Логотип Идель
Әдәбият

Илфак Хафизов шигырьләре

Илфак Хафизовның бәянен укыгансыздыр, шигырьләрен дә тәкъдим итәбез!

Илфак Хафизовның бәянен укыгансыздыр, шигырьләрен дә тәкъдим итәбез!

Куе томан

Куе томан иңгән җир өстенә –

Баш очыннан болыт үткәнме?

Тирә-юнем серле, ә читтәрәк?

Ә читтәрәк дөнья беткәнме?

Караңгы төн иңгән җир өстенә

Һәм күкләргә йолдыз җыелган.

Ае юк шул, әллә шуңа микән

Ап-ак болыт тауга сыенган...

 

Килешәм

Киңәш итеп миңа күпләр:

«Син яшь әле, ахмак, юләр...

Ходай биргән гомереңне

Кешеләрчә яшә!» – диләр.

«Артык тирән казыйсың бит,

Бәла-каза аз түгел бик...

Бүгенге көн тәртипләрен

Үзгәртәм дип тилермә тик...»

Килешәмен: мин яшьмендер,

Тәҗрибәм дә бик аз әле,

Йөрәгемнең «дөреслек» дип

Юләрләнеп типкән мәле...

«Ходай» дигән сүзгә качып,

Мәгънәсен дә белми ачык,

Күпләр кебек яши алмыйм,–

Кыйбла якка тәре асып...

 

Кызым футбол уйный

Биек үлән баскан болыннарны...

Кызым футбол уйный.

Капкада

Үзем торам.

Эшем көтәр әле...

Чалгы бераз читтә

хәл ала...

Сүзләр

Ак кәгазьгә сүзләр язам,

Кирәген, кирәксезен...

Тирән мәгънә салынганын

Һәм дә буш булган сүзен.

Күп вакытлар үтә безнең

Тузга язмаган сөйләп,

Тып-тын торасы урында,

Кирәкмәгәнне көйләп.

Кешене тыңламыйбыз без,

Үз кайгыбыз көчлерәк.

Башкаларны аңлар өчен,

Илаһи зур көч кирәк.

 

Бары уен...

Бикләп куйдым

кызчыгымны

Кочагымның бигенә.

Этә-төртә тыпырчынгач,

Шуып чыга үзедә...

“Чыктым, качтым, җиңдем”,– ди ул!

Сөенәбез бергәләп...

Бары уен:

без көләбез,

Котырабыз тәгәрәп...

 

Көтмәгәндә

Тукта, кызым,

Кочыйм әле,

Яратыймчы үзеңне...

Бер кочу да

Көтмәгәндә

Яшьләндерде күземне...

Дүртьюллыклар

Бетте...

Бетте хәзер һәрберсе дә

Үз-үзенә бикләнеп,

Ир – хатыннан, ата– улдан

Яши кайчак шикләнеп.

 

Курыкканда

Авылыма кайткан чакта,

Килеп чыкты бер болыт:

Үзем куркам, үзем басам,

Утыз да кырык, утыз да кырык.

 

Күңел елау

Заманалар үзгәрде бит,

Ничек тойыйм – белмәссең...

Күңелем елый, диярсең,

Утырып бер көләрсең...

 

Тукайга килү

Салкын җилләр өзә үзәгемне,

Җылы тапмый ярсу йөрәгем...

Алдау, хәрәм, икейөзлелектә

Томалана минем бәгырем.

Минем кичә туган көнем иде,

Тукайгомерен инде узганмын.

Аңлаганмын кылгангамәлләрнең

Тырнагына аның тормавын...

 

Фотолар авторның шәхси сәхифәсеннән алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Шигырь Илфак Хафизов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев