Логотип Идель
Әдәбият

Эңгер-меңгер төшә

Шагыйрь Данис Хәйруллин 1945 елда Татарстанның Азнакай районы Таштуган авылында туа. 1969 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Шагыйрь Данис Хәйруллин 1945 елда Татарстанның Азнакай районы Таштуган авылында туа. 1969 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Үгет

Эңгер-меңгер төшә – көн сүсәрә.

Пәри күзен ача – төн туа.

Шәһәр урамнары шәрран яра.

Ул да шунда.

Өйдән кем куа?

Кара төндә кармак салучылар –

Кыска итәк, озын кунычлар...

Таң атачак.

Ул кайтачак әле.

Төн качагы бул да тынычлан!

Кач бу төннән!

Үз-үзеңә биклән!

Парсыз мендәр кочып йокла бер!

Төшләренә эттәй ырлап түгел,

Песибикә булып мырлап кер!

Саташыр ул сатлык ачысыннан,

И яшерер пәри кочканын.

...Алам дисә, тартып ала песи

Пәри авызыннан тычканын...

Мин киткәч

Мин киткәч елама тилереп,

Күкләрдән багармын илереп.

Һәммәбез белә бит китәсен,

Берәү дә белми бит килерен.

Мин киткәч һәр тараф ак булыр,

Пар җаның ялгызак – так булыр.

Җөп дөньяң җеп кебек өзелү –

Кабаттан кавышкан чак булыр...

Мәңгегә кавышу... Буырым?

Җанга – җан, тәнгә – тән аерым?

Анда да көтәрбез кулга-кул

Кояшның картаеп баерын...

Гадәт

Сөбханалла! Сиңа кырык, миңа кырык.

Торгынлыкны кем яратсын, торып-торып

Кикрикләрне кабартабыз тамак кырып.

Битлегеңне бер җыясың, бер сүтәсең –

Минсез син... дип, синсез мин... дип кимсетәсең,

Сине минсез, мине синсез кем көтә соң?

Кил дә димим, кит тә димим – үзең кара!

Шулкадәрле якынайды безнең ара:

Тансыкка бер телләшмәсәк – йөзең кара.

Кыш иртәсе

Сызылмый да, сизелми дә хәтта,

Аксылланып кына көн туа,

Йокы болытлары арасыннан

Шәм яктысы кебек өн туа.

Төннәр буе кайда, нишләгәндер,

Җаннар кайта җылы тәненә,

Көннәр буе йөгертергә безне

Ымсындырып хәят тәменә.

Таң ярала.

Талгын нур тарала

Намазлыгын җәйгән Казаннан.

Аң яңара ике дөньялыкны

Тоташтырып торган азаннан.

Алгысау

Җир уллары буталган:

Төтен исе таралса да

Укларына ут алган –

Кыр буенча кырылганнар,

Кылганнар гына калган,

Калганнар гына калган...

Бушаган кыр, далаларга,

Хатын-кыз вә балаларга

Үз тамгасын сала барган

Җиңүче атлы ялган.

Тегәр җепкә тезелешеп,

Алып дәхел үз өлешен,

Яшисе иде дә бит.

Дала җиле җайдакларын

Шулай дип сөйде дә бит...

Читлек

Аптырады берәү:

– Гаҗәп бит ә,

Читлектә дә сайрый бу кошлар...

Читлек саен җитлекмәгән чыр-чу,

Читлек яны саен тыңкышлар...

Тамагы тук (читлек аңа нәрсә?),

Канатларын җилпи җиңгәчәй...

Читлек корган читтә генә тора,

Керемнәрен саный, җим чәчә.

Безне күптән күкләр эзли юкса,

Танып эздән, сүздән, киемнән.

...Безнең читлек һәрчак безнең белән,

Иелгән баш белән киелгән...

Иләнү

Көн дә хәбәр – анда шартлау, монда атыш,

Моныкы хак, тегенеке ялган катыш.

Һәр хәбәрне чәйнәмичә йотып җибәр.

Сабантуйда гына мәллә аркан тартыш?..

Исәннәрнең гамәле бер – яшәү, тормыш,

Җимерелеп төшәчәген белеп кормыш.

Иллә мәгәр или дә соң имсез язмыш –

Син уңга дип каерганда сулга бормыш.

Дөнья киң

Дөньялар киң. Барың бергә-бергә

Килеп була якты көн каршына.

Ләгән-ләгән ләгънәт яудыралар

Кемнәр соң ул анда, кем башына?

Ялан-ялан ялган белән тулган

Дөньялары тарның урманнары.

Чәчкәннәре – кадер, дисәләр дә,

Кабер булып чыга урганнары...

Изгелек, дип, имезлеккә төреп

Каптыралар канун – тел йотмалы...

Йота калсаң туган телкәеңнән

Өтер генә калыр күп нокталы...

Дөньялар киң. Чүпрәң кабарынып

Тарайтмаса тары басуыңны...

Басыла төш!Дару түгел дары –

Баса алмас гелән ачуыңны.

Безнең җыр

Кыза.

Кыза.

Кызыктырып кыза...

Шартларга ук әзер шартлы дөнья.

Үз-үзенә кайтып бара, ахры,

Без белмәгән аллы-артлы дөнья.

Кыза.

Кыза.

Без дә кызарабыз–

Утырырга җыенмыйбыз оеп.

Кайнап тора әле Казаныбыз,

Алсалар да каймакларын җыеп...

Таралганбыз озак – дулкын-дулкын.

Дулкын-дулкын кабат җыелырбыз.

Алда әле артта калган көннәр...

Мәңге кабатланып торыр җыр без!

***

Үз җиребездә үзебез

Һәм сүзебез – качаклар.

Тилереп китеп барганнар

Тилмереп кайтачаклар...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев