Логотип Идель
Әдәбият

Исәнме! (Гөлүсә Батталова)

Кылкаләм очында төсләрем буталган - Мин синле дөньямны сүрәткә төшердем:

Кылкаләм очында төсләрем буталган -
Мин синле дөньямны сүрәткә төшердем:
Рәшәле хисләрне, әрнүләр көшелен...
Киндернең читендә култамгам - КИЧЕРДЕМ!..

Ноталар биеште - ул көйнең тулгагы
Сызлатты кабаттан! Кабаттан кабындым!
Исемең киңәйтте дөньямның  калыбын -
Иң соңгы аккордта - иң соңгы САГЫНДЫМ!..

...Мольбертым каршында каушарсың үсмердәй,
Юргаңны тышаулар җырымның аһәңе.
Сиздеңме, дөньяңда өзелде өзәңге?! -
Упкынга кул суздым. Соңгы кат: ИСӘНМЕ!..

22.02.2018.
Гөлүсә Батталова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте мәхәббәт Гөлүсә Батталова исәнме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев