Логотип Идель
Әдәбият

Кара җайдак (хикәя)

      Көзге көн – көзге көн инде ул. Кояш караганда җылы кебек тоелса да, җиле үзәкләргә үтә, җанны телгәли. 1943 елның ноябрь башы... Көндезен юл үтә пычрак, ә төнге якта туңдырып җибәрә. Болай да йөрергә авыр юлдан караңгыда һич кенә дә барырлык түгел. Әнә шул юл буйлап, бәләкәй арба тартып өч кеше бара. Бармый чара юк. Өйдә калганнар өчен алар бит бердәнбер өмет. Ә ерак сәфәрнең нияте – йөктәге чабаталарны азык-төлеккә алмаштыру…  

        Көзге көн – көзге көн инде ул. Кояш караганда җылы кебек тоелса да, җиле үзәкләргә үтә, җанны телгәли. 1943 елның ноябрь башы... Көндезен юл үтә пычрак, ә төнге якта туңдырып җибәрә. Болай да йөрергә авыр юлдан караңгыда һич кенә дә барырлык түгел. Әнә шул юл буйлап, бәләкәй арба тартып өч кеше бара. Бармый чара юк. Өйдә калганнар өчен алар бит бердәнбер өмет. Ә ерак сәфәрнең нияте – йөктәге чабаталарны азык-төлеккә алмаштыру…  
    Чакмагыш районының Тайнаш авылында кунып, җир җебегәнче дип, бүген дә иртәнге караңгыдан ук кузгалулары иде. Кинәт томан арасыннан карачкыдай бер шәүлә килеп чыкты. Яңа гына таң сызылып, яктырырга да өлгермәгән бу эңгердә шәүлә җайдакка әверелде: кап-кара айгыр да, аңа атланган күн итекле, күннән киенгән бу пәһлевандай ир дә әллә нинди куркыныч, әкияттә генә була торган явыз зат булып тоелды. 
 – Тр-ррр!
Кысып тоткан йөгәннең басымы астында ат кисәк кенә туктады да, бер урында уйнаклап, тынычлана алмый бераз биеп торды.
 – Нәрсә төядегез? Нәрсә урладыгыз? – дип, күк күкрәгәндәй җаннарны тетрәндереп, таң тынлыгын бозды кырыс тавыш.
 – Чабата... 
Унбер яше әле яңа тулган малай каушап, куркып булса да, егерме яшләр тирәсендәге апасы һәм үзеннән бер яшькә кече сеңлесен үзенең ябык гәүдәсе белән җайдактан аерып, җавап бирде. Ул бит ир затыннан. Димәк, җаваплылык та аңарда. Апасы белән сеңлесен яклау – аның өчен хокук та, бурыч та.
 – Каян алдыгыз?
 – Үзебез үрдек...
 – Ә юкәсе? Юкәне каян алдыгыз?
 – Урманнан...
 – Тә-әәк... Дәүләт милкен урлагансыз, димәк! Борылыгыз! Киттек силсәвиткә! Хәзер акт төзибез… 
– Син бит Тайнашныкы түгел! Кем син? Безне туктатырга ни хакың бар?
– Ах син, эт баласы! Хәзер укытам мин синең арт сабагыңны! Тукта! Тукта димен, кил монда!
Ачуыннан селәгәйләре чәчрәгән җайдак елан кебек кап-кара каеш камчысын чаж-чож итеп селти башлауга, аның елкылдап торган аты арт аякларына басып, кешнәп җибәрде. Ни намус белән шундый пәһлевандай иргә кендек буе балага камчы күтәрмәк кирәк?! 
– Тә-әәк, юкә караклары. Хәзер үк икешәр пар чабата бирегез әле монда! И-и-и... сыпыртыгыз! Эзегез дә булмасын!
– Син безне таламакчы буласың! Юк сиңа чабата. Безнең әтиләр сугышта кан койганда, син монда безгә чыбыркы болгыйсың, явыз! Мин иртәгә үк районга барам, таты үзең дә сугыш утын безнең әтиләр белән бергә! – дип, бар кыюлыгын җыеп, каршы төште үсмер.
– Тый телеңне, эт баласы! Тагы өстим хәзер арт ягыңа! Бир чабаталарыңны!
– Бирмим! Алар бит икмәк өчен. Апайлар ачка үлә! Бирмим, бир-мим-ммм...
Кабат-кабат камчы сызгырып үтте. Үзәк өзгеч тавыш дөньяны телгәли. Җайдак, көч белән бәләкәй арбадан ике пар чабатаны тартып ала да, аты-юлы белән сүгенеп, кабат камчысын болгый...
– Алма! Алма! Кире бир, зинһар! Бир...
Күз яшьләренә буылып, үксеп елый-елый артыннан йөгерсә дә, ничек итеп бала кешесе шундый явызлыкка каршы тора алсын инде...
Ара ерагая. Атлы иртәнге эңгергә кереп югала тояк тавышлары гына әледән-әле һаман ишетелеп ала.
Ишетәсезме?
Ул тояк тавышлары әле кайтаваз булып гасырлар аша да яңгырап торачак.

Автордан. Сугыш елларында әлеге Андреевка-Бүздәк юлы аша Иске Дөмәй авылындагы тегермәнгә юкә чабата төялгән «уфалла» арбасын тартып барган баланың да инде чәчләренә күптән чал төшкән. Ул – Чакмагыш районы Каратал авылында яшәүче Әүхәт Тимерхан улы. Вакыйга картыем Хәбибә сөйләгәннәргә таянып язылды. Әүхәт абайның канга баткан аркасын юып, яраларын тазартып минем картыем бәйләгән булган да инде...

Илгиз Әхмәтов 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев