Логотип Идель
Әдәбият

Каракашлы роботлар

…Мәгъсүм автокар дигән арбасы белән почмакка барып посты. Бу пресс-рам заводының машина кузовларын, рамнарын буйый торган цех икән. Монда секундында ук башка каба, күзне кисә, тынны буа торган нитроэмаль, йөзләгән төр буяу, ацетилен, химик катнашма, көйгән тире, кислота ачысы исләреннән генә торган һаваны дөрес, җиренә җиткереп сурәтләү өчен бер түгел, ун даһи Толстой, Теодор Драйзерның да тел куәте җитмәс иде кебек.

…Мәгъсүм автокар дигән арбасы белән почмакка барып посты. Бу пресс-рам заводының машина кузовларын, рамнарын буйый торган цех икән. Монда секундында ук башка каба, күзне кисә, тынны буа торган нитроэмаль, йөзләгән төр буяу, ацетилен, химик катнашма, көйгән тире, кислота ачысы исләреннән генә торган һаваны дөрес, җиренә җиткереп сурәтләү өчен бер түгел, ун даһи Толстой, Теодор Драйзерның да тел куәте җитмәс иде кебек. Иркен-аганың шундук башы әйләнеп китте. Әйе, Альберт-кардәш хаклы: биредә һава чуен кою факториясеннән дә зыянлырактыр. Альберт аны конвейер эчендә кузовлар буяган хатын-кызлар арасыннан алып китте. Пульверизаторларның нечкә томшыкларыннан ысылдап сиптертелгән буяу электр яктысында боҗра-боҗра салават күперләрен ялтлатып тарала һәм бу боҗралар бар тирә-якны басып алып, сулыш алу авырлаша бара иде. Күзләрен-битләрен ачык калдырып, борыннарын гына каплаган зәңгәр комбинезонлы сылуларның йөзләре әллә югарыдагы люминесцент шәмнәрдән төшкән яктыдан, әллә инде үзләре шундыйга әйләнгәнлектән, фил сөяге, сары сөян агачы, бәрәңге келәе кебек саргаеп катканнар. Чуен заводында металл кисүче обрубщик егетләр утызынчы-кырыгынчы елларда силсәвитләрнең карлы чаналарына бәйләп салып, елата-елата туган авылларыннан Чиләбе, Свердлау, Магнит төзелешләренә, шахталарга, һөнәрчелек, ФЗӨләргә алып кителгән Миңлебайларның оныклары булган булса, болары исә бер пар эрзин галош, бер күлмәклек тукыма артыннан Комсомольски, Днепрогэс төзелешләренә, урман кисәргә, сал агызырга вербовка белән киткән Гөлмәрфугаларның онычкалары иде.

Китә казлар Донбасска! Казлар түгел, кызлар диген!.. Менә кайталар. Егерменче гасырның азаганда. Кайтканнар да инде. Кашык белән ашарлык бу куе химик һавада кырык бөгелешле конфигурацияләр эченә кырык тапкыр бөгелеп үтеп, үзләре тагын да кырык тапкыр сиртмәләнгән, кырык гамәлгә кереп, тартылган, сузылган, иелгән, буын сеңерләрен бармагына урап, өзлеккән һәм, һичбер арттырусыз әйткәндә, төнге клубларда шәрә канкан биегән тәти кызларны хәтерләтеп, җир йөзендә бер генә акыллы, тырыш роботның да кулыннан килмәслек эшләрне эшли алган бу кызларга карап торган Иркен-ага горурланырга да, үкенергә дә белмәде…

 Аһ, нишләмәк кирәк, бу аның өчен горурланырлык үкенеч тә, үкенечле горурлык та иде!.. Салют-борәдәрен әйтер иде. Шушы кадәр сабыр татар кыз-кыркын арасында бер кәләш тапмаган!..

– Сезне Америкадан килгән татар сәламли! – дип кычкырды кызларга Альберт. – Америка татары сәламли, каракашлар!..

Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап та өлгермәгән, кайсының башы иелгән, кайсыныкы югары чөелгән каракашлар, сыннарын үзгәртмичә һәм эшләреннән аерылмыйча, аларга таба башларын гына бордылар да, каршыларында беренче тапкыр шундый ап-ак чәчле, илһамлы кыяфәтле, бик тә интеллигент, әмма эшчеләр киемендәге сәер сирәк кешене күреп, ышаныр-ышанмастан, фикер алыша башладылар:

– Нинди Америка? Була ди тагын…

– Америкага шул без генә кирәк булмасак…

Иркен-ага куркып куйды: «Бәлки болар кеше дә түгел, роботлардыр?!»

– Мин кызларның бригадиры булам, – диде бер таза яурынлы хатын алар янына килеп җитеп. – Сез чынлап та… Америка кешесеме?

– Әйе, – диде Иркен-ага. – Әмрикәдән. Татар.

– Сөйләмәгез юкны, – диде хатын. – Ә син ышандырып әйт!.. Татар, имеш!.. Кыскарак тот. Минем вакыт юк.

– Мин… сылуым, бер нәрсәгә таң калдым…

– Нәрсәгә? – диде хатын коры гына.

– Мондаен катлаулы конфигурацияләрнең эчен вә тышын адәм баласы ничек буяп чыга ала? Иң алдынгы технологиягә ия булган КамАЗның кузов астын буйый торган роботлары болмайды?

– Ә-ә, сез менә нәрсә турында! – дип көлеп җибәрде хатын. – Бар безнең роботлар. Француз, алман, американ роботлар бар. Әмма алар тиз сафтан чыгалар. Ә менә безнең кызлар… – Ул кызларга күрсәтте. – Татар хатын-кызлары беркайчан да ватылмыйлар. Алар үзләре теләсә кемне сафтан чыгарыр, пәнимәете ли. Алар тал чыбыгы кебек сыгылмалы бит. Шарнирлары да май сорамый… Шулай бит, кызлар? – дип кычкырды хатын.

– Шулай! Акча булса, шарнирларыбыз да май сорамый!.. – дип табада көйгән май кебек чажлап бер тавыштан кабатлады кызлар. – КамАЗ талоннары дип бирегә эшкә кергәниек, шуннан алып чыкканыбыз юк!..

– Яшәсен роботлардан да түземлерәк татар хатын-кызлары! – дип кычкырды хатын.

– Ул – без! – дип кабатлады конвейер. – Татар хатын-кызлары!..

– Менә шуңа күрә биредә татарлар гына эшли… – диде хатын. – Башка милләт кызлары түзә алмый. Башкалар, шул ук чит ил роботлары кебек, тиз сафтан чыгалар…

– Монда профсоюз бардыр?

– Бар. Үз мишәребез. Гүретдинов Үмәр.

– Яхшы кешеме соң? Эшчеләр өчен тырышамы? Искә төшерәме?

– Һи-и-и, төшермиме соң!.. Әнә! – дип төртеп күрсәтте ханым якындагы тактага фужер һәм шешә сурәте төшереп, өсләренә зур хәрефләр белән «С днем рождения»! дип язылган язуга күрсәтеп. – Көн саен төшерә. Такталарына исемнәребезне генә алыштырып торалар…

Гади татар хатыны – бригадир авызыннан милләт анасы булырга тиешле татар хатын-кызын мактап юкка чыгаруның бу кадәр уңышлы хәл ителүен башына да китермәгән Иркен-ага бер сүз дә әйтә алмады. Альбертның аны автокарга ничек утыртканын да, ничек кузгалып киткәннәрен дә хәтерләми.

КамАЗ дигән заводта роботлар ватыла, димәк?! Бәлки масоннарга татар хатыннары кебек ватылмый торган тере кешеләр – ясалма кешеләр барлыкка китерү саваплырактыр?! Тәүбә, тәүбә!.. Адәмзатның матдәи тукымасында тыкшынырга, кысылырга, кагылырга ярамаган бер илаһи, серле бөтенлек бар: ул – аналык, карын һәм ирлек куәте. Яшәсен хатын-кызның аналык бөяте һәм ир-атның нәсел башы булган алтын тамчысы!.. Бала яралу бары тик Аллаһ хозурында.

Биредә тәҗрибәләр ясау, иртәме-соңмы, ясалма селекция һәм сегрегациягә китерәчәк. Бәлки монда, бетоннан салынган, тыштан тын алгысыз кара кургаш, асбест, пенопласт белән көпләнгән, кояш нуры кермичә сырсыган куб вә квадрат биналарда, һавасы була торып, һавасыз, суы була торып, сусыз калган, бозык сулар, тынчу һава торбалар аша, электр нуры, җылылык, элемтә һәм башка яшәү чыганаклары җир астыннан китертелеп, җан асрарлык азык, тәнне капларлык тукыма хакына кешене физик изү, соңгы тамчы канына кадәр суырып, кабергә керткәнче, бәлки «Кеше геномы» халыкара проекты җитәкчесе Френсис Коллинз ярдәмендә боларга алмашка факторийларга клоннар– тере роботларны гамәлгә кертү кешелеклерәктер?! Клон-робот эшли, чын кеше шигырь яза, җырлый һәм бот күтәреп ята? Тик ул чакта чын кешеләрне тудырырлык ир-ат, хатын-кыз табылырмы, алар җир шарының КамАЗ кебек факторийләрдә һәлак булмаслармы?! Русиянең ике йөз халкы арасында орыстан кала иң күп санлы, иң бай – нәфтле, урманлы, сулы, таулы, яланлы, майлы, сөтле, итле, җырчан, эшчән, дүрт ай җәй, дүрт ай кыш, дүрт ай яз, дүрт ай көзле уникаль табигатьле татарның да хәле-әхвәле шундый булгач, башкаларга ни сан?! Ул бит Җир шарын кисеп, дүрт ярымшарны урап чыгып, Хаҗ сәфәре кылган хаҗи Татарстан кебек сирәк, адәм затына кулайлы, шифалы табигатьле илне беркайда да күрмәде. Чуен һәм пресс-рам заводларында күреп кичергәннәре аның гүя Мамадыш Кизләвендәге ачлыктан казыкка менеп кадалган атлар, Шәмдәлдәге Һөжһөд Исмәгыйльнең Шакыраеп чүплеген күтәргән зимагурларның дәвамы иде. «Салют-борәдәр бу шартларда башкача була ала идеме? Аның язмышы башка юлдан китә ала идеме?» дигән сөальләр борчый иде аны хәзер. Күсе-тычкан вә чебен-черки адәм баласына ияреп хәтта йөзенче катка да менә һәм яшидер. Әгәр аларны хлорофос белән гөргеләп төшермәсәң. «Юк, Салют-борәдәр биредә башкача… борынгы сәлахиләрчә була алмайды, – дип соңгы нәтиҗәсен чыгарды ул. – Монда нәселгә урын юк. КамАЗ – табигатьсез калган татарның тәнен гарипли торган конвейер. Ми-мән дигән соры матдә биредә уйлаудан туктый. Тән тукымасы биредә затын югалтырга тиеш болады. Салют һичшиксез хунвейбин. Башкача була да алмайды.

Зиһенсез, бөтенләй «аңсыз-акылсыз» үлән кыяклары, агач яфраклары, әле баш өстендә очкан кыйгыр тургай-чыпчыклар – һәркайсы үзе булудан туймый, рәвешен үзгәрми, үсү-үрчүдән туктамый тәрәккыят итә, дөнья хәятендә катнаша; нинди генә табигый кыйралышлар, кайнар ком-күчешләр, катаклизмнар, кайнар, салкынына кршы торып, түзеп, «аңсыз-акылсыз» каен яфрагы һаман да каен яфрагы, чаган яфрагы булып кала, ә менә аңлы-акыллы адәм баласы – Сөләйманнарның оныклары Салютка, Сәлимнәр Стасикка әйләнә, илен, телен, гореф-гадәтен, динен, иманын ташлый, адәм танымас хәлгә килә… Бу – нәрсә, шундый да «акыллы» булган өчен генәме?! Биш гасыр буе ком-табигать күчсә дә, кан-кайгыда йөзсә дә, хәтта менә бу каенның, наратның төбен эт яки инсан сугарып китсә дә, табигать үзгәрми, үзенең баласына хыянәт итми, каен вә нарат булып кала, ә менә шул табигать – «анасыннан акыллырак» булырга тиешле баласы, шул агачлар тараткан саф һаваны сулап, агулы һава чыгарып, шул табигатьне җимерә һәм нәҗескә батыра? Табигатенең телен, гореф-гадәтен оныта? Нишләп шулай бу? Табигатен сагынып, инсанда нигә кан кычкырмай? Нигә Иркен-ага телен онытмаган да, нигә аны Салют-борәдәр оныткан? Нигә Иркен-агада кан кычкырган да, Салют-борәдәрдә кычкырмаган? Ул бит тарихи Ватанда – татар үзәге булган Магнит-тау баласыдыр кү!.. Йөрәк ярган «Әбзи!» – ул кан кычкыру булдымы, әллә ташкында баткан салам кыштырдавымы?

Илле булу өчен Ватан кирәк. Телле булу өчен Ватан кирәкми. Ата-ана кирәк. Намус, иман кирәк. Ә менә илсез, Ватансыз булып та җаның – илле, телең – телле булуы мөмкин. Иркен-ага милләтләрнең иртә таушалып картаюын, соңгы чиккә җитеп затсызлануын, сәяси изү сәбәпләрен читкә алып ташлап, генетика, нәселлек факторларында эзләп карады. Әмма биологик факторларда ул мондый нигез табалмады. Әгәр тере табигатьнең кабатланмас кыйммәте саналган милләт җирнең миллион елларга сузылган эволюциясендә барлыкка килү, аякка басу, камилләшү, өлгерү чорларын исән-сау үтеп, кешелек харитәсенең бер төре, үлемсез бизәгенә әйләнгән икән, ул матдәнең, энергиянең юктан бар, бардан юк булмау, ә бары тик бер төрдән икенче төргә генә әверелүенең физик кануннары нигезендә һич кенә дә юкка чыга алмый; ягъни милләт мең еллар буена сузылган мәдәни-җитештерүчән тормышта йөзләгән, меңләгән буыннар тудырып ишәйгән, камилләшкән, шомарган, ныгыган, үзенең телен, мәдәният-мәгърифәтен – тышкы саклану кабыгын булдыра алган икән һәм ул җир шарындагы башка йөзләрчә, меңнәрчә кавем, милләт белән телгә-тел, иңгә-иң, тынга-тын, кулга-кул береккән икән, аның барлыгы башкаларның барлыгы, аның юклыгы башкаларның юклыгына хәлиткеч вә фаҗигаи рәвештә бәйләнә. Орыс үзенең соңгы биш йөз елын аның тарафыннан болай да җиңелгән, орыска Тын океанга кадәр бар җирен-байлыгын биргән татар өстеннән ямьсез кыланып үткәрде һәм тарих алдында банкрот калды. Татарның юкка чыгуы орысның үзенең дә юкка чыгуы булып чыкмасмы? Бу куркыныч орыска татардан да күбрәк зыян китермәсме? Кана, Явыз Иваннан татарга карата кылынган хунвейбинлык хәзер кан кычкырып, тамырларда котырып, аның үз кавеменә янайды?!..

– Килеп җиттек, Иркен-ага.

 

Айдар Хәлим

Рәсем: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият хикәя уку

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев