Логотип Идель
Әдәбият

Иреннәрем әле сусыл иде, Керфек очым әле бал иде...

Рифә Рахман шигыре

Кайткан кебек булыр

Еллар артын аргамакка тиңләп
Шигырь язган чагым бар иде.
Иреннәрем әле сусыл иде,
Керфек очым әле бал иде...

Сине сөймим, диеп язган каләм
Шигъри күңелемә яр иде.
Сөелсәм дә, сөйми үпсәләр дә,
Арган чакларымда ял иде.

Чабышкылар бер әйләнеп кайта,
Гомер аты гына юк икән.
Иреннәрем сусылланып китәр,
Керфек очларына иелсәң.

Бит алмасы алсуланып китәр,
Әдәпләрен белеп үрелсәң...
Яшьлек кире кайткан кебек булыр,
Яшьле керфек аша күренсәң.

Сагыш баса кебек йөрәгемне,
Бу дөньяда сөю юк, дисәм.
Ул да кире кайткан кебек булыр,
Кыяр-кыймас кына бер килсәң.

Рифә Рахман

"Идел". 2017. Сентябрь

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев