Логотип Идель
Әдәбият

ИДЕЛ АГА

Равил Фәйзуллинның "Идел" архивындагы шигыре

Равил Фәйзуллин

Идел ага. Пароходтан – 
акчарлаклар, таллар кала, 
моңайган авыллар кала, 
керәшәле ярлар кала.

Идел ага. Күпме аккан
ул Ра булып, Әтил булып, 
Волга булып... Зур дәрьяга 
халыклардан вәкил булып.

Идел ага. Кешеләр буса, 
җәелеп ага, тулып ага. 
Дулкын булып кына түгел,
 җыр-дастаннар булып ага.

Идел ага. Исе китми 
дәверләргә, ялганнарга. 
Гамь кирәкме каберләре
 су төбендә калганнарга.

Идел ага. Ил барыбер 
Идел-йортын онытмады. 
Ярларында яши бирә 
Идегәйнең оныклары.

...Идел ага. Без агабыз. 
Артта – маяк, саллар кала. 
Култыкларда пристаньнар, 
яулык болгап ярлар кала.

Идел ага. Ул – мәңгелек. 
Кай елгалар кибеп кала. 
Иделең белән акканда 
Җанда барыбер өмет кала.

«Идел», 1989 ел, N1

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев