ФӘНИЛ ГЫЙЛӘҖЕВ: «ТУКАЙ ЯТИМНӘРЕ»
Фәнил Гыйләҗев шигыре
Тукай һәйкәле янында сукбайлар йоклап ята.
Ә ул, әйтерсең, аларны шигырь укып юата.
Шигырь укый хәзер Тукай Мәскәүнең иң түрендә,
«Тотса мәскәүләр якаң», – дип, як-якка төкеренә...
«Тотса мәскәүләр якаң», – дип, ачындың татар улы.
Якага түгел, телләргә үрелде Мәскәү кулы.
Үрмәләде үпкәләргә якадан урыс кышы,
Ничә гасыр ютәллибез кайтаралмый бурычны.
Авызлар тулы кара кан, кыйган юк төкерергә,
Арабызда үрчи бара телсезләр, бөк(е)реләр...
Ничә буын үсте, үсә кисек тел-иман белән.
Кителде күңел кыллары, изелдек «Иван» белән...
«Ваня» исемен күтәрде күпме татар малае,
Кысалар кысылган саен, үзаң барды тараеп...
Татарлыктан бу тарлыкка төштек әле без нигә?
Телләребез «тырмаланды», маңкортлашты әниләр...
Сәясмәннәр кәнәфигә ябышып сакауланды,
«Тырмалы» Мәскәү сөя шул шамакай, сакауларны...
Күпләр эчтән дөрләп-көеп, саргая бара һаман,
Кипкән яфрак тәкъдирләре, билгеле, була яман...
Син дә корыдың яфрактай, язларда корыдың шул,
Урыс кышыннан үпкәңне үптереп туңдырдың шул...
Мәскәү уртасында бүген шигырь укый синең сын,
Сәрхуш сукбайлар төш күрә, тоеп шигырь җылысын.
Син үзең дә сукбай булып йөргәнсең өйдән өйгә,
Инде Мәскәү үксезләре аяк очыңа килә...
...Инде Казан ятимнәре аяк очыңа килә...
«Идел» журналы 16+
Теги: шигырь, Фәнил Гыйләҗев, Тукай ятимнәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев