-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
ДУЛКЫН БЕЛӘН КЫЯ - ИКЕ ИГЕЗ
Алсу Рамис кызы Сәлахова 1996 елда Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылында туа. Туган авылында урта мәктәптә укый. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының бакалавриатын тәмамлый, бүгенге көндә магистратурада белем ала.
«ОКЕАН» ТУКТАЛЫШЫ
Зәңгәр күзләреңнең уйчан дулкыннары
Йөрәгемә бәрелә. Мин – кыя.
Мин кералмыйм синең кочагыңа,
Гәрчә анда зур көймәләр сыя.
Син шаулыйсың, синең көйләреңә
Диңгез атлары бию башкара.
Син бик тозлы, син әрнетәсең,
Ә мин үзем – бер зур гына яра.
Сиңа керсәм, авыртудан шартлап,
Исәрләнеп котырыр тын алышы.
...Ярый, сау бул, син төшәсең инде.
Килеп җиттең. «Океан» тукталышы.
***
Минем күз төбендәге кара эзләр –
Сине уйлап янган төннәр ул.
Тәрәзәдән исемең ишетсәң,
Ача күрмә, әллә кемнәр ул.
Капчык-капчык хәлсез кабакларым
Сиңа дигән сәламнәрне саклар,
Мин дәшмәмен, усал җилләр генә
Синең исемеңне кабатлар.
Төшләр күрсәтмәгән мендәремне
Биш борсам да, берни үзгәрмәс.
Төннәремне учак итәлсәм дә,
Исемеңә утлар тиялмәс.
Күз төпләрем синең серне саклар,
Сиңа булган иң саф серемне,
Төшләр күрсәтелсә, син кергәлә,
Кабатлармын исемеңне.
***
Сәер сүзләр сөйли миңа диңгез:
Ымсындыра, тарта-чакыра.
Дулкын белән кыя – ике игез
Көйли яңа һәм таныш мантра.
Кыя сулышын тойган аякларым
Диңгез карашыннан йомшара.
Мең көй йөрткән кыя ташларында
Минем сүздән калыр буш ара.
Тарта диңгез, мин – иң биек ярда.
Тулып булмый, булмый бушап та.
Ташланасы килә,
ташланырга телим,
Ташланасы иде
Кочакка.
Алсуның күбрәк шигырьләрен "Идел" журналының гыйнвар санында укый аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз