Логотип Идель
Әдәбият

ЭНҖЕ ХӨСӘЕНОВА: «БУСАГАДА ИНДЕ - АВГУСТ»

Бусагада инде - август. Безнең вакыт инде аз калды.

Бусагада инде - август.
Безнең вакыт инде аз калды.
(Тик шулай да мин бу җәйдән
кочак тулы сөю, наз алдым.)

Бусагада инде - август.
Әле генә иде җәй башы.
(Дулкын чәчләремне тибрәтеп
йөгергәнем истә сиңа каршы.)

Бусагада инде - август.
Керфегемдә -
җылы яңгырларның тамчылары.
(Җәй бәхеттән генә тора, дидем,
вакыт-вакыт ул да камчылады.)

Бусагада инде - август.
Иренемдә тәме
карлыганлы чәйнең.
Йөрәгеңдә калыйм
яктылыгы булып
нәкъ быелгы җәйнең.

Энҗе Хөсәенова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев