Логотип Идель
Әдәбият

Ике солдат (хикәя)

Тик менә нәрсә язган бит… Ул сиңа нинди сынаулар җибәрәчәк тә иманыңның ныклыгын шуның кайсысы белән тикшерәчәк?.. Үлемне кеше балаларына да, үземнекеләргә дә китермә, дияргә ярата әтисе. Болай гына, сүз уңаеннан гына әйтми ул аны. Көн саен биш вакыт намазга баскан Мөбарәкҗан карт ахыр сүзен, инде Ходаем, кеше җаннарын кыюдан сакла, хәрәменнән читтә йөрт, хәләлен насыйп ит, дип бетерә.

Габделкадир, әтиләре кулаклар исемлегендә йөргәч, Кызыл армиягә алмаслар, дип уйлаган иде, алдылар. Исемлеккә беренче итеп нәкъ менә аны язып куйдылар. Ул моңа артык кайгырмады. Эштән дә, авырлыктан да, хәтта үлемнән курыкмый иде. Ходай язганны күрербез, дип уйлады. 
Тик менә нәрсә язган бит… Ул сиңа нинди сынаулар җибәрәчәк тә иманыңның ныклыгын шуның кайсысы белән тикшерәчәк?.. Үлемне кеше балаларына да, үземнекеләргә дә китермә, дияргә ярата әтисе. Болай гына, сүз уңаеннан гына әйтми ул аны. Көн саен биш вакыт намазга баскан Мөбарәкҗан карт ахыр сүзен, инде Ходаем, кеше җаннарын кыюдан сакла, хәрәменнән читтә йөрт, хәләлен насыйп ит, дип бетерә. 
Габделкадир курыкмый дисәң дә, курыкмаслык, шигәймәслек түгел. Җыелыш җыйсалар, сугыш турында сүз чыкмый калмый, Хезмәттән кайтканнар белән сөйләшеп китсәң, безгә бөтен дөнья теш кайрый, нимеч-мимече бигрәк тә, диләр, әле без тыныч кына йөреп кайттык…
Менә-менә афәттәй башка ишеләчәк кебек ул сугыш, чында да башлана калса, дошманына мылтык төзәп атасын күз алдына китерә дә Габделкадир, эсселе-суыклы булып китә. Атасының кырыс дини тәрбиясендә үскән, сүзен сүз иткән егет комсомолга да кермәде, комсомоллар тыйган намазны да ташламады, качып-посып булса да укуында иде. Мөбарәкҗан хаҗи вәгазьләрен тыңлап, догаларын ишетеп яшәгәнгәме, Ходайдан ялварганы, теләгәне дә аныкы ише иде. Урыныннан кузгалып, намазлыгын җыйганда, аның да, и Ходаем, гөнаһларның зурыннан – хәмереннән, хәрәм дуңгыз итеннән, кеше өлешеннән, кеше җанын кыюдан сакла, дип сөйләнүе бер гадәткә әверелгән иде. Ә бит армиягә барсаң, боларның барысы аның алдына килеп басачак…
Иптәше Сантый Шәрәфетдиненең дә хыялы электән үк ничек тә хезмәткә бармый калу булган икән. Кызык та, кызганыч та, бераз көлкерәк тә инде: икенче никрут итеп Габделкадирның ахириен теркәгәннәр. Анысы ярады тагын. Бергә алындылар, бер җиргә китеп тә бардылар, йоклаган сәкеләре дә янәшә булды.
Сантыйныкылар, Себер михнәтләрен күргәннән соң, авылга кайтып егылгач, яңадан тернәкләнеп китә алмады. Йортларында инде башкалар яши, яшелчә бакчалары туздырылган, маллары таратылган иде. Колхозлашу елларына кадәр күкрәк киереп, авылда бер дигән егет булып йөргән Гыйльметдин исемле малайларының кикриге шиңде. Срокларын тутыргач, аталары белән кайтып күренделәр дә яңадан Себерләренә киттеләр. Шунда өйләнеп гаилә корып җибәргәннәр иде инде.
Гыйльметдин белән Шәрәфетдин бергәләп авыл читендә яшәгән ялгыз карчыкның җимерек өен аннан-моннан ямаштырдылар да шунда көннекен көнгә көчкә ялгап гомер итә башладылар. Кәмитит тартып алган өйләрендә йорт хуҗаларының олы малайлары яши иде, ояты кузгалдымы, әти-әниләрен яннарына алдырды.
Менә Ходай хикмәте: үз кулың белән корган йортыңның байлыгын тартып алсыннар да гомер буена кеше күзенә карап яшәгән икенче берәүгә китереп тоттырсыннар, аннан сине, шулар хәленә төшереп, өйләренә үк кертсеннәр. Монысын да сынау дими ни дисең? Үлгәч тә, кешеләргә кылган начарлыкларыңны йөрәгең аша уздырып җәзаларлар, диючеләр хаклы, ахрысы. Мондый сынауларны тормыш үзе дә бер-бер артлы тезеп кенә тора. Сантый Гыйльметдиннең кемгә дә булса начарлыгы да тигәне юктыр югын, әмма ләкин байлыкта вакытта кешеләргә миһербанлы, ярдәмчел дип әйтеп тә булмый иде. 
Шәрәфетдингә килгәндә, ул һәрвакыт, кешенең үзенчә яшәргә хакы бар, дип уйлады. Бил бөгеп тапкан мал булгач, нигә әле алар шул малны һәр сораганга таратырга тиеш?! Менә хәзер үзләренә кем китереп бирә? Ходайның бер хикмәте: тартып алганнар да юньле көн итми, байлыгы таратылганнар да. Алай да тернәкләнерләр, Алла кушса, алар ялкау түгел, тернәкләнерләр…
Шәрәфетдин шулай дип уйласа да, бар өмете анда гына калган Гыйльметдин башкачарак гөманлый иде. Төпчегенең армиягә алынуын белгәч, ул өмете дә киселеп, моңа кадәр дә көчкә ашаган кычыткан ашы белән алабута кушылган ипи тамагына үтмәс булды. Гомер бакый Аллага ышанган, диндар Гыйльметдиннең анда да җаны белән теләгәне әлеге дә баягы ризык түгел, башка иде. Ике кулын учлап иреннәре янына китергән саен, күз төпләрен яшьләндереп, Ходайдан, инде төпчегемнән мәхрүм итмә, картлыгымда карасын өчен исән калдыр, дип ялварды. Гыйльметдиннең сораганы да, Мөбарәкҗанныкы да кабул булды…
Болай да теләмичә генә солдатка киткән егетләргә беренче көнне үк командирлары сыртын кабартты. Икесен бергәләп яшерен землянка казырга дип урманга җибәргәннәр иде. Авылда җир җимертеп эшләгән егетләр ял итеп тә утырмады утыруын, тик, язга чыгуга карамастан, әле тирәндә туң саклаган туфракны казу җиңел булмады. Алар беренче көнне үк планны өзделәр. Отрядка кайтып эш нәтиҗәсен хәбәр иткәч, нигә, ни өчен, дип сорап та тормыйча, шунда ук җәзасын билгеләделәр – сәгать буе стройда йөрерсез, диделәр. Ике егет, теләр-теләмәс кенә, гәүдәләрен көчкә җыеп, лагерь уртасына чыгып басты.
Мәдрәсәдә укыганда бер шкульниктан да белем алган Габделкадир урысча яхшы гына сукалый иде, ил гизеп кайткан Шәрәфетдин тагын да шәбрәк беләдер дисә – юк икән. Әллә соң аңламамышка салышамы? Анысы аңа караңгы…
Кыскасы, болай да аякларында көчкә торган авылдашларны янәшә бастырдылар да командалар үтәтергә тотындылар:
– На-ле-во! На-пра-во! Кру-гом!
«Кругом», диюләре булды, Шәрәфетдин йөгереп тә китте, урман кырындагы лагерь яныннан юкка да чыкты. Сызгыру-кычкыруларның файдасы тимәде – Шәрәфетдин, бернәрсә ишетмәгәндәй, әйләнеп карамады. Инде кич җиткәч, эзләргә чыгарга торганда, урманның икенче ягыннан көч-хәл белән өстерәлеп кайткан егетнең шәүләсен шәйләделәр.
– Кайда булдың? Нишләдең? – кебек сорауларга Шәрәфетдин һичничек җавап кайтара алмады. Аптырагач, Габделкадирга, татарча белеш әле, бәлки, сиңа әйтер, диделәр. Шәрәфетдин иптәшенең соравына күзләрен генә шарландырды:
– Үзләре, урманны әйләнергә куштылар бит, безнең эш – кушканны үтәү инде!
Габделкадир тәгәрәмәде генә, бу ахмак җавапка сабыр калырга тырышып, тәрҗемә итеп бирде.
Әйләнәне аңлап та, әйләнне аңламаган Шәрәфетдин Габделкадирны аптырашта калдырды, тик бу турыда ул һичкем белән дә, хәтта егетнең үзе белән дә сөйләшмәде. Шәрәфетдин икенче көнне көчкә торды, йөгерерлеге түгел, йөрерлеге дә калмаган иде, землянка казырга башкаларны җибәрделәр.
Бу вакыйга онытылган да булыр иде. Шәрәфетдин үзе оныттырырга бирмәде. Нинди генә эш кушсалар да, һич кешечә эшләми, бер-бер мөгез чыгара иде. Ахырдан, түзмәде, командирлары Габделкадирны чакырып алды да егетнең нәсел-нәсәбе турында сораштырырга кереште.
– Алар турында ни әйтим? – диде солдат. – Себергә сөрелгәннәрен сез болай да беләсездер инде… Анкетасы – алдыгызда. Озак еллар без аның белән аралашмадык. Шул нәселләрен Сантый дип йөртүләрен генә әйтсәм инде.
– Сантый кто это такой? Или что? – дип төпченде командир.
– По-русски: придурок, – дип җавап кайтарды Габделкадир. – Сантыйныкылар… Значит, род придурков.
– Надо было с этого и начинать. Вот нас озадачил. Вроде бы нормальный парень, а делает все наоброт, никак не вникнет. Дурак, значит, придурок по рождению…
Аны чыгарып җибәрделәр. Шуннан соң башлыклар бер-бер уйга килгәнгә охшый, дөрес, Габелкадирга әйткән-сөйләгән кеше булмады. Аны шунысы шаккатырды: Шәрәфетдинне бераздан, хезмәткә яраксызга чыгарып, ак билет биреп, сәбәбен башка сау булмавы белән аңлатып, кайтарып җибәрделәр. Гыйльметдиннең теләге кабул булды. 
Их, ди иде Габделкадир, сугыш землянка казудан гына торса… Норманы үтәр дә үтәр иде инде ул. Андый эшләрне кырыйга куеп торып, аларны снайперлыкка өйрәтә башладылар, имеш, кем дә кем мишеньнең алмасына тидерсә, шул кеше генә снайперлар арасына кертеләчәк. Габделкадир, шунда эләгүдән куркып, гел күзен йомып кына ата, тик, каһәр суккыры, һәрвакыт алманың иң үзәгенә барып тия иде. Шулай итеп, гомер бакый күзлек кимәгән, кичен китапны ут яндырмый да укый алган Габделкадирны снайперлар исемлегенә дә беренче итеп яздылар. Сугыштан курыккан иде, анысы – башланмады. Әтисе моңа бик сөенде, теләгән теләкләремне Ходай ишеткән дип, намаз саен, Аңа баш орды.
Себер сазлыкларында черүдән котыла алса да, кулак исеменнән котыла алмады Мөбарәкҗан. Малаен, юк кына гаеп табып, шуннан соң әллә нәрсәләрне казып чыгардылар да, ерак бер якка алып китеп өтермәнгә  яптылар. Ул вакытта Ватан сугышы башланды. Дошманыма мылтык күтәреп барырга язмасын, дигән Габделкадирның сораганы чынга ашты: штрафной батальонга эләкте дә коралсыз-нисез сугышка керде. Беренче һөҗүмнән соң егетнең үле гәүдәсен кырдан табып алдылар.

 

"Идел", 2015

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Ватанны саклаучылар көне, 23 февраль Рифә Рахман Ике солдат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев