Логотип Идель
Әдәбият

Җир өстендә җилләр йөри...

Кеше мин... Кеше мин... Күңелем бик нечкә. Рәнҗетмәгез җанымны – тимәгез, Елатырга бер авыр сүз җитә. Кеше мин...

Алия Рифкат кызы Зәртдинова 1983 елда Түбән Кама шәһәрендә дөньяга килә. Туган шәһәрендә Бакый Урманче исемендәге 2 нче татар гимназиясендә белем алгач, Мәскәү гуманитар-икътисад институтын кызыл дипломга тәмамлый. Юридик фәннәр кандидаты. Бүгенге көндә «Татнефть» оешмасында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хезмәт куя.

Мәктәптә укыган чактан ук иҗатка гашыйк.  Күп кенә шигырьләре Түбән Камада чыга торган татар газеталарында, «Кама таңнары», «Чулман акчарлаклары» күмәк җыентыкларында дөнья күргән. «Күләгәләр төсе» (2000), «Сине миңа язлар дәшә» (2015) исемле китаплар авторы.

 

Алия Зәртдинова

***
Кеше мин...  
Кеше мин...
Күңелем бик нечкә.
Рәнҗетмәгез җанымны – тимәгез,
Елатырга бер авыр сүз җитә.
Кеше мин...

Кеше мин...
Ләкин кешеләрдән куркам.
Бүре сыман ташланалар бер-берсенә,
Ни көтәсең син, әй, дөнья,
Акча тузанына баткан кешедән?
Кеше мин...

Кеше мин...
Бер-беребезгә хөрмәт саклыйк,
Ярдәм итик – мин үтенәм.
Җанны әвәләмик сазга.
Ни әйтермен Аллаһ алдында
Әгәр Кешелекне –
Төрә алмасам назга?
Кеше мин...
Бары тик – кеше...


                

***
Җир өстендә җилләр йөри,
Кемне алар эзлиләр?
Бәлки кеше язмышларын,
Сакта торып, күзлиләр?!

Кешеләр дә җилләр кебек,
Кайларгадыр юл тота?
Язмышларның эзләреннән
Хәтер башын калкыта.

Канатлы җилләр исәләр,
Өметләре – күктәдер...
Һәммә кеше бу тормышта –
Җил юлларын үтәдер...


Урындык

Патшалар да урындыкта,
Хакимнәр дә урындыкта.
Хезмәтче дә утыргандыр,
Патшабикә үзе юкта.

Аның өчен бары да бер.

 

***
Белмим, кая ашкына,
Хыяллана соң бу күңел?
Мин хәзер инде бүгеннән
Элекке кебек түгел.

Сакларга иде ничек тә
Шушы күңелнең мәлен.
Яшәүгә, булган тормышка
Янәдән өстәп ямен.

Матурлыкны, яктылыкны
Күңел белән татырга...
Өр-яңадан бу тормышны
Чын-чынлап яратырга!


Көз

Төн буена яңгыр яуды,
Көннәр авыша көзгә.
Ачтым тәрәзә капкачын,
Тамчылар тамды йөзгә.

Чаганнарда сары яфрак,
Тибрәләдер кич-иртән.
Август җыры табигатькә
Соңгы сәлам китергән.

Кызыл муенсалар таккан,
Буйга үскән яшь миләш.
Иң затлы алтын-көмеш тә
Болай күркәм күренмәс.

Көзләр моңсулыгын тоям,
Туктап калам юлларда...
Нинди сагыш соң әле бу? –
Сизелә яңгырларда...

Миләштән үрдем муенса,
Мин дә – көзнең баласы.
Бизәнәмен, төзәнәмен,
Килә матур буласы!

Җилләр уйный елгаларда,
Кайларга күңел дәшә?
Әллә шаянлыгы белән
Көз шаяра янәшә...


Юл

Күпме йөрдем урап сине,
Кабат киләм, каршы ал!
Хет бер арып кырыеңда
Күңелгә алыймчы ял...

Күк читенә югаласың,
Тамырларың җәелгән...
Ахры, кояш күреп, үзе
Нурын чәчеп сөенгән!

Куып уза алмам сине,
Җил белән алдан китәм.
Якынайган саен, ерак –
Мин көчкә барып җитәм!

Зәңгәр күзле болытларга
Күтәрелә кулларым.
Баш өстемдә оча кошлар,
Тараладыр уйларым...

Күз алдымда – басу иле,
Җир туфрагы кулымда.
Бар дөньяга гашыйк мин,
Якты кояш – юлымда...


***
Канатлы булырга хыялым,
Җилнең тыны аша очам.
Нинди халәт соң бүген миндә?
Һаваларга күкрәк ачам.

Ә күкләрдә куе зәңгәрлек,
Күзләремдә – ак болытлар...
Мин ваемсыз... күкләр баласы,
Таныш түгел чиксез юллар...

Һәм уфтанмыйм, әгәр җилләр,
Канатларны чак каерса.
Җанга тидереп, берсе үткен,
Елан теле белән чакса...

Иркен очкан канатларымны
Күктә яшен яшьнәп киссә,
Зәһәр җилләр давыл чакырып,
Күзләремә тузан өрсә.

Саклап калыр, диеп, ышанам,
Ниндидер, көч, акыл һәм аң!
Нурлы йөземдә кояш гаме...
Мине саклап кала алган!

Биегрәк күтәрелгән саен,
Күкләрдә килә очасы...
Кояш җылы нурларында
Күңелемне җылытасы...


***
Күлмәгемнең ап-ак якасына
Каен яфраклары сарыла.
Күңелкәем кошлар авазында,
Туган ягым, сине сагына!

Уйларыма кереп чумган чагым,
Басуларың кала күңелдә.
Туган ягым газиз сукмагыннан
Атлап киләм бүген әле дә...

Болыннарга чыгып, чәчәк җыйдым,
Сарылары күркәм агыннан.
Менә-менә килеп чыгар төсле,
Кояш кызы урман ягыннан.

Үзәннәрең йөрәгемдә кала,
Кузгаламын ерак юлларга...
Сагыныплар кайтыр өчен кабат,
Гөлбакчалы Туган якларга!

Сагындырыр инде сукмакларың,
Киң кырларың... күзем тимәсен!
Җилдә шаулап үскән каеннарны
Кайтып күрми ничек түзәсең!

Китә калсам әгәр юллар урап,
Сыкрап куя кайнар йөрәгем.
Үз баласын якын иткән кебек,
Көтеп ала газиз төбәгем!

 

Авылкаем

Син бит минем күңелемдә
Якты шәм булып янган.
Матурлыгың, ахры, җирдә
Могҗизадан бит яралган!

Кочагымда талгын җилләр...
Тукталдым... тып-тын калып...
Авылкаем! Кайттым сиңа
Йөрәгемә моң салып.

Яшел үзән, тугайларың...
Әле чабар хәлем бар!
Ялкынланып сөяр өчен
Җанга якын ярым бар!

Йөрим әле болыннарда
Кояшлы сукмаклардан...
Сандугачлар биек очкан
Хуш исле урманнардан!

Моңсуланды кичке күкләр,
Хыялларга чумган чак...
Моңлы кичтә сихри авыл
Күңелдә кала һәрчак!

Күзен кысып уйный кебек,
Төнге күктә йолдызлар.
Йөрәгемнән үткән яшьлек,
Еракта кайтавазлар…
Сагындыра...

 


Сабыр кешегә

Берәүләргә, сабыр кеше, диләр,
Күпме юллар әле үтәргә?
Кыен чакта, авыр хәлдә калса,
Белә...  ничек сабыр көтәргә...

Ачык күңел, намус белән яшәп,
Шөкер итә Ходай биргәнгә!
Кыенлыклар булса, зарланмый ул,
Ачу тотмый, башын игәнгә...

Сокланып карыйм андый затларга,
Салмак кына, әкрен йөреше.
Күпне күргән, күпне кичергән ул, –  
Үзенә хас булган өлеше.

Җилдә, яңгырда ул – һаман юлда...
Максаты зур, карары катгый.
Кыбырсыкларны, усал затларны,
Читләп үтә – һич тә яратмый!

Сабыр кешеләрне изге итеп,
Күрәсеңдер, Ходай яраткан!
Әйтерсен лә, сары яфрак итеп,
Сабырлыгын җиргә тараткан...

Шундый хәлем! Күңел, бушан инде!
Кызып китсәм, хәтта җиңәлмим!
Сабыр кеше күзләренә баксам,
Үз-үземне күрәм гелән мин...


Бер очрашу

Күнел көтте шушы очрашуны –
Күзләреңә синең табындым.
Үткән еллар калды, ерак инде...
Ә мин сине өзелеп сагындым.

Килә язлар, яңа җәйләр җитә...
Сизмәдем дә кышлар килгәнен –
Күңелемдә исемеңне саклап,
Гомер көзләренә кергәнен.

Аяз күгем булып калчы, иркәм!
Күргәч сине... кояш балкыды.
Узган яшьлегемнең таңнарында
Кабат якты йолдыз кабынды!

Нигә икән язмыш юлы безне
Алып китте төрле якларга.
Насыйп булыр өчен, бер ялгыштан,
Тиңнәребез – бүтән ярларга.

Сине искә алып, янып яшим!
Соңгы өмет – сөю хисемдә!
Җан җылыңны саклыйм, серем булып,
Син яшисең минем исемдә.

Килә язлар, яңа җәйләр җитә,
Сизмәдем дә кышлар үткәнен.
Белсәң иде, өзелеп сагынганда,
Бер очрашу – гомер икәнен!

   

***
Ачмыйм әле тәрәзәмне,
Гөлләргә салкын тияр.
Гөлләргә салкын тияр дә,
Башларын түбән ияр.

Ачмыйм әле ишегемне,
Белмәгән кеше керер.
Белмәгән кеше керер дә,
Күңелне борчып йөрер.

Ачмыйм әле серләремне,
Ачмыйм күңел капкасын.
Серләрем үземдә калсын,
Читләр килеп тапмасын...


Бу дөньяда яшәү үзе бәхет...

Бу дөньяда яшәү үзе бәхет...
Һәркем аны аңлый үзенчә.
Аһ, бу гомер, уйланырга вакыт...
Язмышлар да була төрлечә...

Әйтерсең лә язмыш үлчәп бирә,
Бар бәхетне көтеп алганнар.
Үз бәхетләрен ялгыш югалтып,
Тормышта адашып калганнар.

Бәхет юлын эзләп тапкан кеше,
Чын бәхетнең тәмен беләдер.
Гомер юлларында алга карап,
Сынауларны җиңел үтәдер.

һәркем яши үз дөньясын күреп,
Киләчәк –  гомерләр юлында...
Чын бәхетне табу, җиңел түгел!
Язмышлар да кеше кулында.

Бәхет касәләре тулсын өчен,
Иман нуры булсын күңелдә.
Якты йөзләр, нурлы карашларны
Әй күрәсе иде һәркемдә!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев