшеп бәйрәм итте. Чаллы урамнарында, КАМАЗ заводларында, һәр борылышта, һәр мәйданда, яңа гына төзелеп беткән йорт диварларында эленгән: «Без Кама буенда шәһәр – үзебезнең киләчәгебезне төзибез»; «Халык һәм партия бербөтен!»; «Югары җитештерү культурасына ия цех исемен алуга ирешик!»; «Төкле адымың белән, «КамАЗ!»; «Ватанга безнең хезмәт!»; «КамАЗның беренче чиратын сафка бастырыйк!» – кебек бихисап күп чакырулар, лозунглар яңадан-яңа җиңүләргә дәшеп тора.

Ә ул җиңүләр озак көттермәде. 1976 елның 29 декабрь көнендә, Кама йөк автомобильләре җитештерү берләшмәсенең беренче чираты кулланылышка керде. 1979 елның 10 июлендә – «КАМАЗ»ның төп конвейерыннан йөз меңенче автомобиль төште. 1981 елда «КамАЗ»ның икенче чираты сафка басты.

 Юксыну

     Яңа шәһәрнең нәкъ уртасында урнашкан кызлар тулай торагының бер фатирында өч бүлмә. Тугыз кыз шул фатирда бер гаилә булып яшиләр. Төрле төбәктән килгән, төрле тәрбия алып үскән кызларны яшьлек дәрте берләштерә. Ризыкны бергә әзерләп, бергә утырып ашадылар. Тулай торак кухнясында кыздырылган бәрәңгенең, авыл әрәмәсеннән җыеп алып килгән мәтрүшкә кушып пешерелгән чәйнең тәмен дә шулай татыдылар. Күңелдә уянган тәүге ярату хисләрен дә, кем белән кем очрашканын, кем кемне сайлавын да бер-берсеннән яшерешмәделәр. Бер заводта хезмәт куйган кызларның, кичке яллары да бергә булды. Менә бүген дә эштән кайтып керү белән, Мәдинә бүлмәдәшләрен кинога барырга кыстый башлады.

– Кызлар, кайсыгыз кинога бара?! «Батыр»да бүген яхшы кино була диделәр. «Генералы песчаных карьеров». Америка киносы. Караучысыз калган урам балалары турында. Кичә конвейерда эшләүче бригада кызлары барганнар. Елашып беттек, дип сөйләделәр.

– Юк, Мәдинә, бүген барып булмый, башка көнне барырбыз. Әйдә, бүген «Гренада»га барабыз. Кичә мин бер егет белән таныштым. Аның белән дә шунда очрашырга сүз куештык.

– Кит әле! Теге мыеклы, озын егетме?! Серләрегез килешкәнгә охшаган иде шул! Кайсы якныкы соң, җизни? – дип, Мәдинә бүлмәдәш кызын ирештерергә тотынды.

– И китсәнә, нинди җизни булсын инде ул! Бер мәртәбә бию белән генә җизнигә әйләнсә... Ныклап сөйләшергә дә өлгермәдек әле, – дип җавап кайтарды Рәфидә.

Җәен яшьләр көн саен диярлек «Гренада» паркында уза торган «пятачок»ка баралар. Анда туйганчы гармун тавышын тыңлап, биеп, җырлап, үзләре өмәләрдә утырткан каеннарга соклана-соклана, тулай торакка төнге унике тулганда гына кайтып керәләр.

Тик шулай да тулай торак туган йортны алыштыра алмый. Анда һәр гамәлең, һәр адымың кеше күз алдында. Эчке кичерешләрне дә ерак яшереп булмый. Кемнең нәрсә белән яшәгәне бик тиз күренә. Тулай торак тормышына ияләшеп, үз көнен үзе күрә башлаган кыз, җай чыккан саен авылына юл алды.

И сагынып та куйды ул баштагы мәлләрдә авылының киң урамнарын, иркен кырларын, тургайлы тугайларын. Ә иң нык сагындырганы, әнисенең ягымлы тавышы, назлы карашы, көн аралаш яңа пешкән ипи исе аңкытып торучы, түгәрәк табынлы, бала-чага тавышлары белән тулган өй иде. Туган йорттан чыгып киткәндә, капка баганасына сөялеп озатып калгән әнисен, сап-сары чебиләр йөгерешеп йөргән бәбкә үләнле ишек алларын күз алдыннан үткәреп, апаларын, энеләрен, авылдашларын уйлап, черем дә итми уздырган төннәре дә бихисап булды аның.

Кап-кара ялтыр төймә таккан карлыган, бөрлегән куаклары белән кызыктырып үзенә дәшеп торган әрәмәлекләрне, авылны икегә бүлеп аккан көмеш сулы инешне, арыш басуы артындагы Түбәтәй тауны сагына Мәдинә. Хуш исле Бүләк әрәмәлегендә талгын җилдә тибрәлешеп үскән күгелҗем күзле мәтрүшкәләр төшләренә кереп уята да, үзәкләре өзелеп, сикереп тора. Аш әзерләү бүлмәсенә чыга да, сагыну хисләрен ай яктысында ак кәгазь битенә түгә:

...Инеш буең куе таллык кына,
Гүя тынлык саклап сакка баскан.
Сөзәк ярның яшел келәмендә
Ромашкалар сары күзен ачкан.
Хозурланып, ялгыз тыңлап йөрим
Кәккүкләрнең гомер юраганын.
Тезләнәм дә җиргә, сыйпап алам
Һәр үләнең, һәрбер сырганагың
.

Күңеле бушап калганнан соң гына, тынычланып йокыга китә.

Хыялый кызны күпләр аңлап та бетерми, сәеррәк дип уйлый да торганнардыр инде. Беркемгә дә охшамаган шул Мәдинә. Кем инде, кояш нуры битен үпкәнгә дә, чыпчыклар чыркылдашканга да, чәчәк таҗларында чык тамчылары җемелдәгәнне күргәндә дә, чишмәдәй челтерәп, җиһанга түгелә? Озын кара толымнарын иңнәренә таратып салган, куе керфекләре арасыннан моңсу да, шатлыклы да карашында кояш елмайган кызның, хыял дөньясын аңлаучы гына сирәк.

КАМАЗның Двигательләр җыю заводында эшләүче кызның хыяллары ерак офыкларга барып тоташа. Матурлык яшәгән күңелдә җыр-моңга да, әдәбият-сәнгатькә дә урын җитәрлек. Мәктәп елларында ук шигырьләр язгангамы, шәһәрдә иҗат берләшмәсе эшләвен дә тиз белеп алды.

Әдәби берләшмә яңа көчләрне үзенә туплый барды. Инде исемнәре, иҗатлары республика матбугатында яңгыраш алган Эдуард Касыймов, Равил Вәлиев, Хәниф Хөснуллин, Мәхмүт Газизов, Ямаш Игәнәй, Кадыйр Сибгатуллин һәм башка танылган әдипләр белән бер өстәл артында гәпләшү кызның күңелендә чиксез горурлык уята. Язучылар һәм шагыйрьләр дә яшьләр иҗатына игътибарлы. Берничә генә шигыре булган кызларны, егетләрне дә үзләре белән очрашуларга алып баралар. Халык алдында зурлап: «Шагыйрәбез!» – дип, сәхнә түренә чакырып, сүз бирәләр. Иңнәренә канат үскәнен тойган яшьләр күңелендә кабынган илһам уты, шигъри юллар булып, ак кәгазьгә эз сала.

Чаллы, шәһәр һәм КАМАЗ төзелеше белән генә түгел, ул елларда иҗат дәрте кайнап торган иҗатчылары белән дә бөтен илгә танылды. Мәдәният йортларында нинди генә кичәләр узмасын, каләм ияләре һәрвакыт чакырулы. Мәртәбәле кунак итеп, көчле кул чабулар белән каршы алган залда шигъри сүзләр яңгырый. Залда бары тик шагыйрь тавышы гына ишетелә. Әйе, җырга-моңга гашыйк халкыбызның җаны шигъри сүзне ихлас тыңлый, кабул итә белә.

Дәвамы бар...

фото рәсем: Руслан Ибраһимов

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев