ГӨЛНАЗ ГАЗИЗОВА: «Мин кайтырмын төгәл биш минуттан»
Гөлназ Газизова шигыре
Мин сиңа кайтырмын төгәл биш минуттан,
Казанның яңгыры аркылы,
Керермен кемнеңдер төшенә, өненә, өенә узармын,
Сузармын ят көйләр сагышын.
Һәм кызыл пәлтәгә төренеп, әйтермен:
Кайттым дип, үз түгел өемә.
Мин сиңа кайтырмын төгәл биш минуттан.
Кайтырмын чын булган өнемә.
Казанның һәр көзге тамчысы төренеп бу җылы сагышка
Кабатлар, кайттык дип, көтелгән кыйтгага,
Кайтылды дип, көткән тарафка.
Син узарсың иң түр бүлмәгә,
Сузарсың безләргә үз көйләр
Һәм әйтерсең: читтән кайтканда,
Никадәр үз диеп, бу өйләр.
Авызын каплаган әлифба тышлары
Җырыңа ясинең укырлар,
Карының түреннән туачак җаннарың
Әлифен кабатлап сузарлар.
Кабатлар усаклар җырларын
Тамбовта да, безнеңчә җырлар,
Һәм елар шагыйрьләр зарларын.
Кайдадыр онтылып отылган...
Алар да, кайчандыр,
Узгандыр МКАДның ул ягын,
Кабатлап, татарның, моңнарның, сүзләрнең барлыгын.
Син кайтырсын, төгәл әйтелгән сәгатькә
Билгеле шәһәрең катына
Һәм әйтерсең:
«Миңа яшәргә бирелгән.
Татарның. Ясины чагына».
Һәм пәлтә кызылың шәфәкъкә буярсың,
Җилкәңнән тамчылар кагарсың.
Елмаерсың. Кемнәр бу җирдә
Татарның авызын капласын?
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев