Логотип Идель
Әдәбият

Испан дәфтәреннән

Галим, "Сәләт" оешмасының чишмә башында торучы, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Фәтхи Бурнаш исемендәге (Чуашстан) премияләр иясе Җәүдәт абыйның бик иҗади кеше булуын күпләр белә. Ә менә аның шигырьләре "Идел"дә басылганын "Идел"не тугры язылучылары гына беләдер...

Галим, "Сәләт" оешмасының чишмә башында торучы, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Фәтхи Бурнаш исемендәге (Чуашстан) премияләр иясе Җәүдәт абыйның бик иҗади кеше булуын күпләр белә. Ә менә аның шигырьләре "Идел"дә басылганын "Идел"не тугры язылучылары гына беләдер...

***

Уңнан-сулдан машиналар,
Уңнан-сулдан кешеләр...
Мин бер чатта, мин бер фәкыйрь,
Меңләп минем ишеләр.
Мин бу чатта вакытлыча,
Мин бу чатта көч җыям,
Барселона һавасында
Диңгез сулышын тоям.
Мин биредә вакытлыча,
Барселона, бир көчең!
Диңгез җилләрен иярлим,
Иделдә җигәр өчен...

11 февраль, 2016

***

Без биредә икәү, шуңадыр, җан тыныч,
Агачларда алтын әфлисуннар,
Бергә булгач, шулай, дөнья да башкарак -
Елмайгандай хәтта безгә сыннар.

Бергә чакта безгә этләр дә өрмиләр,
Койрык болгый кебек, сәлам биреп,
Шуны тоеп чәйләп утырабыз икәү,
Уртак гомер, уртак күңел, бер җан кебек...

21 февраль, 2016, Армийя, Гранада, Испания

Фламенко

Яңгыр итәкле фламенко,
Тамчы-тамчы – үкчәләр,
И кыздыра яз яңгыры,
Чәчри утлы тәңкәләр!
Кояш нурлары чагыла
Йөгерек тамчыларда,
Чәчрәп сибелгән тамчылар
Ал, көмеш очкыннардай.
Гранадада яз яңгыры,
Язның канат кагуы.
Яңгыр итәкле фламенко
Тишкәли кыш чабуын...

20 февраль, 2016, Гранада, Испания

***

Бу – Гранада, күпне күргән шәһәр,
Бишек булган шәһәр күпләргә.
Бер күтәргән күккә, йә шунда ук,
Җиргә аткан йолып күкләрдән.
Бөек Лорка* шул бишектә үскән,
Шул бишектә күккә чөелгән,
Шигырьләре
Бер – янартау булган,
Бер – көл тавы булып өелгән.

Үлем белән яшәү арасында
Үзе бишек булган Лоркага
Сөю-көю, яну-сүнү – гадәт!
Ә син аңла, йөрәк, син – чыда!


Гранадада. Таулы урамнарда
Тоям сыман Лорка эзләрен,
Урам очындагы кыя-таулар
Сеңдергәндер сыман сүзләрен...

Бу шәһәрнең Лорка – бер гасабы,
Шигырьләре – йөрәк тибеше...
Рәхмәт язмыш, миңа бу зур бүләк -
Шагыйрь Лорка белән күрешү...

* Испан шагыйре Гарсиа Лорка

20 февраль, 2016, Гранада, Испания.

Альгамбра*

Язын, җәен гөлләр патшалыгы,
Гранаданың затлы йөзек кашы,
Аһ, Альгамбра, син гүзәлне күрү
Чынлап рәхәт икән хәтта кышын!
Таш челтәрдән тәрәз пәрдәләре,
Таш чигүле дивар-түшәмнәре,
Аллаһ сүзен яңгырата сыман,
Чигү булып, сырлы хәрефләре.
Челтәр-челтәр таш бизәкләр аша
кояш керә ап-ак шәмнәр булып,
Челтәр күзләреннән үтә нурлар
йөрәкләргә, бүлмәләргә тулып.
Чал Альгамбра, көлдән гөл булгансың,
Мең еллык зар синең ташларыңда,
Гранадага алтын казык булып
Кагылгансың син тау башларында.
Зәңгәр күккә көмеш уклар чөеп,
Чәчрәп каршы ала фонтаннары,
Көй-моңнары сеңгән бүлмәләре
Сагына сыман әле солтаннарын.
Уд-гөслигә татлы моңын кушкан
Көмеш кыллы җитез кәмәнгәләр**,
Канун-арфа кылларына чиртеп
Хан күңелен күргән җарияләр.
Хәтерләтеп безнең курай моңын,
Най кушылган көйләр агышына,
Таңнары да уянгандыр сыман
Чут-чут килгән кошлар тавышына.

Аһ Альгамбра, язын, җәен, кышын,
Күрдем сине төрле халәтеңдә,
Сиңа карап күзалларга була
Гөл-җимешле бакча – җәннәтне дә...

* Гранадада гарәпләр төзегән кирмән-шәһәр

** кәмәнгә (скрипканың бер төре), канун (цитра-арфага охшаган инструмент), уд (гөсли формасы), най (флейта, курай кебек) – борынгы уен кораллары

20 февраль, 2016, Гранада, Испания

***

Ап-ак тешле Невада пычкысы*,
Болытларны тишеп, күккә тигән,
Кулны сузсаң, уч төбендә кебек,
Тау, сагынып, монда үзе килгән.
Колачарын җәйгән Алып сыман,
Гранаданы алган кочагына,
Ә Гранада урам-толымнарын
Сузган сыман, уйнап, тау ягына.
Толымнарда – сары әфлисуннар.
Үрелгәннәр яшел тасма белән...
Бу мизгелләр – Ходай бәрәкәте
Келәүләргә** тулы күңелемә.

* Сьерра-Невада – тау исеме. Сьерра – испанчадан: пычкы
** келәү – Аллага ялвару

25 февраль, 2016, Гранада

***

Моннан карап Казан – тимерчелек,
Чаң-чоң суга чүкеч зур сандалга,
Көлтә-көлтә чаткы, ә карасаң –
...һава изә чүкеч шул сандалда.
Күрек булып халык үзе өрә,
Тынын биреп утлы күмерләргә,
Һава кыза ...сыңар дага да юк,
Инде сүнеп барган күмерләрдә.
Тимерченең кулы кулга йокмый,
Күз иярми авыр чүкеченә,
Бөтен дөнья тимерчелек кебек
Кара тиргә баткан тимерчегә.

...Читтән карап Казан – тимерчелек...

25 февраль, 2016, Гранада

***

Лорка йорты. Лорка йөргән бакча.
Җанга рәхәт бирә бу рәсем.
Аңым белән иңлим, кабул итәм,
Күңелем белән килә тоясым.
...Дали учагының чаткылары
Шагыйрь йөрәгендә дөрләгән,
Кырыс Мадрид ике даһи юлын

Утлы төен итеп бәйләгән...
Аң сыйдыра. Күңел дә үз итә.
Шигъри җанын. Агын-карасын.
Әмма ничек җанга сыйдырасы
Упкынга тиң шагыйрь дөньясын...

25 февраль, 2016, Гранада, Ф. Гарсиа Лорка паркы


***

Мин биредә башка бер дөньяда,
Гаҗәпмени канат тагылу.
Әмма күңел әллә кайдан тоя –
Бу дөньяның күге – сагыну...

Җимешләре җәннәт бакчасыннан,
Гаҗәп түгел рәхәт табылу.
Җимеше дә өйне хәтерләтә,
Бу дөньяның җире – сагыну...

Мин биредә җилдән дә көч җыям,
Тәңре кушып, иңә савыгу...
Тән-җан-аңга – сихәт, әмма никтер,
Бу дөньяның җиле – сагыну...

Диңгез-таулар иле, оҗмах дөнья,
Бу уйлану, түгел табыну.
Ягымлы да диңгез, әмма никтер,
Дулкын-дулкын кага сагыну...

Март, 2016, Алгамбра-Малага-Барселона

***

Пикассо музеенда

Даһилыкның серен эзлим, күзлим,
Әвеш-тәвеш килгән сызыклардан,
Баш-күз булып яткан шакмаклардан,
Сыннар булып киткән чыбыклардан.
Даһи булсаң – һәр сызганың бөек,
Һәр шакмагың – сер саклаган сандык.
Даһилыкны була тамгаларга
Бүлеп, шакмакларга салып...
Әмма шакмак илтми даһилыкка,
Шакмак-шакмак – гади күпшакмаклык...
Даһилыкка дәгъва кылып була,
Чыбыркыны үзеңчә шартлатып!
...Җанлы аккорд булып яңгырый көй,
Һәр нотадан шуны тоеп кара!
Даһилык та, ахры, аккорд кебек –
Серен аңлап булмый ваклап-турап...

3 март, 2016

***

Кем ул даһи? Кем ул гади?
Кайчан даһи? Ничек даһи?
Бу – табышмак, ачылмас сер,
Зиһен теше үтмәс вәхи*...

Бу сорау килеп кадалды
Пикассоның музеенда,
Пикассоның даһилыгын
Мин ишетәм уңнан, сулдан,
Даһи Пабло, Пабло – Даһи!
Малаганың даһи улы!
Һәр сызганы Пикассоның
Алла кушып, Алла кулы...
Кайтып-кайтып карыйм-эзлим,
Юк, әлегә әзер түгел,
Нәрсәнедер аңлап җитми,
Кабул итми минем күңел...
Ахры, күзләр монда көчсез,
Аң үтмәгән күренешләр,
Минем күңел кылларына
Моң салмаган тибрәнешләр...
Бәхәсләшмим, мин – уйланам,
Рәссам Пабло Пикассоның
Чишәр өчен бөек серен,
Аңлар өчен даһилыгын.
Бер карасаң, Тәңре кушып,
Меңләп рәссам – меңләп талант,
Ә шулардан кайсы даһи?
Рәсемнәрдән әйтеп кара...

...Һәркем гади, һәркем даһи,
Гадилектә – даһилык бар,
Сынап кара, даһилыктан
Гадилеккә ябык юллар.
Бер ачылгач даһи булып,
Нәрсә сызса даһи кулы –
Күпноктамы, йә түгәрәк –
Без беләбез – мәгънә тулы...
Даһи сызган бер шакмакта
Меңләп мәгънә – меңләп дөнья,
Гади нокта куйганда да
Ул ноктаны даһи куя...
...Гадилектән даһилыкка
Бармы юллар, бармы үсеш?
Әллә инде бу очракмы,
Көтелмәгән шартсыз күчеш?

...Яза торгач, аңладым бит
ничек даһи булалганны:
Уйландырса, сискәндерсә,
Һәрбер ноктаң, һәр сызганың...)

* Алла тарафыннан пәйгамбәр күңеленә салынган фикер, хәбәр…

3 март – 24 май, 2016

***

Кулда каләм, ак бит кәгазь,
Язасы да, язасы,
Күңелгә – җим,
Аңга – ризык,
Тәнгә – дәрман саласы,
Кыл тибрәтеп аласы.

Кулда каләм, ак бит кәгазь,
Чакма белән чакматаш.
Каләм кәгазьгә тигәндә
Мин үзем утка охшаш,

Мин үзем уттан, тоташ.

Каләм сыза ак кәгазьгә
Ташып чыккан хисләрне,
Кояш нурлары җылыта
Каләм сызган битләрне,
Шигырь яткан битләрне...

25 февраль, 2016

 

Татарга

цикл

*

Татар теле дигәч,
Күз алдында –
Чырага телгәләнгән агач...

*

...татар телен кара –
күз алдында,
каурыйларга таркалган канат...

*

...татар теле исән,
әмма, дөрес,
өзгәләнгән аркандыр дисәң...

*

...татар теле хәле
авыр дип сыкранып,
ни кылдың соң әле?..

30 декабрь, 2015

Җәүдәт Сөләйман

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: сәләт Җәүдәт Сөләймән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев