Логотип Идель
Әдәбият

КАДЕРЛЕ КОЧАК (хикәя)

Мәхәббәт хисеннән йөрәге дә, куллары да җылына. Моннан артык берни кирәкми аңа: юатулар да, тәмле, җылы сүзләр дә... Бу Мәхәббәт.

Зөфәр Азизов

Ә СИН СӨЙКЕМЛЕ

Валентин Подольский мəктəп бəйрəмнəрен сөйми иде. Бөтен сыйныф бер түгəрəккə җыелып, укытучының уртага утыруын да; Вероника Анатольевнаның берәрсенə басарга кушуын, бу бəхетсездән башкаларга берəр ямьле сүз əйттерүен дә; үзенә дә чират житүен – боларның барысын да күралмый иде ул. Егет əнисен кочакларга ярата иде. Моны ул «син бүген шундый чибəр» дигән кебек, аның каравына, кирəксез мактаулардан күпкә файдалырак саный иде. Аның уйлавынча, сөйләмгә комплиментлар кертү ул – ялагайланып, кешене үзеңә җәлеп итү.

Валентин «тәмле» сүзләрнең ихлас булуына ышанмый иде. Бу тормыш тəҗрибəсе җитмәү дип аталамы?

СИҢА БУ КҮЛМƏК БИК ТƏ КИЛЕШƏ

Бөтен сүзлəрне берəр төскə буяп булса, малай кызыл төсне «романтика»га гына багышлар иде. Гөлчəчəклəр. Күңелдә дөрлəп янучы ут. Ярсуланып типкән йөрәктәге кан. Бер сүзгə бигрəк күп көч һəм вакыт түгеп, үзенең дә буялганын сизми калуы – аяныч. Карашлар төсмерләрен алыштыралар: берәүлəре яктыралар, кайсылары, киресенчә, төссезләнәләр... Валентин, киемнəрен «үткəн»нең ярында калдырып, чиксез Мəхəббəт диңгезенә чумарга хыяллана иде. Моны унике яшьлек бала да булдыруына ышана иде ул, лəкин үзендә бу хәләтне унтугыз-егерме яшьләрендә генә көтә иде. Алайса хəзер аны нинди хислəр били соң? Тамара А., аның йокламавының бүгенге сəбəбе, ниндидер искиткеч яктылыгы белəн үзенə җәлеп итәрлек сəлəте белəн башка кешелəрдəн аерылып тора иде. Подольский магнитның бүтəн ягы, минуслы заряды белəн, теләсә кайсы секундта борылу мөмкинлеген аңлый иде. (Димәк, бөек француз галиме Ампер физика ярдəмендə мөнəсəбəтлəр теориясен дә аңлата белгəн.) Әмма хəзер Валентин, үзенең стереотипларына карамастан, Тамарага әллә никадәр матур, тәмле сүзләр яудырырга əзер. Бу күз төшерү дип аталамы?

СИНЕ ЙОЛДЫЗЛАР БЕЛƏН ЧАГЫШТЫРЫРГА ТЕЛИМ

Унике яшьтә кызыклы очрашулар уйлап табу авыррак шул. Атна дәвамында кулдан тотышып йөрүләрне, очрашканда елмаюларны һəм кочаклашып хушлашуларны ниндидер могҗиза белəн тəмамларга кирəк иде. Йолдызлы күккә карарга берәр өй түбәсенә чакырудан артык тагын нəрсə эшли ала ул? Егет кызгылт сары төсле күлмəк өстенə үтүклəгəн мантиясен киде. Күршедә яшəүче сыйныфташлары аның киенү зәвыгын ошатмаганнарын бер белдергәннәр дә иде хәтта... Мантиядәге кечкенә тишек Валентинга көнләшүләренең дәлиле иде: бик тә килешә иде инде үзенә бу киеме.

Шампуньнән килгән бөтнек исе муенындагы әтисенең одеколоны исен каплый иде. Яңа аяк киемен киеп, көзге алдында елмайды да чыгып китте. Романтик очрашуга кадəр ун минут калып бара иде. Анда соңга калып булса да, өйгə кичке сəгать уннан соңрак кайту мөмкин түгел иде: әти-əнидән шелтә аласы килми. Алар сүзен тыңламау ихтирамсызлык күрсәтү булыр иде. Бу гашыйк булу дип аталамы?

«РОМАНТИКА»НЫ КАРА КОРЫМ БЕЛƏН БУЯРГА

Инде егерме минут көтүенә үпкəлəп, авыр сулыш алды. Үтә салкыннан мантия инде коткармый; суык аяктан җилкəлəргə кадәр бик җитез менә. Тамара килмəде, бер сүз дə əйтмəде. Ләкин Валентинда кыз соңга калып кына, тиздән килеп җитәр дигән өмет яши. Ул китәргә ашыкмый әле: күңелсез кайтып, ни өчен кəефсез булуын аңлатасы килми аның. Йолдызлар компаниясендә калгач кына, астрономия белән мавыгуын сизеп алды. Ярты сәгать эчендә йолдызлар яктырак яна башладылар. Валентин торып басып, мантиясенә ныграк төренде. Әкрен генә баскычтан төшә башлады, ләкин ул инде хәзер егылудан курыкмый һәм соңгы баскычларны сикереп узды. Өенә таба юнәлде. Фатирга керер алдыннан ирен читләрен күтәреп, йөзенә елмаю битлеген киеп куйды.

Ишектән керүгә: – Гафу ит! Соңга калдым! – дип аш бүлмәсеннән сузылып караучы әнисенә эндәшә.

Ул бик киң елмаярга тырыша: соңга калып кайту сәбәбенең мөһимлеген арттырырга кирәк бит.

Әнисе бер сүз дәшмичә, янына килеп, улының кулларын кабалый башлый. Ә күзләре белән малайның йөзен бораулый. Кинәт ана баласын күкрәгенә кысып, баш түбәсен үбеп ала: – Мөгаен, ул килә генә алмагандыр, – дип пышылдый. Бу сүзләрдән бала, әнисен кочып һәм аңа ныграк сыенып, үкереп елап җибәрә. Бер минут чамасы шул килеш торганнан соң, малай җиңеллек тоя башлый. Мәхәббәт хисеннән йөрәге дә, куллары да җылына. Моннан артык берни кирәкми аңа: юатулар да, тәмле, җылы сүзләр дә... Бу Мәхәббәт.

Зөфәр Фәннур улы Азизовка – 17 яшь. Быел ул Иннополис лицеен тәмамлады. Әлеге хикәясе Флүс Латыйфи исемендәге Х «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби әсәрләр бәйгесендә икенче урынга лаек булды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев