-
Биләрдә «Сәләт» форумының иң иҗади сменасы ачылды Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы - ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМның (Творчество/Arts) ачылыш тантанасы узды.
-
Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә 1 июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләре дә кыйммәтләнәчәк. Республика халкы яңа тарифлар белән түләү документын август аенда алачак.
-
Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячак Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми
-
Кыйммәтле җәйге ял: Төркиягә турлар бәясе 50 процентка арткан Төркия - җәйге юнәлешләр арасында лидер, аңа сатуларның 53% тирәсе туры килә, икенче урында — ил курортлары (сатуның 23% ы), аннары Мисыр (9% ы), Абхазия (8% ы) һәм Гарәп Әмирлекләре (4% ы).
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Кар егетеннән хат (хикәя)
Резеда аны эчтән генә ярата иде. Янып, көеп йөрсә дә, сер бирмәде.
Беренче курс. Аларның күзләре очрашмады, араларыннан мәхәббәт ялкыны да узып үтмәде, тик Резеда сабыйларча олы мәхәббәткә ышанып, көн-төн Газизгә шигырьләр багышлады.
Тик бер кичә, аларның язмышларында зур роль уйнады. Яңа ел тамашасы иде. Резеда ашыга-ашыга универга атлап барганда кинәт кенә таеп егылды.
Аннары төш сыман: аны ак канатлы фәрештәләр матур чанага утыртып, туңдырма, ашатып, могҗизага бай илгә алып киттеләр.
Соңыннан гына дус кызы Мәрьям сөйләгәнчә, абынып, баш мие каушаган, аягы белән кулы сынган булган. Һәм аны тиз генә хастаханәгә алып киткәннәр.
Озак сөйләшеп, серләшкәннән соң, Мәрьям Резедага хат тапшырды. Резеда аптырап калды.
- Ел буе үзеңне яхшы яктан гына күрсәттең, 4ле билгеләренә укыдың, шуңа сиңа кар егеттән бәйрәм котлавы! - дип күзен кысты Мәрьям.
- Кар егеттән? Бәлки кыш бабайдандыр?- дип гаҗәпләнеп сорап куйды Резеда.
- Бергә картаеп, оныкларыгыз булгач, шунда кыш бабай булыр, ә хәзергә кар егет. - дип елмаеп куйды Мәрьям.
Хатны Резеда күптәннән алган юк иде. Балачакта, әтисе төньякка командировкага киткәндә гел өч хат җибәрә иде. Шуның иң олы конвертка салынганы гел Резедага эләгә иде. Әй шатлана, әй куана иде сабый кызчык.
Хатны Резеда бер тында укып чыкты. Исем эзләде ул! Тик таба алмагач, Мәрьямгә сорау тулы күзләре белән текәлеп катты.
- Иртәгә кар егете үзе килә, шунда барсында белерсең! Ярый, мин киттем, сакла үзеңне, җан дустым!
- Хуш, Мәрьямем.
Күңел нидер сизгәндәй, хатны яңадан укып чыкты Резеда. Соңгы битендә карандаш белән күренер-күренмәс кенә "Газиз" дип язылган. Йөрәкнең сикерүе галәмгә җитәрлек булды Резеданың.
Ә алда йокысыз төн һәм иртәгә булачак очрашу! Түз йөрәккәем, түз генә!
Гөлназ Гыймадиева (Казан)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз