Логотип Идель
Әдәбият

Габдрахман кайгысы

Көзге яңгырлар башланганчы, Габдрахман коймасын буяп куярга булды. Көн кояшлы иде, шуңа күрә ул иртәрәк торып, буяу-фәлән сата торган җиргә китте. “Көн шундый матур бит!

Көзге яңгырлар башланганчы, Габдрахман коймасын буяп куярга булды. Көн кояшлы иде, шуңа күрә ул иртәрәк торып, буяу-фәлән сата торган җиргә китте. “Көн шундый матур бит!

Бүген булмаса, кайчан шундый кояшлы көннәр була да, кайчан ул койманы буйыйсың. — Дип уйлады ул. Инде ярты сәгатьтән Габдрахман кибеттән күтәренеп кайтып та керде. Ул үз алдына нидер җырлый-җырлый, төзелеш материаллары эмблемасы сугылган шыгырдавык пакетыннан әйберләрен бушатты. Пакетында ике пумала, буяу һәм буяу эретә тоган сыеклык та бар иде. Буявын башка, кечерәк савытка салды да, ниндидер үзенә генә хас бер ләззәт белән койманы буярга тотынды.

e67

Габдрахман буяуга пумаласының очын гына манып, сак кына, агызмый-тамызмый, коймасын буяды. Бик рәхәт иде аңа. Урамда кошлар сайрашалар, көзге кояш арканы әкрен генә җылыта. Күрше бакчасында соңгы чәчәкләр, георгин һәм бархоткалар, күңелгә ниндидер ямь, рәхәтлек хисе биреп, атып утыралар. Менә дигән көн! Тиздән инде койма да буялып беткән иде… Тик.. Буяу.. Ни кызганыч, буяу гына бетмәде. Габдрахман як-ягына каранып, тиз генә, теге көздән үк, “буяу таләп иткән” тутык тимер баскычны күреп алып, аны да буяп куйды. Ә буяу һаман бетми дә бетми. Инде, әрәм булмасын дип, алмагачка терәтеп куйган тырма сабына да пумала тиде. Ә буяу һаман бетми дә бетми! “Бакча ягыннан керә торган ишек тә тутыгып бара…”, — дип уйлады Габдрахман, уйлады да һәм шундук аны буярга да тотынды. Тик буяп бетерәм дигәндә генә, кисәк кенә буявы бетеп ките. Ишекнең нәкъ уртасында буяп бетермәгән бер өлеше калды. Шул бәләкәй генә түгәрәк формадагы буялмый калган урын Габдрахманныңың кәефен бозды. Башта ул аны шулай калдырмакчы иде. Ләкин аның туктаусыз эче пошты. Эх! Шул тырма сабын буямасам соң! — дип орышты ул үз-үзен. Күзләре үзеннән-үзе, буялмаган түгәрәккә карады. Габдрахманга ул “буя мине, буя инде мине!” — дигән сыман булды. Җитмәсә көн дә шундый матур бит! Әле таган шундый көннәр кайчан була да, кайчфан ул ишекне буяп бетерәсең?! Чыдамады. Арыган булуына карамастан, буяуның төсен карады да, тагын кибеткә йөгерде.

Ярты сәгатьтән ул инде янә бакчада, бер кулына пумаласын тотып, хәзер индеф тулысынча буялган ишеккә карап рәхәтлек кичерә иде… Берничә минут шулай рәхәтләнеп торгач, аның күзе буяу савытына төште… анда бик күп буяу калган иде… Габдрахман уйга батты. Аны тагын кайгы басты…

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев