Логотип Идель
Әдәбият

ИҢЕМДӘ АК КАНАТ - ЕФӘКТӘН! (Эльвира Һади шигырьләре)

Таң атмас учларда, Соң инде...

"Идел", архив, 2008, №1.

***

Син йокла, күзләрең йом инде,
Толымын таратты көзләр дә,
Таң атмас учларда,
Соң инде...

Төшеңә ашыкмыйм,
Тын инде...
Бер уртак җылыдан үрелгән
Һәм караш - сихерле
Моң инде!
Соң инде!
Соң инде!
Соң инде!

Рәшә
Салкын. Тып-тын. Рәшә:
Дулкын булып дәшә
Ай - корабка өнсез төн-диңгез.

Кемдер йоклый алмый.
Ә мин мәңгелеккә:
"Ул йөрәкне миңа бирегез!"

Уфтанулар... - туйган!
Берәү әйтте сыман:
"Түзәр, бәклки, җәйләр шиңгәнче..."

Йөрәгемдә - яра,
Ялгызлыктан арам...
Яшь йөрәккә нурлар иңсәче!
Бәхетемә сусап,
Өметләргә кол чак...

... Күзләренә аның наз игез!
Әнә, җырга төрә
Һәм пышылдый төнгә:
"Яшь йөрәкне миңа бирегез!"

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев