Әдәбият
ЕРТЫК КҮҢЕЛ
Дания Нәгыйм шигыре.
Күлмәк ертык икән, ямап була.
Нишләтергә ертык күңелне?..
Болыт кына түгел, күкләр елый...
Рәнҗешләре хәтсез түгелме?
Ертык дөнья... Шул урыннан җилләр
Әрле-бирле йөри шашынып.
Ә күкләре һаман елый әле...
Күз кабагы беткән шешенеп.
Мин ямаулык эзлим... җилдә туңып.
Их, ямыйсы килә дөньясын!
Төн пәрдәсен кайдан ачып була?
Иртәгәмә минем көн язсын.
Ертык күлмәк, ертык күңел генә...
Иләсләнгән ахры җилләре.
Ямаулык та сорый алмыйм әле...
Тамагыма кичә җил бәрде...
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев