Логотип Идель
Әдәбият

Истанбул малае

Әсәрдә 60-80 нче елларда Истанбулда туган, үскән, яшәгән татар баласының кичерешләре тасвирлана. Бер уйлаганда, бу еллар һич кабатланмас, хәзер бөтенләй башкача яшибез кебек.

 Әсәрдә 60-80 нче елларда Истанбулда туган, үскән, яшәгән татар баласының кичерешләре тасвирлана. Бер уйлаганда, бу еллар һич кабатланмас, хәзер бөтенләй башкача яшибез кебек. Тик... Вакыт узган саен милли, сәяси, иҗтимагый хәлләрнең, әле берсенең, әле икенчесенең әйләнеп кайтуын күреп торабыз. Шуның төсле чит җирдә туып-үскән татар малаеның тормышны, тарихны, милләтен өйрәнүләре дә әле һаман яңа буыннарда кабатлануын дәвам итә кебек. Югыйсә, дөнья хәзер алтмышынчы еллар белән чагыштырсак, күз алдына китермәслек дәрәҗәдә үзгә бит инде...

Әлеге уй Истанбул татарларының хатирәләрен тыңлаганда күңелгә килде. Һәм чит бер илдә туган, чит бер шәһәрдә яшәгән милләттәшләребезнең бу вакытлардагы тормышы турында язарга ният иттем.

 Беренче инкыйлаб

Хәрбиләр радиодан барган тапшыруны өзеп өрән салдылар: «Сөекле Ватандашлар! Бүген Төркия хәрби көчләре демократиябезнең кризиска төшүе сәбәпле һәм соңгы вакытлардагы аяныч хәлләргә бәйле рәвештә кардәшләр гаугасына мәйдән бирмәү максатыннан мәмләкәт идарәсен үз кулларына алдылар. Бу көннәрдә урамга чыгып йөрүләр тыела...»

Бәбиләр вакытына санаулы гына көннәр калып барган яшь ана, радио хәбәрен ишетеп, әллә үзен, әллә туасы баласын тынычландырырга омтылып боерды: «Ишеттеңме, урамга да чыгарга ярамый! Сабыр!»

Кем карында тыпырчынган һәм озакламый дөньяга аваз салырга җыенган сабыйга фәрман бирә алсын?! Ни хәрбиләр, ни газиз әнисе...

1960 елның 27 май көнендә яңгыраган белдерү аша илдә яз дәвамында студентлар, хәрбиләр, зыялылар, җитәкчеләр, байлар һәм башкалар арасында барган тартышның хәрбиләр җиңүе белән тәмамлануы мәгълүм булды.

Дәүләт борылышы көннәрендә, гадәттән тыш хәл игълан ителеп, урамга чыгып йөрү тыелды. Миллионнан артык кеше яшәгән Истанбул тынып калды, халык күп йөри торган мәйданнарда танклар пәйда булды.

Алмышынчы еллар башына Төркиянең эчке сәясәте генә түгел, мөһәҗир татарлар арасындагы вазгыять тә төрле төсмер алды. Иң әүвәлге үзгәрешләр элекеге мөһәҗирләр арасында күзәтелде: чит җирдә татар авыллары торгызып яшәгән татарларның өченче буыны акрынлап шәһәрләргә тартыла башлады. Искешәһәр, Анкара, Конья, Кутаһия, Истанбул... Эш эзләп, бәхет сынап башта кечерәк шәһәрләргә җирләштеләр, аннары аларны да узып китеп, Истанбулны үз иттеләр. Югыйсә, заманында Казан, Оренбург тарафларыннан килгән бабалары Истанбулда калуны хуп күрмичә, Төркиянең тигез җирләрен эзләп, диңгезсез тарафларына китеп, мең газап белән булса да яңа тамыр җибәргәннәр, авыллар корганнар. Менә шул – ташлы кырларны эшкәртеп басулар үстергән, кырыс татар картлары фани дөнья мәшәкатьләреннән арынып, берәм-берәм бакыйлыкка күчкәндә, әйтерсең, аларның горбәт ачысын башыннан ахырына кадәр татыганнары җитмәгән, оныклары ил эчендә горбәт чигә башлады. Телләрендә исә бер сүз: көйдә (авылда) картлар әйтә иде, Нуҗа бабай йөртә, Нуҗа бабай өйрәтте дип, дөрес икән...

Тагын бер төркем мөһаҗирләр – Русиядән инкыйлаб вакытында чиннар тарафына чыгып киткәннәр Кытайдан, Япониядән, Кореядән кырыгынчы еллар тирәсендә Төркиягә килеп җирләштеләр. Күбесе Истанбулга килде, берникадәр вакыттан соң Анкарага күченделәр. Тора-бара аларның бер өлеше Америкага ук китте. Менә шул рәвешле бу татарларның да илдән-илгә, шәһәрдән-шәһәргә горбәтләре дәвам итте.

Инде илленче еллар башында Төркиягә Бөек Ватан сугышы вакытында әсир булып чит җирләрдә – Германиядә калганнар күченделәр, боларның туган җирсез калуларына сугыш сәбәп иде.

Төрле тарафлардан килгән һәм төрле тарафларга күз аткан татарларның юллары еш кына Истанбулда кисеште.

...Һәм менә шул, Төркиядә күпләр алга таба ни булыр дип борчылган, Истанбулда яшәүчеләр тәрәзәдән башын тыгып карарга да курыккан көннәрдә, беренче балалары туганны көткән Хөсәен һәм Сәрвиназ мәгърур Сөләймания мәчете каршындагы бала табу йортына юл тоттылар.

Йөзем, инжир агачларына төренгән өчәр катлы бакчалы агач йортлар арасыннан узган бормалы, тар юлларда гасырлар шомарткан чуар ташлар кояшта кызына, еракта дулкыннарын ярга бәреп шаярган Алтын мөгез бугазы күренә. Фирүзә төсендәге диңгезнең ап-ак күбекләре ярга коела. Истанбулдагы һәркемгә билгеле җиде калкулыкның берсе өстенә салынган, төзегәндә үк мәңгелеккә дип корылган Сөләймания җәмигы якында гына кебек, әмма әле урам арты урам үтеп, шактый юл үтәсе. Ә урам саен диярлек хәрбиләр юл бүлә. Янәсе, нишләп йөрисез, кая барасыз...

Бала табу йортына мең газап белән барып җиттеләр алар. Берничә көннән соң, юлларында очраган, шикләнеп туктаткан, хәрбиләргә «төенчек»ләрен күрсәтә-күрсәтә вакытлыча яшәп торган өйләренә ашыктылар.

Кара чәчле, тулып торган яңаклы Истанбул малае менә шулай беренче хәрбиләр инкыйлабы көннәрендә дөньяга килде, балага азан белән төрекләрдәгечә ике исем куштылар, әмма документка әтисе берсен генә яздырды. Мәмләкәттәгечә булсын диде, күрәсең... Шуңа күрә һәркем баланы бары тик бер исемле малай – Мәхмәт дип кенә белде. Азан белән кушылган икенче исемен ни әнисе, ни әтисе телгә алмагач, ул үзенең башка исеме барлыгын белмичә дә үсте.

Авырлыклар, дөнья мәшәкатьләре йогынты ясадымы, тынгысызлык тәэсир иттеме, Сәрвиназга яңа борчу килде – сөте төшмәде. Мәхмәт ач калды. Ярый әле сөт әнкәсе табылды. Күршеләре, татар апае Хәйрия – ике бала анасы имезде аны.

Бер эт бер тире өстерәмәсме?!

...Төркиядә бабалары салган татар авылыннан беренчеләрдән булып чыгып киткән авылдаш егетләр Шахбан, Хөсәен, Салахетдин, Рәфыйк хәрбиләр инкыйлабына кадәр бер бүлмәдә яшәделәр, Ташханда Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Төркиягә килеп урнашкан Кәбир ательесында эшләделәр. Шулай акрын гына үз тормышларын үзләре тартып, шәһәрләшеп барганда Шахбан авылдан хат алды. Авылда үги ана янында яшәп калган сеңлесе Сәрвиназдан иде ул хат. Кыз шәһәргә килергә теләве турында язган. Иң авыр җөмләсен егетләр бергәләшеп кат-кат укыдылар: «Әти һәм үги ана таягыннан котылган булырмын, сезгә ашарга пешереп торырмын...»

Хөсәен туган нигезендә җафа күреп, усал әтисеннән, үги анасыннан кыйналып яшәгән кызны бик кызганды. Һәм үзенә дә күптәннән өйләнергә кирәклеген уйлап дустына:

– Ачуланмасаң, мин синең сеңлеңә өйләнер идем... Әгәр каршы килмәсәң, аны әтиеңнән сорар идем, – диде.

Үз тәкъдименнән үзе уңайсызланып куйды. Шахбан исә шатланып җилкәсенә сукты.

– Риза! Бик яхшы! Синнән дә әйбәт кешене таба алмас! Мин әтигә үзем язармын, син дә үзеңнең әтиеңә яз. Алар бит дуслар, бергә урманга эшкә йөргән кешеләр, әти каршы килмәс. Болай ул, һәр кешедән гаеп эзләп тора, Сәрвиназны бирмәскә сәбәп таба... Аңламассың авылдагы картларны...

Хат килгәч, Хөсәеннең әтисе Йосыф чордашы – Сәрвиназның әтисе Хәнифтән кыз сорап барды. Хәниф Хөсәеннең эшкә кергәнен белгәч, ризалашты. Бу вакытта егет үзе дә авылга кайтып җитте. Хәниф яшьләрне Чифтәлегә үзе барып яздырды. Кызына: «Сине кияүгә бирдем, Йосыф малаена», – дип, язылышу кәгазен алып кайтып тоттырды. Яшьләр икенче көнне Искешәһәргә чыгып киттеләр. Чөнки бу вакытта Йосыф абзый шәһәрдә тора иде.

Яшь пар Искешәһәрдә яши башлады. Авылдан үги әни озатса, монда үги кайнана каршы алды. Хәсәен атасын узып һич адым атламас. Әмма аларга үзләренең тормышларын корып җибәрергә бер тәвәкәллек ясау кирәк иде. Югыйсә икесенең дә Истанбулга кабат китәселәре, шунда үз көннәрен күреп карыйсылары килә... Сәрвиназ үзе сөйләшеп карарга, китәргә теләүләрен әйтергә булды. Шул вакытта килен кайнатасыннан гомер буена онытылмаслык сүзләр ишетте. «Бер эт бер тире өстерәмәсме?!» Бу кырыс җөмлә – үз көнегезне үзегез күрегез дигәнне аңлата иде. Ата кешенең читкә – Истанбулга чыгып китәргә җыенган балаларына биргән фатихасы да шул булды.

Истанбулга килгәч яшь гаилә икенче бер авылдашлары белән бергә тарихи Фатих мәчете каршында, Катанов китапханәсе тирәсендәге бер өйне арендага тотып яши башлады. Гаилә башлыклары Хөсәен белән Өлкәрнең эшләгән урыннары да бер җирдә – Ташханда тимерчеләр өчен тимер күзлекләр ясыйлар. Чит илдә ата-бабалары корган авылдан Истанбулга беренчеләрдән булып чыгып киткән яшьләр бит алар, кем аларга алтын сарай әзерләп торган. Әле шул өй өчен түләп бара алсалар, бик яхшы. Болай да тартып-сузып барган тормышка тагын да шом, билгесезлек алып килгән инкыйлаб вакыйгалары өстәлүен әйт...

Озак та үтми яңа борчу чыкты. Күрше гаилә башка җиргә күченергә карар иткән. Ә яшь гаиләнең өй кирасын– аренда түләвен бөтен килеш түләргә көчләре җитмәде, шуңа күрә аларга башка урынга күченергә туры килде.

Хөсәен гаиләсен Мәрмәр диңгезе ярындагы төрле милләт кешеләре яши торган Кумкапы бистәсендәге бер йортның иң аскы катындагы өстәл, ятак кына сыярлык кечкенә бүлмәгә күчерде. Шушы кысан бүлмәне җылытыр өчен күмер алырга рәтләре җитә әлегә, иң мөһиме – ризыктан өзмәсен Ходай. Ризык дигәннән, әнә, ярты уч май артык калса, күселәр – ач күзләр хәзер исен сизеп чабыша башлыйлар. Сәрвиназ, югыйсә, күпме куа үзләрен... Юк, барыбер, төн җитсә башларыннан, өсләреннән йөриләр.

Берникадәр вакыттан соң алар бу күселе мәхшәрдән арынып, бүтән йортның бер бүлмәсенә күченделәр. Бу инде яшь гаиләнең гаилә корып Истанбулга килгәннән соң арендага – кирага алган өченче урын иде.

Мин лимон сатучыны сөймимен...

Тора-бара Кумкапы бистәсендә яшәүче әрмәннәр, көртләр, греклар, төрекләр янына берәм-берәм татар гаиләләре өстәлде. Бер татар авылыннан чыккан алты гаилә, алардан тыш Ташхандагы татарлар оештырган ательеларда эшләүче ялгызаклар шушы бистәдә вакытлыча яшәр урын тапты. Барлыгы кырыкка якын татар җыелды. Алар үзара аралашып, татар җәмгыяте оештырган чараларда катнашып яшәделәр. Җәй көннәрендә атнаның һәр якшәмбесендә диярлек очрашып, поездга төялеп Көчекчәкмәзә күле буена ял итәргә китәләр. Мәхмәт йөзәргә дә шунда өйрәнеп кайтты.

Мәхмәт яратып йөри торган тагын бер урын бар. Истанбулның Шишле районында Япония мөһәҗирләреннән саналган Ядкәр исемле җизниләре яши, хатыны Мафия исемле. Шул җизни абый ай саен татарларны үзенә җыя. Хатыннар мәш килеп пәрәмәч, бәлеш пешерә, пилмән ясый... Җизнинең исә үзенең фирменный ризыгы – балык көфтәсе. Япониядә яшәгәндә өйрәнеп алган икән. Үзе фольклорчы: рәхәтләнеп бии, җырлый, башкаларны да өйрәтә. Җизни өендә уздырылган очрашулар бер күрешү, хәл белешү, ял итү кебек кенә тоелса да, татарлар өчен бер-берсен югалтмый яшәргә көч бирә иде. Милли ризык, милли көйләр аларга ата-бабаларыннан күчкән җирсү хисенә, хәтер төпкелләренә яшеренгән сагышка бер дәва төсле. Ә Мәхмәт кебек аяк астында уралган бала-чагаларга исә, тәмле кош теле, пәрәмәч кенә булсын...

Комкапыда төрле милләтләр яшәгәнгә күрә, бистәдә балалар шул кадәр бер-берсенә тышкы кыяфәтләре белән ошамаган иделәр. Әмма алар үзләре йөз-төс аермасын һич сизмәделәр, башларына да килмәде. Алай гынамы, әле кайчак җыелышып мәчеткә баралар, кайчак чиркәүгә китәләр... Алай гынамы, әле кем кыз, кем малай икәнне бутыйлар...

Менә Мәхмәтләрнең каршы күршесе – грек малае Христос. Аның әнисе Марика исемле, энә ясарга ярата торган апа. Кемгә кирәк, кем чакырса, хәзер барып энә кадап кайта. Марика апа баласының кыз булганын бик тә теләгән икән, шуңа күрә фотога төшкәндә Христоска кайчак итәкләр кидертә, чәчен үстерергә рөхсәт итә.

Мәхмәтнең әти-әнисе арендага тоткан өйнең икенче катында йорт хуҗалары әрмәннәр үзләре тора. Балалары Мәхмәттән берничә яшькә генә зур. Беркөнне өй хуҗасы Сыранум апа малае Манук, кызы Галита белән Ункапаны бистәсенә барырга җыендылар. Өстәвенә өй тирәсендә уйнап йөргән Мәхмәтне үзләренә ияртергә булдылар. Сәрвиназ каршы төшмәде, йөреп кайтсын дип, рөхсәт итте.

Шулай итеп, Сыранум ханым үз балалары белән бергә Мәхмәтне Ункапаны бистәсендәге әрманнар чиркәвенә алып китте. Мәхмәт чиркәүдәге чишмә янында бераз уйнап, әвәрә килгәч бакчадагы башка бер баланы күреп алды. Поп малае кечкенә, педальләре аяк белән әйләндереп йөртелә торган машинада йөреп ята. Янына барып, бистәдә яшәүче әрмән дусларыннан отып калган сүзләр белән эндәште. Шулай танышып киттеләр, Мәхмәт чиркәүдән кайтып киткәнче машинада йөрде.

Кичкә таба исә тагы бер бәхет елмайды. Урамнарында бик тә шәп һөнәрле лимонатачы абый яши. Шуның һөнәренә кызыгып үлмәле, көн дә тәмле лимоната эчеп кенә яши торгандыр!

Урамда уйнап йөриләр иде, кул арбасын тартып кайтып барган лимонатачы абый кычкырды:

- Балалар, килегез, лимоната бирәм!

- Лимоната? Бушкамы?

- Әйе, килегез! Бөтенегезгә җитә!

Сатуы бармады, лимонаталары шактый калды. Иртәнгә инде ул әчеп чыга, сатарга яңасын ясыйсы... Ә монысын һич исраф итәсе килмәде. Балаларны күреп алгач шатланып куйды, менә шуларга өләшсә – әрәм булмас.

Мәхмәтнең гомерендә шуның кадәр күп һәм тәмле лимоната эчкәне юк иде! Корсагы кабарып чыкканчы эчте! Башкалар да калышмады.

Әтисе эштән кайткач кичке аш ашап утырганды лимонатачы абый сыйлаганын сөйләде.

– Бүгеннән соң урамда лимонатачы абыйны көн дә көтеп торачакбыз, – диде, ул.

Шул вакыт әтисе елмаеп куйды да бер җыр әйтте.

Әткәй, башым бик авыртадыр,

Әйткәй, башым бик авыртадыр.

Ай, бәпкәм, ни булды,

Вай, бәпкәм, ни булды?

Лимончыга бирермен,

Лимонлап чәй эчәрсең.

Алай димимен, мин лимончы сөймимен,

Алай димимен, мин лимончы сөймимен.

Әткәй, башым бик авыртадыр,

Әйткәй, башым бик авыртадыр.

Ай, бәпкәм, ни булды,

Вай, бәпкәм, ни булды?

Сәүдәгәргә бирермен,

Көн дә акча санарсың.

Алай димимен, мин сәүдәгәр сөймимен,

Алай димимен, мин сәүдәгәр сөймимен.

Әткәй, башым бик авыртадыр,

Әйткәй, башым бик авыртадыр.

Ай, бәпкәм, ни булды,

Вай, бәпкәм, ни булды?

Бер галимгә бирермен

Көн дә китап укырсың,

Алай диямен, мин галимне сөямен,

Алай диямен, мин галимне сөямен.

Алай булса бергәләшеп,

Киленле туйлар ясыйк.

Алай булса бергәләшеп,

Киленле туйлар ясыйк...

Чыннан да балалар кичләрен «Лимонатачы абыйның лимонатасы тагын сатылмасын иде», – дип, теләп-өметләнеп көтеп тора башладылар. Әмма, әйтерсең, теләкләре гомергә тормышка ашмастай, лимонатачы буш савытлары тезелгән кул арбасын сөйрәп кайта да җитә. Шуннан Мәхмәт әтисе җырлаган җырның истә калган кадәрен көйләп йөри башлады:

Әткәй, башым бик авыртадыр,

Әйткәй, башым бик авыртадыр.

Мин лимонатачыны сөймимен,

Мин лимонатачыны сөймимен...

 

Айзирәк Гәрәева-Акчура

Дәвамын "Идел " журналының август санында укыгыз

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев