Логотип Идель
Әдәбият

Ирләр булыйк, Ил кадерен бәһа итсәгез!

Дөньяның ямен үзгәртте, Учак җылысын табып

Учак җылысында 
Дөньяның ямен үзгәртте,
Учак җылысын табып
Җыелдык, җебенә чаклы
Чыланган булган халык.

Дуслыкның кадерен тату
Үзе бер бәхет бит ул,
Күңелгә табу юану –
Юылган кебек бит-кул.

Ерактан хәбәрләр алып –
Якыннар җыелганнар,
Юллардан томан таралып,
Кузгатылган тузаннар.

Учакның җылысы ничек
Дәрт бирә йөрәкләргә!
Күңелләр хисләрдә очып
Җәелә киңлекләргә.


    Бәхет көче 
Кеше ул, әгәр бәхете
Булуны тоймый икән,
Киткәндәй итә сихәте,
Җаны да түгел күркәм.

Югыйсә, бәхет байлык та,
Уңыш та түгел, бары
Канәгать тоту барлыкка,
Телеңә алмау зарны.

Ил эче ничә төрледән
Төрләнеп оеша гел,
Тәкъдирең киссә тамырдан –
Буласың корыган гөл.

Бәхетең – тоярлык булсын,
Кешегә сизелерлек,
Гомергә озата барсын,
Бәхетне бирә ирек.


    Илемә кайткан идем

Бәхетемне эзләтергә итеп
Йөртәсең, юл. Узып аралар,
Ерак офыкларга барып җитеп,
Сезгә кайтам кабат, туганнар.

Сарманыма кайтам, Дүсем үзе
Килеп җитә каршы алырга,
Кулын сузган хәтта Бакыртавы,
Каеннары белән урман да!

Ничек мөмкин күрми калырга?
Бар телләрдә: «Исән-сау гына!»

Бәхетемне югалтамын сыман –
Киткәнемдә шушы моң гына
Озата бара, офыкларга сыймам
Кебек шунда миңа тоела.

Сарман, Сарман! Туган йортым, Дүсем,
Кадерледән кадерлеләрем!
Бәхетемнең кочагына кердем,
Ачылып алды күңел түрләрем!

 

Фарит Яхин

Авторның калган шигырьләрен "Идел" журналының июнь санында укыгыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев