Логотип Идель
Әдәбият

КАСӘ ТУТЫРЫП ЯЗ ҺАВАСЫН ЭЧӘМ...

Резеда Мөхәммәтҗанова шигыре

Резеда Рәзил кызы Мөхәммәтҗанова 1993 елның 17 гыйнварында Актаныш районы Меңнәр авылында туа. 16 яшендә ачылган шигъри сәләте кызны «Иделем акчарлагы», «Сәләткә нур булган йолдызлар», «Алтын каләм» бәйгеләрендә, Гамил Афзал фестивальләрендә катнашып, призлы урыннар яуларга этәрә. Хәзерге вакытта ул Чаллы шәһәр мәктәбендә информатика укыта.  

***
Касә тутырып яз һавасын эчәм
Исерәмен, ахыры, исеннән.
Чыбыркылап кусам да мин уйдан,
Чыга алмадың инде исемнән. 

Касә тутырып яз һавасын эчәм
Күкрәгемә тула. Яндыра.
Һәр сулышта өмет дигән җисем,
Майлар булып җанга ягыла. 

Касә тутырып яз һавасын эчәм,
Яздыр миңа алышынмас өлге!
Мәхәббәт – ул сәер. Терелтә дә, 
Калдырырга мөмкин шулчак көлгә.

Касәләре олы. Минем йөрәк сыман
Вата гына күрмә инде, яме?
Синең исем язылды күңелгә
Сызып атарга мин теләмәмен...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев