Логотип Идель
Әдәбият

ҖИҢЕЛ ДИМӘ (Равил Фәйзуллин дүртьюллыклары)

Равил Фәйзуллин шигырьләре

Равил Фәйзуллин шигырьләре

Җиңел димә
Шатлыкны бик җиңел димә.
Кайгыны бик авыр алма.
Һәр икәве – олы сынау
кешелеге булган җанга.

Аңладым да…
Акыл белән Чаманы гел аңладым.
Тик шуны Хисемә аңлата алмадым.
Чеби чакта филне екмак булып йөрдем.
Арыслан чагым җиткәч, чебен ауладым.

Җиңел түгел
Нахактанмы, пычактанмы – 
җиңел түгел яра.
Гөлнең дә, багананың да
күләгәсе кара.

Бу заманда
Шагыйрь булсаң, дөнья өчен
даның, януың кирәк.
Януыңны халыкларның
күмәк тануы кирәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев