Логотип Идель
Әдәбият

Кар абагалар

Мин ялгыз. Ай, тәрәзәдән ак бармагын сузып, стенага рәсем ясый. Ай ясаган рәсемдә ялгыз шәүлә калтырана.

Марсель Галиев

«Идел» альманахы, 1976 ел

Мин ялгыз.

Төн әсире булып тын бүлмәдә ятам. Бүлмәмне биләгән караңгылык куенында төсләрнең һәммәсе дә бар, әмма алар пәрәнҗә белән капланган кебек. Ай, тәрәзәдән ак бармагын сузып, стенага рәсем ясый. Ай ясаган рәсемдә ялгыз шәүлә калтырана.

Ут кабызып, өстәлдә яткан көндәлегемне кулга алам. Эченнән кипкән яфрак төшә. Каен исен, каен төсен, каен чагылышын саклап калган яфрак – хәтер шикелле. Хәтер – еллар аша кайта торган изге матурлык иле.

Күзләремне йомам. Дымлы керфекләрдә – төн карасы...

...Әнә, төнге урам буйлап зәңгәр көртләр арасыннан малахайлы үсмер килә. Керләнмәгән кар өстендә тәүге эзләр...

Әнә ул, күләгәләре кар өстенә чалкан яткан утлы тәрәзәләр турысында туктап кала. Тәрәзәләрдә – ак абагалар...

Әнә ул, кар йомарлый да, сак кына селтәнеп, тәрәзәгә ыргыта. Туңган өлгедәге абагалар гүя сискәнешеп куя.

Ул эчке тарафтан тәрәзәгә якынлашып килгән шәүләне шәйли. Шәйли генә түгел, ул аның сыгылмалы гәүдәсен, агымсу чәчләрен күрә, сулышын ишетә. Бармаклар эчке яктан бозны эретә. Абагалар арасыннан дөньяга бәхетле күзләр төбәлә.

– Синең күзләр – ак абага чәчәкләре...

I

Сөембикә манарасы артында кояш бата.

Зифа манара кояшка таба ымсынып көннән-көн иңә бара, иелә бара кебек. Вакытлар үтәр дә, нигезеннән купкан манара, Идел буйларын тетрәтеп, Казан йөрәгенә иңрәп егылыр, һәм...

Манара, куәтле нигезенә таянып, үз турыңдагы күкне иңенә салган. Аны аудару, тамырыннан аеру мөмкинме соң?..

Без манара кырыенда, тантаналы тойгы белән аның очына карап торабыз. Без – тарих ышыгында. Шул чак Айрүзә тыенкы гына тавыш белән кычкырып җибәрә. Мин башы әйләнүдән йөзенә алсулык йөгергән кызның биленнән кочып алам.

– Әйдә дамбага кадәр күтәреп барыйммы үзеңне?

– Биләүдә чагым булса...

Шул сүзеннән соң йөгереп китсә икән ул. Куышырга, онытылырга, көлешергә иде бер. Әмма Айрүзәнең йөзе җитдиләнә, мин уемның чынга ашмасына төшенәм.

Казан елгасы ягыннан салкынча җил исә. Елга өстендә ак дулкыннар йөгерешә. Акчарлаклар, күбекләрдән хасил булгандай, кинәт өскә чөелә дә дөрләп янган дулкыннар өстендә эреп югала.

– Син бөтен нәрсәгә балаларча соклана аласың. Мин сиңа гаҗәпләнәм. Бераз кызыгам да хәтта.

«Ә син артык аек, үзең чишә торган мәсьәләләр кебек коры», – димәкче идем дә, тыелып калдым.

Күзләрдә моңсу җитдилек. Ихтимал, икебез дә бер үк уйдадыр. «Кая ул бер-беребезгә сокланган чаклар. Бергә булуның кадерен тамчылап санаган чаклар. Кая соң? Мин дә, ул да, шушы уйлардан оялгандай, күзләрне яшерәбез. Якыннан мин аның күзләренә туры карый алмыйм. Аның тән исен тою, чәч йомшаклыгын, керфекләр дымын тою – күрүгә караганда илаһирак, кадерлерәк. Якынлык – алдаучан. Акыл тын кала. Бары тойгылар...

Күңелдә ачыну, изге нәрсәне югалту нәүмизлеге. Һәм шуны кире кайтара алмау көчсезлеге. Күкләрне тетрәндерерлек итеп кычкырасы килә. «Без шулай ук үзгәрдекмени әле! Кайчан гына әле, кайчан гына... Син дә, мин дә бөтенләй башкача идек бит!! Әле кайчан гына...»

Мин, табигатьнең ирекле бер баласы, велосипед белән болын юлыннан кайтып киләм. Бәхет дигән төшенчәне белмәгән бәхетле чак. Чыгарылыш имтиханнарын исәпкә алмасаң, нинди ваемсыз чак!

Әйләнә-тирәдә яшеллек. Сары балкышлы җил чәчәкләре. Һәм... кызыл яулыклы кыз. Мин велосипедны юл буена ташлап калдырам да, өнсез табигать уртасында янып торган кызыл яулыклы кызга таба атлыйм...

– Чәчәкләрне өзмичә читтән генә карап сокланырга да була бит.

Ул, мине искәреп торуына карамастан, сискәнеп киткәндәй була. Сары чәчәкләр шәүләсе төшкән зур кара күзләрен миңа төби һәм бик мәгънәле итеп:

– Чишмәгә карап торып кына сусавыңны басып буламы соң? – ди.

– Килешәм, килешәм, – дим, аның чын күңелдән бирелеп сөйләвенә сокланып. Аны канәгатьләнү рәхәтлеге биләп ала сыман. Шул ук вакытта ул бәхәскә кермәвемне өнәп тә бетерми кебек.

– Ә, сезнеңчә, чәчәк үзе нәрсә соң ул? Ул, көлемсери төшеп:

– Кызык кына, чәчәк чәчәк инде ул, үсемлек, – ди.

– Миңа калса, чәчәкләр җирдән шытып чыккан кояш нурлары сыман. Кояш нурын таркатсаң, анда кара төс юк бит. Кара чәчәкләр дә җирдә юк. Кара төсне кеше үзе уйлап тапкан...

Ул миңа күз офыкларын киңәйтеп карый. Тагын-тагын сөйлә дигән шикелле алар. Әмма мин тыелып калам. Ошарга тырыша дип уйлавы бар.

– Исемең ничек әле синең?

– Минем Айрүзә дип аталганыма 6205 көн.

– Син Җирнең яралганына ничә көн икәнен дә хисаплап чыгаргансыңдыр, ә! Минем исемем...

– Беләм, Данияр.

Тәнем буйлап рәхәт дулкын йөгерә. Аның чиста, яшь тавышы күңел киңлекләренә таралып кабат-кабат яңгырый. «Беләм, Данияр! Беләм, Данияр!»


– Ник дәшмисең, Данияр?..

«Мин синең үткәнеңә эндәшәм. Күңелемдәге үзем яраткан үзеңә».

– Кызык бу тормыш дигәнең. Шундый итеп башлана да, аннары... Хәтерлисеңме?

«Хәтерлисеңме?» Бу сүздән соң күңел калтырап куя. Ирексездән Айрүзә белән очрашкан беренче төн күз алдына килә...

– Хәтерлисеңме, син кар ыргыта идең. Тәрәзә зеңгелдәп куйгач, мин коелып төшәм. Әнигә карыйм, ә ул берни сизмәгәнгә салышып, алгы бүлмәгә чыгып китә. Синең яныңа чыгар өчен нинди генә сылтау уйлап тапмый идем... Ә аннары... яңа яуган кар өстеннән авыл читенә чыга идек. Кар өстендә икебезнең генә эзләр. Авылда этләр өрә. Моңсу да, матур да шикелле.

– Тормышта да шулай бит. Башта барасың, барасың: аннан соң – килгән эзләреңнән кире кайтасың...

Нәрсәнедер Айрүзәдән, аңардан гына түгел, хәтта үз-үземнән яшерәм бугай. Менә әле дә җитдиләшә барган мизгелне шаяртуга борасы килде.

– Әйдә, Айрүзә, кафега барабызмы? «Суүсем» дигән яңа кафе ачканнар. Стеналары пыяла. Эчендә балыклар йөзеп йөри. Сәер үсемлекләр, су асты музыкасы.

– Чираттагы фантазияңме? – Айрүзә сүлпәнләнеп калды. – Әйдә, мине озатып куй. Семинарга әзерләнәсем бар...

Күңелемнән көлеп куям. Җир шары әйләнә. Кайдадыр илләр чәкәләшә. Галәмдә кайсыдыр күк җисеме кояш булып кабына да, бөтен тереклеге белән көлгә әйләнә. Җир шарының кечкенә генә бер ноктасында – тын бүлмәдә Айрүзә семинарга әзерләнә. Һәрнәрсәнең үз көе бар...


...Яшеллек арасыннан тонык кына булып Кремль курантының сугуы ишетелде. Төн уртасы. Кузгалам. Тын урам. Гасырлар җиленнән иңә төшкән борынгы йортлар. Тар урамда, йөрәкне җилкетеп, тояклар тупылдар сыман. Әнә иске чиркәү шомлы булып өскә калка. Тәресез гөмбәзенең бер төше җимерелгән. Тычкан кимереп киткән шалканга охшап тора. Моннан ерак түгел минем бер тәрәзәле бәләкәй бүлмәм.

Ишекне күршем яһүд карты – музыкант ачты. Хәер, аны карт дип әйтеп тә булмый әле. Чәчен хна белән буйый. Заманча киенә. Ул мине, гадәттәгечә, ваемсыз елмаеп каршы алды.

– Сине бүген шундый көттем. Миндә яңалык бар. Беләсеңме, нәрсә таптым? Хәзер, хәзер...

Мин уртак коридор-кухняда туктап калдым. Ул бүлмәсенә беркемне дә чакырмый, үзе дә кешегә керми. Муенына бантик тагылган купшы эте минем туфли тузаныннан борынын җыерып куйды. Музыкант кулына бронза статуя тотып чыкты. Матурлык алиһәсе Афродита сыны иде бу.

– Мин аны иртәгә теш врачына алып барам.

– Теше сызлыймыни? – дип көлеп куйдым мин.

– Син көлмә. Статуя куныкланган, аны ялтыратырга кирәк. Минем бер таныш теш врачым бар. Болай, коры кул белән бару уңайсыз. Мин аңа багышлап шигырь чыгардым. Тыңлап кара әле, синең тоемың бар.

Ул кесәсеннән миңа таныш булган таушалып беткән дәфтәрен чыгарды. Һәм шыгырдап торган рифмалардан торган мәдхия укып китте. Укып бетергәч, куе кара кашларын уйнатып елмаеп куйды. Мин дә кушылдым, елмаймасам, рәнҗетермен сыман иде.

Музыкантның эте Квазимодо исемле. Шундый матур, арт аяклары белән басып тора алган ыспай эткә гарип кеше исемен кушуның сәбәбен сорагач, ул:

– Кваза музыканы гаҗәп яхшы аңлый, хәтта күзләре яшьләнеп китә. Тик әйтеп кенә бирә алмый сыман, Квазимодо шикелле, – диде.

Этләрнең күзендә мәңге җуелмас моңсулык бар. Буйсынудан туган караш. Бәлки этнең дә кеше буласы киләдер? Хуҗасын ташлап далага киткән этләр бар бит. Буйсынуга күнеккән җан иреккә түзә аламыни? Барыбер кайтып кеше аягына егыла...

Аңа берәү дә исеме белән дә дәшми, ә бары Гейдельберг дип йөртәләр. Ул офицерлар йортында музыка укыта. Концертларда пианино уйный. Әнә хәзер дә аның бүлмәсеннән скрипка моңы ишетелә, стена аша саркып чыккан аһәң күңелгә кагыла.

Кара-кучкыл тау артыннан күренгән ай сыман, күңелдә сурәтләр ярала башлый. Мин калтырап-кабаланып карандашымны эзлим. Кайда соң? Кайда соң? Әгәр соңга калсам, җитешә алмаячакмын. Ачык күренеш урынына хәрабәләр генә калачак. Карандашны табып, стенага эленгән ак кәгазьгә килеп кагылуга, бары да сүнә, югала. Яшенсез калган болыттай бушанып, хәлсезләнеп тахтага утырам. Күздән яшь чыкмасын өчен башны артка чөям.

«Авыру» үтә. Утны сүндерәм. Тәрәзәдә – кечкенә генә күгемдә (әйтерсең мин кое эченнән карыйм) йолдызлар булып тамчылар җемелди.

Бүлмә буйлап әрле-бирле йөренәм. Үз-үзеңне җиңәргә – яңа көч килер алдыннан туа торган халәт микән әллә бу? Тушька манылган пумаланы алам да ачу белән ватман кәгазенә ыргытам. Пумала тигән җирдә кара чәчәк сурәте барлыкка килә...

Дәвамы бар...

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев