Логотип Идель
Әдәбият

Гүзәт затлар елмая

Хатын-кыз шаяра аламы? Шактый кызыклы бу сорауга 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, әйдәгез, гүзәл затларыбызның иҗаты белән җавап биреп карыйк.

Хатын-кыз шаяра аламы?
Шактый кызыклы бу сорауга 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, әйдәгез, гүзәл затларыбызның иҗаты белән җавап биреп карыйк.

Ләкләк

Кайсы биргән адресымны,
Кем өлгергән әләкләп?
Кызу июль иртәсендә
Очып килде бер ләкләк.

Миннән сорау-нитү дә юк,
Алдан да бирми хәбәр:
Килгән томшыгына тагып
Ак төргәк, бавы – зәңгәр,
Малай үстерәсе була,
Миңа калдырса әгәр.

– Мин бит яшь! – дип тә карадым,
Юмаладым, алдадым.
Әмма шулай да төргәген
Алмый кала алмадым.

Онытылды дискәтүкләр,
Таңга чаклы биюләр.
Җыелышып дуслар белән
Кунакларга йөрүләр.
Шушыдыр инде койрыкның
Ябышуы, диюләр.

Тормышымны үзгәртергә
Ләкләк килүе җитте –
Бер мизгелдә шаян кыздан
Балалы ана итте.

Инде тагын килсә бу кош
Таптым бит җай алдарга –
Танышларым адресларын
Тапшырырмын аңарга!

Гөлназ ТАЛИПОВА

Замана әбие

Заманадан калмыйм, диеп,
Алып куйдым компьютер.
Хәзер инде балаларым
Авылга ешрак кайтыр.
Юрауларым рас булды бит –
Өзелмим кунаклардан.
Компьютерым һич бушамый
Яраткан оныклардан.
Интернет, дигән әйбергә
Керәләр дә китәләр.
«ВКонтакте»да аралашып
Хәлдән таеп бетәләр.
Әллә чынлап сөйлиләрме,
Белмим, бу – көлүләре? –
Интернетта җиңел, диләр
Оҗмахка керүләре.
Алай булгач, көтеп тормыйк
Җанның күккә очканын.
«Бисмилла» дип эләктердем
Компьютерның тычканын.

Люция ӘБЛИЕВА

Замана тукмаклары

Замана үзгәрде, диләр,
Зәмине үзгәргәндер.
Бу зәминнең берни түгел –
Йөрәге күгәргәндер.

Заманымы, зәминеме –
Белмим, нидер үзгәргән:
Нәрсә соң бу, аералмыйм
Хатын-кызны ирләрдән?

Нәфислек юк хатын-кызда,
Батырлык юк ирләрдә.
Гел хатын-кыз эшләп йөри
Ирләр эшләр җирләрдә.

Ирләр тырнагын буяган,
Хатын-кыз тоткан балта.
Ирләрнең күкрәкләрендә
Зур-зур... имчәкләр калка.

Тугыз айлык көмәнгә тиң
Ирләрнең корсаклары.
Сәясәтчеләр кулында
Ирләр дә курчак бары.

Ихлас сүз күптән җан биргән,
Җир ачулана шуңа.
Хатын-кыз шәрә урамда,
Почти анадан тума.

Сәясмәннәр: бар да яхшы, –
Диләр, – без булдырабыз!
Алай ук булдыралмаслар,
Бер ир-атка – унбиш кыз!

Ниләр күрәселәр бардыр,
Күңелдә – шом да шөбһә...
Хатын-ат һәм ир-кызларның
Җаннарын чаксын шөпшә!

Нәҗибә САФИНА

фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: март бәйрәмнәре 8 март, хатын-кызлар көне, бәйрәм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев