Яңалык/Эксклюзив
-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
Моргенштерн ресторанда ничә сумга ашый? "Сәлам хәерчеләргә!" — дигән музыкант роликта.
-
71 яшьлек бабайга бензин сибеп, ут төрткәннәр... Имгәнгән ир-ат хастаханәдә берничә көн яткач, вафат булган.
-
Авариядә имгәнгән кызның телен теккәннәр Имгәнгән хатын Яңа ел бәйрәмнәрендә реанимациядә була, аннары аны палатага чыгаралар. Хәзер аңа озак вакыт реабилитация таләп ителә.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
КАРТАЙСАМ ДА, КАЙНАР ҖИЛЛӘР КӨТӘМ...
Гамил Афзал шигыре
Картайсам да, кайнар җилләр көтәм,
Кайгы илләренә ашыкмыйм.
Һәр агачның җилфер-җилфер иткән
Яшел яфрагына гашыйкмын.
Бар начарны, бар яхшыны тоеп,
Көлә-көлә гомер буйладым.
Чәчәк исен иснәп туймадым мин,
Кояш нурын күреп туймадым.
Шатлык дәрьяларын кичәсем бар,
Күзем белән сөеп тамчысын.
Барча картлар кебек эчәсем бар
Хәсрәтнең дә иң-иң ачысын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз