Логотип Идель
Әдәбият

Гөлләр һаман су сорыйлар

Беренче китабым дөнья күргәнгә дә 50 (!) ел узган икән – шаккатып уйланам. Әле кичәгедәй истә: Сибгат ага Хәким кереш сүзе («Хәерле юл!») белән 1966 елда басылып чыккан «Гөлләр су сорый» исемле ул нәни китабыма Казанда һәм Уфада дүрт мәкалә-рецензия чыкты.

Беренче китабым дөнья күргәнгә дә 50 (!) ел узган икән – шаккатып уйланам. Әле кичәгедәй истә: Сибгат ага Хәким кереш сүзе («Хәерле юл!») белән 1966 елда басылып чыккан «Гөлләр су сорый» исемле ул нәни китабыма Казанда һәм Уфада дүрт мәкалә-рецензия чыкты.

Бишенчесе – Хәсән ага Туфанныкы, ул аны Язучылар берлегенә рекомендация итеп язган иде, соңыннан (1967 елның гыйнварында) «Казан утлары» журналында басылды. Әйе, әйе, минем бу китап дөнья күргәч, әле 1965тә үк балалар өчен китабы басылган Равил Фәйзуллин белән икебезне шигърият секциясе СССР Язучылар берлегенә тәкъдим итте. Яшьләрне берлеккә алу бик сирәк шатлыклы хәл иде ул елларда (миңа егерме биш яшь булса, миннән ике яшькә кече Равил егерме өчтә әгъза булды, озак еллар иң яшь берлек әгъзасы саналып, Мәскәүләрдә докладларда исеме керде. Иң яшь идарә әгъзасы, иң яшь делегат һ.б. иде...). Ә шул 1966 елның язы, инде тансык китап белән Тукай һәйкәле янына бару, шигъри митингта – шагыйрьләр бәйгесендә катнашу, аннан Тукайның 80 еллык бәйрәм тантаналарында – Казанда, Кырлайда, хәтта Мәскәүдә юбилей кичәләрендә шигырь уку – шул бәхетле елның онытылмас истәлекләре.

Моңа – нәкъ илле ел!..

Аннары – кырыкка якын китап дөнья күрде: татарча, урысча, башкортча... Юка һәм калын китаплар, шигырьләремнең өч томлыгы һ.б. «Мәңгелек сусау» һәм «Газәлләр» исемле китапларым өчен Тукай премиясен алу (2008 ел) бәхете тиде, аннан – Татарстанның халык шагыйре исемен (2012 елда)...

Әмма юлның башы – шул «Гөлләр су сорый». Менә бүген һич көтмәгән 75 язым белән кавышып, инде гомеремнең көзенә кереп баруымны сизсәм дә, һаман ул гөлләрнең – димәк, шигъри хисләрнең «су соравын», юлның дәвамын көтүен дә тоям. Үз юлым бар дигән ышанычым да, шөкер, исән әле. Укучылар – бүгенге яшьләр ни әйтер тагын. Яшьлек – иң аяусыз хөкемдар: аның моңа табигый хакы да бар!

Ирләр булыйк

Ирләр булыйк һәрвакыт

һәм һәр адымда.

Малай чакта —

уйнаганда,

Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.

Кыйналганда.

Ирләр булыйк — үсмер чакта,

Беренче кат яратканда:

Яшьтәш кызыңа оялып бер көн аңлатканда.

Үпкәләшеп йөрешкәндә,

Килешкәндә.

Ирләр булыйк —

Якыннардан аерылганда

Һәм аларны сагынганда.

Егет булгач — юллар үтеп арган чакта,

Ерып булмас карурманда калган чакта,

Куркынычның күзенә карап барган чакта, —

Тормыш таләп иткән һәр урында,

Утта, суда.

Ирләр булыйк —

Мәхәббәттә җиңелгәндә,

Чигенгәндә.

Кайгы һәм шатлык килгәндә,

Мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә…

Акыл һәм дәрт көрәшкәндә.

Вәгъдәләрдә…

Ирләр булыйк — ир булгач та,

картайгач та.

Ирләр булыйк!

Һич югында

Күк гөмбәзен

иңебездә

Бары бер көн тотып торыйк!

Ирләр булыйк!

 

Төнге романтика

Тәрәзәмне ачкан төнге җилләр,

Әллә үзем өйдә юктамы?!

Йөрәгемә минем тынгы бирми —

Давылмы ул, романтикамы?!

…Һаваларда ак болытлар ага,

Чакыра күк мине юлларга;

Шул болытка тотынып күккә менсәм,

Карар идем төнге дөньяга.

А, юк!

Болытларга карап көнләшмимен,

Көнләшмимен алар биек, дип…

Йөрәк, болытлардан биегрәк —

Югарыга меник?! Меник, дим…

Балкып янган күкнең йолдызлары

Җем-җем итә, безне күзлиме?!

Әллә җирне матуррак диме?

Якыная җиргә — түзмиме?!

Юллар!

Алар каян гына үтми,

Үтә җирдән, үтә күк аша.

Ләкин бүген, ахры, юллар башы

Йөрәгемә минем тоташа.

Давылларда — йөрәк. Ә урамда

Кемдер, әллә эше юккамы,

Кычкыра күк, янар бу яшьлеккә

Ят нәрсә дип… романтиканы.

Ә йөрәгем әйтә күк аңа:

— Бөтен тын дөньясын үзеңә бирәм,

Тик кагылма романтикама!

Кеше — гашыйк

Җир кешене һәрчак ашыктырган

Гасыр, еллар буе.

Ашыгып сөя кеше, аннан ашыгып

Уза, диләр, туе.

Мин дә ашыгам алга, елларыма

Йөрәк ачып менә.

Ашыктыра Кояш, йолдыз мине,

Җилләр ашыктыра.

Йә суыта дөнья, йә тирләтә,

Яки ачыктыра.

Кузгалырга, алга юл алырга

Форсат ачып тора.

Нинди бәхет! Һәрбер көне белән

Дөнья ашыктыра.

…Яши ала шулай ашыгып җирдә

Бары гашыйк кына.

 

Мин дөресен сөйлим

Мин дөресен сөйлим:

Җирдә күп кешенең ялгышларын күрәм,

Үземнекен белмим.

Ялгышымны күрсәтүчеләргә

Озын гомер телим.

Мин бер матур кызны беләм,

Яшерен сөеп йөрим.

Кара күзе өчен сөям,

Курнос борынын сөймим.

Җирдә күп кешене сөям,

Һәм шулай ук

Мин күпләрне сөймим.

Ләкин дөресен сөйлим:

Мин берәүне —

мине сөймәгәнгә сөям

Һәм берәүне —

сөйгән өчен сөймим.

Йолдызларның төнлә януын беләм.

Алар күпме? — Белмим.

Ләкин шул ук йолдызларның

Миннән соңгы гашыйкларга

Калуларын телим.

Мин үземнең ничек тууымны

Хәтерләмим, белмим.

Ләкин беркөн үләсемне беләм,

Мин үлемне сөймим.

Тик үземә җиңел тормыш түгел,

Җиңел үлем телим.

Мин дөресен сөйлим!

 

Укытучы

Уч төбенә куеп Җирне гүя,

Бүгенгесен аның, үткәнен

Күрсәтте ул безгә… урап кайттык

Күрелмәгән илләр үтәли.

Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен

Көрәшергә безне өндәде:

— Яратыгыз Җирне! — диде һаман,

Ләкин:

— Мине яратыгыз! — димәде.

Аңа бүген еллар аша карыйм:

Көлеп басып тора күңелдә…

Ах, хәйләкәр абый!

Җирне, кешеләрне яраттырып,

Яраттырган икән үзен дә!

 

Җилкән

Җилкәннәрне ефәк җил күтәрде,

Тын ярларны инде калдырам…

Авыр миңа, гүя гомерлеккә

Туган җирдән бүген аерылам.

Тиргәмәгез мине, сөйгән дуслар,

Тиргәмәгез ерак киткәнгә.

Сезгә, бәлки, утрау күбрәк ошый,

Диңгез кирәк ләкин җилкәнгә.

Җилкәннәрне тагын җил күтәрде, —

Җилгә җиңел… Ә соң күңелгә?!

… Бик еракта инде тын яр булып

Малай чагым минем күмелә.

Диңгезләргә илтә хәзер юлым,

Мин күрмәгән ерак җирләргә.

Ярдан һаман ерагайган саен,

Җиңелрәк икән җилкәнгә!

 

***

Дусларымның бер дусы мин,

Ә мин үзем — мең дуслымын.

Исән чакта, дуслар, бүген

Әйтеп калыйм шушы сүзем:

— Сезнең өчен бер кеше мин.

Минем өчен, дуслар, сез — мең.

Шатлык сезгә минем гомер.

Үлсәм — кайгы, меңгә ул — бер…

Мөмкинме тик, дуслар, үлү?!

Мең дуска — мең кайгы бүлү?!

Мең дуска дус булып һаман,

Шатлык белән җирдә калам.

 

Исемнәр

Мин исемнәр яратучы.

Гаҗәпләнмә, нигә? димә.

Байрон исеме, Пушкин исеме,

Һейне исеме ошый миңа.

Гаҗәпләнмә — Эдисоннар,

Колумблар да миңа якын;

Җәлил исеме! Һәрберсеннән

Никадәрле мәгънә таптым.

Мин исемнәр яратучы:

Минем йөрәк,

йолдызларны үзенә җыйган

Күк шикелле,

Мең-мең исем белән тулган.

Мин исемнәр яратучы.

Ә күп вакыт… яратмаучы!

Гаҗәпләнмә, нигә? димә:

Сөйми карыйм дошманнарым исеменә,

Һәм кайвакыт үз исемем дә

Чиксезлектә очып йөргән

Мамык-йондай тоела миңа!

 

Чакыру

Кайтыгыз, минем сөюнең

Былтыргы бураннары!

Югыйсә, артык бушанды

Күңелнең урамнары.

Кайтыгыз, җилне-давылны

Тынычтан артык күргән,

Тын йортның ишеген ватып,

Урамга чыккан көннәр.

Кайтыгыз, йолдызлы төннәр,

Беркатлы өметләрем;

Кайтыгыз, кыш үскән гөлләр,

Йокысыз минутларым.

Кайтыгыз, былтыргы карлар;

Кайтыгыз, сезгә карыйм!

…Гөнаһсыз чакның карына

Гөнаһлы исемем языйм.

Кайтыгыз, минем сөюнең

Былтыргы бураннары!

Бушанды, артык бушанды

Хисемнең урамнары!

 

***

Ничә тапкыр инде йөрәк мине

Әйдәп гөлбакчага китерде.

Чәчәк атып килгән япь-яшь гөлләр,

Эсселектән арыган шикелле,

Су сорыйлар… яшь кыз ашыга-ашыга

Су китерә гөлгә сибәргә.

Гөл яраткан уйчан шул чибәргә

Бер серем бар. Ничек сөйләргә?

— Мин дә, мин дә шундый бер гөл, чибәр,

Чәчәк аттым — йөрәк ашкынды…

Синең алда җилдән бөгелгән бер

Чәчәк итеп идем башымны.

Оялчан да, таләпчән дә яшьлек,

Тели шашып-шашып сөяргә.

… Күрәсеңме, гөлләр су сорыйлар,

Су сорыйлар… Кирәк сибәргә.

 

Фото: muzagit.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Шигърият, Рәдиф Гаташ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев