Логотип Идель
Әдәбият

ИСӘРМЕСЕЗ

Эльнар Байназаров – 1994 елгы. М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты студенты. Гарәп телен, икътисад өлкәсендәге халыкара мөнәсәбәтләрне өйрәнә. 2016 елда шул ук профиль буенча КФУны тәмамлый. 2012-2016 елларда Казан музыка көллияте шәкерте. «Алгарыш» программасы стипендиаты, Алманиянең Лейпциг университетында стажировка уза.

Эльнар Байназаров – 1994 елгы. М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты студенты. Гарәп телен, икътисад өлкәсендәге халыкара мөнәсәбәтләрне өйрәнә. 2016 елда шул ук профиль буенча КФУны тәмамлый. 2012-2016 елларда Казан музыка көллияте шәкерте. «Алгарыш» программасы стипендиаты, Алманиянең Лейпциг университетында стажировка уза.

«Ялкын», «Татарстан» журналлары хәбәрчесе, хәзерге вакытта «Известия» матбугат агентлыгында эшли.

Илһамчылары дип, Бродский, Цветаева, Рильке шигырьләрен, Лусия Берлин әсәрләрен, татарлардан исә – Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Эльвира Һадиева иҗатын билгели.

Фасыл тәмам.

Яңа циклон яулап карый Казан ягын.

Тозсыз, төссез, игез көннәр;

миңа тагын

салкын тигән, уйга иңгән.

Белмим нигә

синле чактан тыныч сәлам булып яңгыр

шакый мигә.

Болыт-убыр бу калага кәфен чигә...

Идел бүген бер җиз тасма, балчык диңгез,

күкне каргап, күккә бага, эзли тиң эз,

эзли тиң йөз җыерчыклы сорылыктан.

Вакыт артта арта.

Симез нокта

хәзер арган Ходай өчен

дөнья эче...

Фасыл тәмам.

Бу өн белән хушлашканнар кире кайтмый,

ирексезлек мәйданында асфальт чатный...

Ә төннәрен пилот халкы ай йөзенә

«Ходаегыз монда да юк», – диеп уя,

Ходай моңа эндәшмәскә кыя.

Яңа хаким – яңа фасыл – барлыгымны тыя...

Синле яктан соңгы сәлам – тыныч яңгыр

урамыма коя...

***

Й.

Пыялада бозлы тамчылардан

теркәлмәгән аят сызымнары –

Ходай мыштым үзе каеп йөри,

кафедагы тонык күзлеләрдән

ата күзле качкын улын эзлəп.

Кичке кардан тәмам таланганнар,

какшап тора фонарь өндәүләре.

Бу кич артык җиңел үтерелә,

Үкенүсез. Борын калкулыгы

сөзәгәя жирле явымнардан.

Бордюр ише төрле чиклəр яклы,

күңел ике кесə күлəменə

бүлгәлəнгəн. Метро тирəсендə

бер ялгызы сатылмаган чыршы.

Шәһәрара нәрсәдер гудогы

соңга калуына үрсәләнә.

Карлар гына, беркем күрмəгəнгə,

үтə салмак тышлый тиеш жирен.

Махсус таҗик махсус арбасында

печəн ташый һəйкəл атларына.

Күкне төймəлəүдəн арган шəһəр,

актык вагоннардан арынгачтын,

балалары үсеп беткəн йорттай,

жиңел сулап, ипле каралана.

Карлар гына. кала бөрмəсендə

əрсез фонарь тагын инандырып

карый миннəн ары торачагын.

Сары уты – үзгə явым төре –

чəчкə сеңə, юылмаска янап.

Тəрəзлəргə терим маңгаемны,

һəм n-нче сулы эңгер рəттəн

пышылдавым: ничек сине кире...

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев