-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
-
Земфираның соңгы сигез елда беренче альбомы дөнья күрде Земфира 8 ел эчендә беренче альбомын тәкъдим итте.
ҖИРДӘ ҖИДЕ МОГҖИЗА
Рашат Низамиев шигырьләрен тәкъдим итәбез. Шагыйрьнең күбрәк шигырен "Идел" журналының февраль санында укый аласыз.
Рашат Мияссәр улы Низамиев 1950 елның 1 мартында Саба районы Олы Мишә авылында дөньяга килә. КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алгач, ике ел Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә балалар укыта. Аннан Казан заводларының берсендә газета хәбәрчесе, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә штаттагы хәбәрче, бүлек мөдире, җаваплы сәркатип, «Ялкын» редакциясендә җаваплы сәркатип, татар әдипләренең төп журналы «Казан утлары»нда бүлек мөхәррире, «Идел»дә баш мөхәррир була.
СҮНМӘГӘН!
Татарның Азатлык хыялы
Сүнмәгән – ул дөрли, талпына!
Тәңребез гаярь көч бирәчәк
Дәүләтләр төзегән халкыма...
ХЫЯЛ
Тәнемдә – көч, җанда дәрманым күп,
Тере йолдыз өзеп алырмын күк.
Кояш көнләшердәй бер игелек
Кылыр өчен соңга калырмын күк.
ФАҖИГА
«Катнаш никах – экзотика», – диеп,
Йөрмә көфер сүзләр сөйләнеп!
Денен сата, нәселен сата татар
Марҗа кызларына өйләнеп...
ЯШИМ!
Яшим. Уйлыйм. Һәнүз алга барам.
Күңелем сабый сыман шатлана.
Әҗәлетдин белән беркайчан да
Һич төземәс идем шартнамә...
АБЫНА
Сабый туды исә – гәүдәсендә
Иң әүвәле очкын кабына.
Гомер кичеп, соңгы очкын сүнсә –
Әҗәленә килеп абына...
ЯШЬ ГАНҖӘВИ
Гомәр Хәйям! Синнән үрнәк алып,
Кыска шигырьләргә мин күчәм.
Гаҗәпмени – Ганҗәви затыннан
Тагын бер оныгың юл кичә!..
АВЫР ХӘЛ
Моң-зарымны сөйләр өчен
Мин кемгә соң эндәшим:
Империядә туганмын,
Богаулы илдә яшим.
1833 ел
Мәскәү юлы белде микән –
Шагыйрь атта җилдергән...
Күкләрдә бер хәбәр йөри:
«Пушкин Казанга килгән!»
ИНВЕСТОРЛАР
Элеккеге колхоз басулары
Сусап ята данга, хөрлеккә.
Койрыксыз тавык сыман әнә
Әйләнде дә калды «җирлек»кә...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз