Логотип Идель
Әдәбият

ИСӘН КАЛСАК...

Бер биербез әле - Мәйданнарда! Тәмам җилкенеп! Җыелырлар кызык караучылар, Күкләр иләгеннән иләнеп.

Исән калсак... 

Бер биербез әле -
Мәйданнарда! Тәмам җилкенеп!
Җыелырлар кызык караучылар,
Күкләр иләгеннән иләнеп.

Исән калсак...

Кочакларбыз әле

Битлекләрен салган һәммәсен!
Адым ярым диеп үлчәмичә,
Чөеп ташлап курку ятьмәсен.

Исән калсак...

Вәгъдә бирешербез -
Яшик диеп, әйдә, үч итеп!
Рәнҗемәскә тәкъдир хөкеменә
Егылганда кайчак көч бетеп.

Исән калсак...

Онытмаска иде...
Без кояштан качкан бу язны...
Уяндык күк менә әле генә -
Давыл кысып алгач бугазны.

Исән калсак...

Инде... Элеккечә...
Булмас төсле дөнья күчәре.
...Бүген кабат төшкә кереп ята
Бер кайгысыз тормыш - КИЧӘГЕ...

31.03.2020
Гөлүсә Батталова

«Идел» журналы 16+

Теги: Әдәбият, коронавирус, Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев