Логотип Идель
Әдәбият

Ике мин (Юмореска)

Әлегә кадәр үземне шактый булдыклы кешегә исәпләп йөри идем, җәмәгать. Үзегез уйлап карагыз: гомер буе берьюлы ике урында эшлим: «Тулпар» журналында да баш мөхәррир урынбасары йөген тартам, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында да укытам. Кандидатлык диссертациясен дә якладым, доцент гыйльми дәрәҗәсен дә алдым. «Барыбер матбугатта эшлисең, ул өлкәне энәсеннән җебенә кадәр беләсең, башкаларга да өйрәтерсең», – дип, миңа журналистика бүлегендә татар әдәбияты дәресләрен алып баруны йөкләделәр.

Әлегә кадәр үземне шактый булдыклы кешегә исәпләп йөри идем, җәмәгать. Үзегез уйлап карагыз: гомер буе берьюлы ике урында эшлим: «Тулпар» журналында да баш мөхәррир урынбасары йөген тартам, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында да укытам. Кандидатлык диссертациясен дә якладым, доцент гыйльми дәрәҗәсен дә алдым. «Барыбер матбугатта эшлисең, ул өлкәне энәсеннән җебенә кадәр беләсең, башкаларга да өйрәтерсең», – дип, миңа журналистика бүлегендә татар әдәбияты дәресләрен алып баруны йөкләделәр.
Шатланып ризалаштым. Шулай, вуз белән журнал арасында йөгереп, егерме елдан артык вакыт үткәнен сизми дә калганмын.
Тик бер көнне башка күсәк белән тондыргандай булды: Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һөнәри стандартлар турында махсус карар кабул иткән икән. Аның буенча мин дә, матбугатта эшләп, инде пенсия яшенә якынлашып килгән хезмәттәшләрем дә «профнепригодный» булып чыкты! Чөнки журналларда бүлек мөхәррире һәм аннан да югарырак вазыйфада эшләүчеләргә мотлак һөнәре «журналист» дип язылган диплом кирәк икән. Ә без бит инде гади «филолог»лар – тел-әдәбият белгечләре. Димәк, мин – егерме елдан артык, кемдер исә – гомер буе, «дөрес» урында эшләмәгән булып чыкты. Кемнәрнеңдер хәләл икмәген ашап ятканбыз. Хәтта Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге журналистлар премиясе лауреатларының да күпчелеген матбугатка якын җибәрергә ярамаганлыгы ачыкланды. Чөнки – алар филологлар. Ул гына да түгел, араларында авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган кичәге зоотехник та бар икән. Ни файда аның шәп шагыйрь, урыс телен су кебек эчкән тәрҗемәче, оста журналист, берничә китап авторы булуыннан! Журналист дипломы юк икән, йөрсен шунда авылда, сыер койрыгын борып!

Журналларда эшләүчеләр, башларын тотып, редакция коридорлары буенча йөгерештеләр, нишләргә дә белмәделәр. Ярар, баш булса, элмәге табыла дигәндәй, чарасы табылды. Мин эшләгән университетның журналистика бүлегендә читтән торып укып чыгып, «бакалавр» квалификациясен алырга мөмкин икән. Дөрес, уку түләүле – икенче югары белем бит! Өч ел «гранит кимерү» өчен йөз илле меңләп сум акчаңны кесәңнән чыгарып салырга кирәк. Аннан квалификациясе дә сәер бит әле аның. Юньле нәрсәне бакалавр дип атамаслар. Үзе – бака, үзе – лавр, ниндидер экзотик француз ашы кебек яңгырый. Анда гына бакаларны лавр яфракларына төреп, пешереп ашыйлар ди бит.

Ярар, булдыклы кеше бит мин, киттем үзем укыткан университетның үзем укыткан бүлегенә… укырга керү өчен документлар тапшырырга. Үзем тапшырып йөрим, үзем оятымнан кызарып чыктым: ничә ел буена шыр надан филолог башым белән булачак журналистларның миләрен черетеп йөргәнмен бит! Газета-журнал тиражларының елдан-ел аска тәгәрәвенең төп гаеплесе – мин икән. Надан филолог ничек акыллы журналист әзерли алсын инде! Песи көләр! Йөргән шунда Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Риза Фәхретдин, Фатих Кәрими, Шакир Мөхәммәдев кебек әдәбият классиклары газета-журнал чыгарып… Журналист дипломнары булмаганга күрә, ул «Шура», «Ялт-йолт», «Карчыга», «Әлгасрел-җәдит», «Вакыт» кебек газета-журналлар ябылып беткән дә инде! Хөкүмәтебезгә рәхмәт – күзләрне ачты! Юкса безне дә шул ук язмыш көтәр иде… Тик шунысы гаҗәп: ни өчендер миңа, надан филолог-доцентка, булачак журналистларны укытырга ярый, ә үземне матбугат эшенә якын да җибәрергә ярамый. Тыйгач-тыйгач, укытуын да тыярга иде инде аның! Ярар, анысын сөекле Хөкүмәтебез киләчәккә калдыргандыр, дип уйлап тынычланган булдым.

Шулай итеп, август аенда университет кассасына бер ел өчен акчамны илтеп түләдем дә укырга кереп киттем. Иң кызыгы шул: үзем укыйсы I курс «заочник»ларга әдәбият дәресләрен үзем укытырга тиеш икәнмен. Үзем укыйм, үзем укытам, үзем имтихан алам булып чыга инде. Ярый, ни булса да булыр дип, киттем беренче лекциягә. Аудиториягә килеп кердем. Карыйм: студентларның күпчелеге – хезмәттәшләрем, кем әйтмешли, «знакум»нар. Шулай булса да, тәртибенә туры китереп, эшне үзем белән таныштырудан башладым.
– Илдус Камил улы Фазлетдинов булам. Быел сездә әдәбият дәресләрен алып барачакмын, – дидем. Журналда бергә эшләгән иптәшләрнең кайберләре «йә күрсәт осталыгыңны», дигән кебек мыек борып, елмаешып куйдылар. Мин исә:
– Йә хәзер, сезнең белән танышып чыгыйк инде, – дип, студентлар исемлеген укый башладым.
– Кулатова!
– Монда!
– Сафин!
– Монда!
– Фазлетдинов!
Тынлык…
– Фазлетдинов, дим!
Шулчак Фазлетдиновның үзем икәнлеген исемә төшердем дә, иң алдагы парта янына йөгереп барып басып:
– Мин! – дип җавапладым.
Аннары кабаттан кафедра артына, укытучы урынына кире кайттым да:
– Укытучы фамилиягезне атаганда, шунда ук җавап бирергә кирәк… – дип, канәгатьсез генә мыгырдандым.
Студент Фазлетдинов доцент Фазлетдиновның бу сүзләреннән кызарып ук чыкты.

Доцент Илдус Камил улы буларак, тактага теманы язып куйдым: «Габдулла Тукайның журналистика өлкәсендәге эшчәнлеге». Аннары студент Фазлетдинов сыйфатында, телемне чыгарып, тырыша-тырыша аны дәфтәремә күчердем. Лекцияне башлап җибәрдем. Укытучы буларак бер җөмлә әйтәм дә, парта артына йөгереп барып, студент дәфтәремә язып куям. Өлгермичә калсам, кабаттан да сорыйм әле. Аңымның доцент өлеше кайчак ризасызлык белдерсә дә, хәлемә керә, кабатлый. Артында укытучы басып торырга тиешле кафедра белән парта арасыннан йөгерә-йөгерә җиде кат тиргә баттым. Мине белгән студент-хезмәттәшләрем аптырамады-аптыравын, ләкин районнардан килгән «заочник»ларның кайсылары, гаҗәпләнеп, имән бармакларын чигә тирәсеннән борды, кайсылары минем кылануларымны телефон камерасына төшерә башлады. Интернетка, «Ютуб»ка эләргәдер инде исәпләре. Ярар, элсеннәр, популярлыгым гына артыр! Ләкин алай гына булып чыкмаган икән шул!

Пар арасында тәнәфескә чыгып, аудиториягә кире керсәм, ни күзем белән күрим, мине ак халатлы ике санитар көтеп тора! Кайсыдыр студент кисәге «моның кәккүге киткән» дип, психиатрия хастаханәсенә шылтыраткан икән. Тегеләре, үләксәгә атылган козгындай, килеп тә җиткәннәр. Тик алар, бәлки, козгындыр да ул, ләкин мин үләксә түгел шул… Бу хәлгә алдан әзерләнгән идем. Кесәмнән башта университет хезмәткәре булуым турындагы таныклыкны тартып чыгарып, ак халат ияләренә күрсәттем. Аннары портфелемнән студентларны укырга кабул итү турындагы ректор әмерен алып, санитарларга суздым. Ике «дүкәминт»тә дә бер үк исем-шәрифләр теркәлүен күреп, тегеләрнең күзе шар булды. Килеп туган хәлне, сез укыган вакыйгаларны бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Аңладылар шикелле. Азактан ачы елмаеп:

– Егетләр, монда интегеп йөрмәгез, сезнең чын клиентларыгыз шушы һөнәри стандартларны чыгарган министрлыкларда утыра! – дип өстәргә дә онытмадым. Санитарлар, ни әйтергә дә белмичә, чыгып киттеләр…
Озак та үтмәде, дәрес тәмамлануын белдереп, кыңгырау шалтырады. Егетләр, беренче уку көненең ахырына җитүен «юарга» дип, сыраханәгә юнәлде. Студент Фазлетдиновны да үзләре белән чакырганнар иде дә, тик доцент Фазлетдинов кыенсынды. Үз шәкертләрең белән кәеф-сафа корып йөрү килешкән эш түгел дә инде. Хәтта аларның берсе үзең булсаң да…

Шулай итеп, айлар узды. Әле студент Фазлетдинов доцент Фазлетдиновка имтихан тапшырырга әзерләнеп ята. Болай артык җәфаламаска тиеш дип өметләнә үзе. Ни дисәң дә, бер тәндә яшиләр бит. Нәкъ Һади Такташның Мохтар карты әйткәнчә: «хәзер, малай, миндә ике «мин»…

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев