Логотип Идель
Әдәбият

КАЙЧАН КАЙТАСЫҢ...

Альбина Равил кызы Гайнуллина 1982 елда Әгерҗе районы Татар Шаршадысы авылында туган. Белеме буенча – икътисадчы. Туган төбәгендә башкарма комитетта эшләгәннән соң, Казанга күченеп килә, банкта хезмәт куя. Икътисад дөньясыннан әдәбиятка өметле каләм иясе килүе хакында язган идек инде, хикәяләрен дә бастырдык. Инде менә өр-яңа әсәрен «Идел» журналы укучыларына тәкъдим итте ул. Укып карыйк һәм, әлбәттә, яшь язучыбызга уңышлар гына телик!

Альбина Равил кызы Гайнуллина 1982 елда Әгерҗе районы Татар Шаршадысы авылында туган. Белеме буенча – икътисадчы. Туган төбәгендә башкарма комитетта эшләгәннән соң, Казанга күченеп килә, банкта хезмәт куя. Икътисад дөньясыннан әдәбиятка өметле каләм иясе килүе хакында язган идек инде, хикәяләрен дә бастырдык. Инде менә өр-яңа әсәрен «Идел» журналы укучыларына тәкъдим итте ул. Укып карыйк һәм, әлбәттә, яшь язучыбызга уңышлар гына телик!

фото: "Вконтакте"

ХӘЛ БЕЛЕШҮ

– Алло...

– Әлү, Улым, кайчан кайтасың?

– Әбекәй, мин сезнең улыгыз түгел бит. Сез ялгыш җыйгансыз.

– Җыенам, дисеңме, балам? Әлү, улы-ым, ишетәсеңме? Карчыкның карлыккан тавышын ютәл басты. «Ишетәсеңме», – ди. Ишетмәскә дә бик риза аны Әскәр, ләкин чукрак түгел бит, бәхетенә төшкере!

   Беренче тапкыр бу карчык Әскәргә ун еллар чамасы элек шылтыратты. Телефонны алуга, ят тавыш: «Улым, кайчан кайтасың?» – дип аптырашта калдырды. Егет әле җиденче сыйныфны гына тәмамлап килә иде. Әбинең ялгыш шылтыратуы аңа кызык тоелды.

    «Бу, һичшиксез, элемтә челтәре, интернет аша кешеләрне күзәтеп мәгълүмат туплаучы шымчылар эше булырга тиеш! Алар егетнең кайдалыгын, өйдә күпме кеше барлыгын һәм матди хәлен тикшерәләр. Әйе, җавап биргән кешенең тавышыннан аның саулыгын, кайсы җенес, ничә яшьтә булуын билгеләргә мөмкин һәм...» Башка килгән уйлар никадәр мәгънәсез булса, шуның кадәр кызык, нәкъ чит ил кинолары кебек!

   Кемдер зарыгып улын көтә, бәлкем, оныгындыр. Ләкин кем ул? Кем аның кадерлесе? Кайда алар? Ни өчен әби Әскәргә шылтырата? Егетнең тавышы ят түгел микән аңа...

   Әскәрнең әнисе улының мең соравына бер гади җавап тапты:

– Олы кеше ялгыша инде ул, балам. Телефон номерын дөрес җыймаган, күрәсең. Итагатьле итеп кенә, сез ялгыш шылтыратасыз, чит кешегә эләктегез, дип аңлатырга кирәк. Улы эштәдер. Бәлки, гаиләсе  белән аерым торадыр. Әни кеше сагына бит ул! Мин дә сезне бик-бик сагынырмын. Картайгач, әтиең белән шулай шалтыратып: «Улым, син кайда? Кайчан кайтасың?» – дип аптыратырбыз. Син шулвакыт ачуланма безне. Эшең никадәр күп, вакытың никадәр тыгыз булса да, ягымлы итеп эндәш. Ихлас күңелдән яныбызга кайтып килү әмәлен табарга тырыш. Һич югында, вәгъдә биреп юат, ярыймы?

– Вәгъдә биреп, сүземдә тора алмасам?

– Ә син тырыш! Ир кешенең сүзе бер була, ул хак сүз булырга тиеш.

– Оооо, әни, син моральгә күчәсең. Җитте. Вәгъдә – иман! Тырышып укырга.... эшләргә... иманлы, кешелекле булырга кирәк! Барын да беләм, онытмадым. Теләсәң дә, оныта алмассың боларны! Бетте, теманы алыштырдык!

   Теге карчык шул ук кичтә тагын шылтыратты. Вакыт төнгә авышып килә иде. Әскәрнең телефонын әнисе алды.

– Әйе. Алло-оу?! Тыңлыйм сезне.

– Балам, син кем?

– Ә сез кемгә шылтыратасыз, апа?

– Улыма! Кайда икән ул? Кайчан кайта?

– Әбекәй, сез бит дөрес шылтыратмыйсыз. Бу улыгызның телефоны түгел. Сез Казанга, чит кешеләргә эләктегез.

– Улым Казанда мени. Чит кешеләрдә ни эшли ул?

– Әбекәй, улыгызның телефоны язылганмы?

– Әйе. Ә син, балам, кайдан күрәсең? Мин ул язып калдырган саннарны телефон төймәләренә басып җыям.

– Тагын бер тапкыр, акрын гына, игътибар белән җыеп карагыз әле улыгызның номерын, иншалла, үзе алыр, ярыймы?

    Шул көннән соң карчык, елга бер булса да, шылтыратып, Әскәрнең «хәлен белде». Вакыт узган саен, егет бу әбигә хатасын аңлатып торуның кирәге югына төшенде. Телефонны алгач:

«Кайтам, кайтам, әбекәй. Син борчылма, чәйләр эчеп ал, берәр сериал карый тор. Эшем бетү белән, кайтып җитәрмен», – ди торган булды. Карчыкның улы, чыннан да, эшеннән бушагач, өенә кайтадыр, бу сүзләрдә һич кенә дә ялган юктыр, дигән уй җанга ятыш иде. Әби телефон номерын дөрес җыйганда, улы да нәкъ шулай җавап бирәдер.

    Чаллы коды белән таныш номер шылтырата башласа, егеткә үзен сагынып көтүче тагын бер изге җан булган төсле тоела башлады. Бу карчык тәмам үз кешегә әйләнеп килә иде, ләкин еллар узган саен, җилгә ташлаган буш вәгъдәләр эчне пошырды. Тагын шул номер, бүген генә ничәнче тапкыр шалтырата инде:

– Алло! – Телефонын тотып бәрердәй булды егет.

– Улым, син кайда? Ник кайтмыйсың, балам? Сугышып йөрмисеңме?

– Мин сугышмыйм.... – коры җавап теш арасыннан кысылып төште.

   Туйдыра башлады бу. Көненә өчәр-дүртәр тапкыр шылтыратканы юк иде элек. Бүгенгесе бер нинди кысаларга да сыймый.

– Ярый-ярый, балам. Ачуланма. Кайчан кайтасың, улым? Ничә атна күренмисең бит инде...

    Әскәр җавап кайтармады. Акылын җуйган карчык белән сүз куертып торудан ни мәгънә?! Шул номер шылтыратса, кулдан эш төшә. Күңелгә сәер шом тула, баш шаулый башлый. Кем аптырата икән шулай?

   Әллә Чаллыга барып, эзләп табаргамы ул карчыкны, бигрәк тә өенә кайта белмәгән, теге хөрәсәнне?

    Бәлкем аның бөтенләй улы да юктыр... Картаймыш көнендә башы киткәндер мескеннең, авырудыр. Номерны алыштырырга туры килер. Бүген үк, эштән кайтышлый, яңа сим-карта алам!

– Балам, күршеләргә аны-моны әйтмәдем. Борчылма. Егылдым гына, дидем. Идәндәге паласка абынып егылдым, дидем. – Карчыкның сүзен көчле ютәл буа. Теле көч-хәл белән генә буйсына, сөйләшергә тыны җитми төсле. – Улым, бер үк кайта гына күр. Минем бит сиңа зыяным тигәне булмады, балам. Сугышып йөри күрмә... Сине милисия алып китсә, мине кем озатыр?! Вакыт бит инде, санаулы көннәрем, балам.

– Ярый, әбекәй, кич белән кайтып җитәрмен, көт. Хәерсез карчык! Ни булган соң анда, кем соң бу?! Сораулар... Җавапсыз сораулар өере. Котырган эттәй, җанны талар инде бу билгесезлек. Ничә ел буе ялгышырга мөмкин? Гел бер сангамы?! Нинди сугышу, нинди полиция сөйли бу әби? Ничек инде карт кешегә кул күтәреп булсын, ди?! Әллә әби саташа, әллә аның улы Әскәр еллар буе күз алдына китергән кеше түгел. Карчыкка кулы күтәрелгән имгәкне кеше дияргә тел дә әйләнми. Таракан үтергәндәй, сытып юк итәсе генә килә. Бәдбәхет! Ничек җир күтәрә шуларны, ник баскан юлларында убылып йотмый икән. Бәлкем, әби юри, ягымлы тавыш, җылы вәгъдә ишетер өчен ялгыш номерны җыя торгандыр. Картларда сабый акылы, диләр. Яклаучыга, ярдәмчегә мохтаҗ бу җан, аптыраганнан, мәрхәмәтлелек өмет итеп шалтыратадыр бүген дә. Ютәле дә көчле. Ялгызлыкның газаплы картлыгы, гомереңнең соңгы көннәрендә янәшәңдә су китерер кешең булмавы бигрәк аяныч шул. Өстәвенә җәберләп тә торсалар, кая барасың...

– Алло, әнием?

– Әү, улым. Кайтасыңмы, балам?

– Юк, әнием, бүген көтмәгез. Ашыгыч командировкага чыгып китәм. Шуны әйтергә дип шылтыраттым.

– Кай якларга, улым? Бер дә барасы җирең бар, дип әйтмәгән идең иртән. Без, тагын, кичке аш ашамый, сине көтәбез.

– Менә гел шулай итеп, мине уңайсыз хәлгә куясыз, әнием. Әзер ризыкны кайнар килеш утырып ашагыз инде, зинһар. Чаллыга барып кайтасым бар, әни. Син борчылма, ашыгыч эш килеп чыкты, кичектергесез, тиз арада хәл итәргә кирәк. Кайткач, сөйләрмен. Әткәй белән апаема сәлам.

– Үз машинаң беләнме?

– Әйе, үз машинам белән.

– Хәерле юл, балам. Имин йөр. Шылтырат, ярыймы.

– Килештек. Пока, әни.

ТӘВӘККӘЛЛӘҮ

   Әскәр хәл итте! Ул Чаллыга барып, үзенең тынычлыгын бозган телефон «террорчысын» – шашкан карчыкны да, аңа кул күтәрергә җөрьәт иткән ир кисәген дә табып, бу шылтыратуларга нокта куячак. Кирәк булса, гаеплеләрне җавапка тартыр. Моның өчен, шөкер, тиешле органнарда танышлар, дуслар җитәрлек. Әлеге мәсьәләне бүлмәдән чыкмый гына хәл итәргә дә була иде... Бер шылтырату җитә! Ләкин, үз күзләре белән шул карчыкны күрәсе килә Әскәрнең. Ачу белән бергә, ниндидер зур кызыксыну хисе катыш, кызгану да борчый җанны. Кешегә яхшылык эшли аласың икән, ник үзеңне тыярга?! Барырга кирәк. Аннан соң, вәгъдә – иман, дигәндәй, авызыңнан берәү дә тартып алмады, карчыкны үзең ышандырдың, лабаса.

– Оооо, син тотылдың егет!

    Бу шамакай дус, һәрвакыт вакытсыз! Әскәр, беркавым шикәр урлауда тотылган баладай, югалып калды хәтта.

– Ни булды? – дип, Маратка коры гына кул сузды. Болай да зур күзләрен тагын ныграк ачып, шамакайлануын дәвам итә бит әле. Әскәрнең кулын да ычкындырырга ашыкмый, авызына керердәй булып лыкылдый:

– Бүген, чыннан да, нидер булырга охшаган! Синең ялганлаганыңны гомеремдә беренче тапкыр ишетәм! Сез бит Вәлиуллиннар – бик гадел, принципиаль кешеләр....

– Ни сөйлисең син, Марат?

– Кая җыендың? Нинди командировкага?

– Таза гәүдәсен гөрселдәтеп көлә, тиле!

– Чаллыга, дидем ич. Әни белән сөйләшкәнне тыңлап торгач, анысын гына ишеткәнсеңдер инде.

  Марат – Әскәрнең якын дусты да, хезмәттәше дә. Балалар бакчасында бергә уйнап үскән, тормышны танырга, акны карадан аерырга һәм тагын күп кенә сабакларга бергә төшенгән, мәктәп елларын да иңгә-иң узган тугры, якын кешесе.

    Беренче карашка Марат белән Әскәр арасында бернинди уртаклык та юк кебек. Әскәр – ипле, тыйнак, бик җаваплы һәм күпмедер дәрәҗәдә кырыс кеше. Һәр эшне алманнарга гына хас төгәллек белән башкара торган педант. Аның тормышында бер генә тузан бөртегенә дә, ялгыш-хатага да урын юк.

    Марат, дустының тормышына ямь өстәүче, аның йөз сиксән градуслы капма-каршы ягы булып тора. Авызы бер дә тик тормас, сүзгә тапкыр бу егетнең хәйләсе дә, чаялыгы да ике кешегә дөнья көтәргә җитәрлек. Уртак бизнесның ныгып, үсеп килүе дә, бу дуслыкның парадоксаль берлегеннән гыйбарәттер, мөгаен. Марат гәүдәгә бераз тәбәнәгрәк, ә Әскәр бер-ике башка калкурак булса, читтән алар Мигель Сервантосның Санчо Пансо белән Дон Кихот Ламанчскийны хәтерләтерләр иде. Ләкин Әскәрнең гаделлек көрәшчесе булуыннан тыш, Ламанчский белән башка охшашлыгы юк.

– Мин дә барам.

– Кая? – Әскәр көлемсерәп куйды. Бу эштә аңа артык күз дә, колак та кирәк түгел.

– Командировкага! Синең белән! Борчымам, егет сүзе!

– Борчымассың, билгеле, чөнки син беркая да бармыйсың!

– Яхшы. Алайса, мин бүген сеңлең Ләйлә белән очрашам. Әниең дә гел кунакка чакыра, шылтыратыйм әле. – Марат артистларча суфыйланып, телефон тоткан кулын үзеннән алга сузып Ләйләнең номерын җыйды. Үзе Әскәргә кырын елмая. Күр янә!

– И... – Әскәр ачуын чак тыеп, кырыс карашы белән көйдереп алды.       Шамакайның шамакае инде бу Марат. Шамкай моның кискән тырнагына да тормый. Ниһаять, Ләйлә трубканы алды. Шамакай дус кулы белән телефонга ишарәли, күр янәсе, тыңлап тор! Хәзер башлыйм дигән мәгънәдә, уң кулын алга сузып, имән бармагын югары күтәреп, ым кага. Әскәр тәмам ачуы килеп читкә төкерде:

– Тиле!

 Маратның мутлануына нокта куймакчы булыпмы, бүлмәне гөрселдәтеп, Әскәр дустына кычкырды:

– Мин сине ярты сәгатьтән көтәм. Юлга әзер бул! Минем машинада барабыз.

– Сәлам, матурым, гафу үтенергә шылтыратам. Бүген абыең белән командировка китәм, үпкәләмә инде, яме. Килә алмыйм...

– Ни булды анда сезнең, абый кая бара? Мин дә сезнең белән барам! Ничәдә кузгаласыз?

– Йә, йә тормозларыңны бас, кызый. Кемкем, ә менә син беркая да бармыйсың. Эшлекле командировка, сиңа ни калган анда?!

– Мин абыйның да, синең дә эшне яхшы беләм. Сезгә Чаллыда ни калган? Хәзер килеп җитәм, сөйләрсең.

– Ләйлә!

– Марат!

– Яра-а-р.... Тагын сатарга туры килә инде. Нигә дә, нигә! Кыз сорарга!

– Нинди кыз?

– Ике аяклы, ике куллы! Күзе белән теле, әнисе... булмаса да ярый!

– Тиле! – Телефон челтәренең икенче башында үпкәләгәндәй кыланды Ләйлә. – Кая барасыз инде сез, нинди кызлар янына?

– Күбәләк гөлләргә кунса.... Күбәләгем, түгәрәгем...

  Вәлиуллиннардан аермалы буларак, Марат җырга да бик оста. Тавышы бик моңлы үзенең. Аны сәгатьләр буе бер туктатмый җырлатып торсаң да, туймыйсың. Ләйләнең әтисе белән Марат бу яктан бик тиз уртак тел тапты. «Әти, мин бу егеткә кияүгә чыкмамдыр, мөгаен. Булмаса, сез аны уллыкка гына алыгыз. Мин җырлый белми торган башка кияү эзлим», – дип авызларын турсайткан була Ләйлә. Шаяра, әлбәттә.

– И хыялый... Асыл кошым, ул тиклем очынып, борының күккә ышкылмасын! Тиресе юкарыр.

– Алайса, пока, җаным. Үбәм!

– Пока, Чаллыңда үбеш, бар! Кайтып тормасаң да була!

   Үпкәләмәде инде Ләйлә, кылана гына. Алар гел бер-берсенә кадалып, чеметтереп сөйләшәләр. Мәхәббәтләре дә шул очкыннардан ялкынланып китеп, йөрәкләренә капты ахры. Ялтыратып ышкып куйган самавыр кебек балкыган Маратның күзләрендә мәхәббәт тә, шуклык та, яшьлек тә чагыла. Җиһанны җылытырлык ялкын! Бу яктылык машина фарасына алмашка килерлек. Алай гына түгел, зур кала урамнарын төннәрен яктыртырга җитәрлектер, бәлки. Дустының канәгать йөзен күреп, Әскәр дә түзмәде, көлеп җибәрде.

– Син миллион откан төсле балкыйсың. Миңа тагылып йөрү сине шулкадәр бәхетле итәдер, дип кем уйлаган, ә? Ничек Ләйлә дә койрыкка тагылмады әле?

– Тагыла язган иде инде. Көчкә котылдым. Кызлар янына барабыз, дидем.

– Булган икән. Димәк, кайткач, кыз таптыралар инде миннән. Хәзер Чаллы бетереп кыз эзлисе булыр микәнни? Ярый, кызлар сиңа гына карады, диярбез.

– Әскәр, кая барганыбызны аңлат инде. Чыннан да теге карчыкны эзләргә барабызмы? – Марат җитдиләнеп китте. Андый мизгелләр дә булгалый аның. 

– Сиңа нигә?

– Үзеңне генә җибәрәсем килмәде. Нинди авантюра оештырасың, сөйлә, әйдә. Кызлар кебек тартынып утырма...

     Маратның үҗәтләнеп тагылуы яхшырак та бер яктан. Рульдә сирәк йөргән кешегә Казан-Чаллы юлы җиңел ара түгел. Бигрәк тә эштән соң, арыган килеш юлга чыкканда, янәшәңдә иптәш булу кулай. Тегендә дә ни көткәнен кем белә. Билгесезлек.

– Аны улы кыйнаган ахры. Авырый ул карчык. Бүген әллә ничә тапкыр шылтыратты. Соңгы юлга озатырга кешесе юктан кайгыра. Хәзер кайтам, көт дигәч кенә, тынычлыкта калдырды.

– Вәт тиле. Шылтырат Рөстәмгә! Эш бетте! Ул әбиеңне дә, улын да табар. Без бит аның адресын да белмибез.

– Шылтыраттым. Менә адресы! Рөстәм көтә безне. Йөрмә, кал дим, Марат. Авызыңнан гына сүз чыкмасын. Әйдә, такси чакырабыз да, бар, кайт, – Әскәрнең әле дә дустына мәшәкать тудырып, аны газаплап йөртәсе килми иде.

– Мин синең белән, Әскәр. Чаллыда таныш табибларым бар, кирәге чыкса. Миңа таяна аласың! Үзеңне генә җибәрәмме соң, брат? Ара да якын түгел. Бергә барабыз.

– Рәхмәт. Алайса күп лыкылдама, ярыймы? Мин бу адымымны тилелек икәнен үзем дә яхшы аңлыйм. Шуңа сине йөртәсем килмәгән иде. Гомер буе нинди карчык булды икән ул дип, аптырап, билгесезлектә яшәгәнче, бер барып, күреп кайтуым мең артык, дип уйлыйм. Намусым шулай куша, аңлыйсыңмы? – Марат Әскәрнең иңенә кагып куйды.

– Йә. Кирәк дигәч, барабыз, күрәбез! Дәваларбыз карчыгыңны. Улына да сабак биреп кайтырбыз. Анасына кул күтәргән ул хайванны минем дә болай гына калдырасым килми. Сизеп торам, безне маҗаралы төн көтә...

ЧАЛЛЫ

     Чаллыга килеп җиткәндә, кичке сигездән узган иде. Адресны табып, әйтелгән микрорайонга барып җиткәнче, тагын сәгатькә якын гомер үткәндер. Егетләр Рөстәмне борчып йөрмәделәр. Туп-туры улын көткән әбигә киттеләр.

– Ничек алдан уйламадым икән? Күптән адресын юнәтеп, кайтып күрәсе иде бит, югыйсә.

– Тилеме соң син?! Синең ул карчыкның язмышында ни эшең бар соң?

– Ул бит миңа ун елдан артык шылтырата!

– Ун ел буе бер телефон номеры белән йөрмиләр аны! Алыштырырга кирәк иде!

– Мин сиңа ала сөйлим, син миңа кола сөйлисең! Үпкәләмә. Канны кыздырдың. Әби-карчыкның фатирына эләгү ансат булмады. Кыңгырауга күпме бассалар да, эчтән ишекне ачарга ашкынып торучы юк иде. Марат күршеләргә шакыды.

– Сез кемгә?

– Мөнәвәрә Асманова әнә теге фатирда яшиме? Сез аны беләсезме?

– Әйе. – Таза гына гәүдәле апаең, калку күкрәкләренә ияреп, ишек каршына чыгып басты. Маратны гәүдәсе белән сөзеп диярлек, көтелмәгән кунаклар өстенә килә башлады.

    Сүзгә Әскәр дә кушылды:

– Без бу әбигә Казаннан килдек. Үзе шылтыратып чакырды. Ишеген генә ачучы юк.

– Булмас! Әбиең, җиде елдан артык урын өстендә ята, күзләре дә юньләп күрми. Ә хәзер башы да эшләми, алмашынып сөйләшә. Әҗәл көтеп яткан картлар белән шаяртмагыз алай. Гөнаһысы зур. Йә дөресен сөйлисез, йә чыгу юлында булыгыз.

– Туктагыз әле... Без шаярмыйбыз. Кирәк икән, документларны күрсәтә алабыз. Дустым ялганламый, күршегез, чыннан да, аңа шалтырата. Бәлки саташып, ялгыштыр, безгә анысы караңгы. Әскәр, күрсәт әле телефоның. Менә, апа, карагыз. Бу номерны таныйсызмы? Кем шылтыратырга мөмкин аннан?

– Бүген, елый-елый, улын чакырды, апа. Ул миңа еш шылтырата. Үзе йөткерә. Авырый ахры. Аның улын беләсезме?

   Төн уртасында килеп төшкән бу кунаклар сәер тоелса да, күршесенең телефон номерын таныды хатын. Әйе, Мөнәвәрә карчыкның җүнсез оныгы барлыгын да беләләр. Соңгы арада ютәле дә көчәйде, бик биреште шул, җаный. Болар йә шул игелексез баланың берәр танышлары, йә карчыкның читтәге ерак туганнары булса кирәк. Югыйсә, ул аларга ничек шылтыратсын инде? Номерларын кайдан белсен? Алар да адресын белеп, атап килгәннәр ич. Бераз уйланып торганнан соң, егетӘдәбият нәсерләрне баштанаяк үткен карашы белән көйдеререп алды да, фатирына кереп, күршесенең ачкычларын алып чыкты.

– Мин Таня апагыз булырмын, – дип, ачкычлар бәйләмен шылтыратып, әбинең фатирына кунакларны кертте.

МӨНӘВӘРӘТТӘЙ

    Юрган-мендәрләр арасында күзгә күренмәс булып орчык кадәр генә гәүдәле авыру карчык ята. Ятагы янәшәсендә, кул сузымында гына кечкенә өстәл, урындык. Өстәл өстендә телефон, графин белән су. Читтәрәк ниндидер дарулар, кан басымы үлчәр өчен манометр тора. Аяк астында агач идән шыгырдый. Йорт та, фатир да иске, күрәсең. Карчык кебек картайган, инде күпне күргән йорт җиһазлары да, шушы орчык кадәр генә гәүдәгә ияреп сыктап, авыр сулый төсле. Фатир караңгыланып, сулып калган бер куышка әверелгән. Хәтта барлык җиһазларны чыгарып атсаң да, монда тар, җанга кысын булыр иде. Түшәмнәре авыр болытларга охшап, бүлмәгә чак таянып тора, тарлык, дару исләре сулышны кыса. Әбекәй дә шул басымга түзә алмый авырган, күрәсең.

– Мөнәвәрә карчыкка сез кем буласыз? – Таня апаның бу сүзләре Әскәрне уйларыннан айнытып җибәрде.

– Без ... – егетнең кинәт тамагы карлыкты, әйтер сүзен оныткан кешедәй, әбигә төбәлде. Кем була соң әле ул бу карчыкка? Кем? Ишек катында кеше барын абайлап, авыру карчык кунакларга үзе дәште:

– Улым, кайттыңмы? – Ятак өстендәге юрган-мендәрләр җанлангандай, кымшана башлады. Күрше хатыны ярдәме белән, чәчләренә бәс сарган чал баш калыкты. Калтыраган ябык куллар үзләренчә ашыгып, башка яулык каплау әмәлен эзләде. Ярый әле, Таня апа янәшә. Карчыкның ап-ак толымнарын яулык астына яшереп, әбинең аркасына мендәр терәп, утырырга булышты.

– Мөнәвәрәттәй кунаклар көткән икән. Белмәдек тә. Каршы ал, әйдә, кайтканнар, – дип үз алдына сөйләнеп алды күрше хатыны.

– Әйе, әбекәй, мин кайттым. Озак көттергәнем өчен гафу ит, зинһар.

– Эш кешесе бит син, балам. Вакыт табып кайта алганың өчен рәхмәт, улым. – Әбекәйнең күршесе, бераз аптырап торганнан соң, уйчан гына:

– Саташа, бәгырь. Сезне мәрхүм улы дип белде, ахры. Кызганычка каршы, җүнсез оныгыннан гайре, кайтыр кешесе юк инде, күршекәемнең...

– Нигә алай дисез, апа? – дип Марат Таняга ияреп, икенче якка чыгып китте.

– Имансыз хәсрәт капчыгы булганга күрә.

  Бак, әбине кыйнап, талап чыгып киткән! Фатирга түләргә, даруга дип яшереп тоткан соңгы акчаларын урлап алган.

– Ата-анасы кая карый?!

– Әй, кая караса да, ни кыла алсын гүр иясе. Улы белән киленен егерме ел элек бер-бер артлы җирләп, шушы бала белән калды бит, мескен күршем. Карты исән чакта малайны бергә тәрбияләделәр инде, көчләреннән килгәнчә. Үз кайгыларына бикләнеп яшәделәр инде, җаныкайларым. Йортларыннан сүз чыгармадылар. Бабай да китеп баргач, кыенга калды менә, әбигә бер үзенә генә. Икешәр эштә эшләп дөнья көтте, бичара. Кызганам инде, кызганам, күршекәемне. Көчебездән килгәнен булыштык, анысы, санлашып тормадык. Үзе бик горур иде тагын, биргәнне алмаска тырышты, алганын кайтарырга ашыкты. Бәхетсез җан. Бер рәхәт күрмәде бу тормыштан. Безнең дә бит, күпме генә якын итсәк тә, үз тормышыбыз бар. Үз мәшәкатьләребез баштан ашкан. Менә хәзер үзем дә авырып торам. Бүлнискә ятасым бар. Әбиегезне кем кулына калдырыйм, дип бик тә үртәлеп йөри идем әле. Бер караучы кыз таптым, табуын. Баштарак акчага сөйләшкән идек. Торыр җире юк икән бичараның. Үзе акыллы бала, авыл кызы. Арттан этүчесе, алдан тартучысы юк, дигәндәй. Ятимә. Укып йөри шунда. Әби янында торырга куштым. Ике бүлмәле бит фатир. Әй, сөенгәнен күрсәң. Әбекәйне бушка, үз анасын караган төсле тәрбияләрмен дип, сүз бирде. Менә күз күрер инде. Укуыннан соң кич белән кайдадыр эшләп йөри. Мин бүлнискә яткач, туктап торыр инде эшеннән. Карчыкны бик озак ялгыз калдырырга да ярамый бит. 

     Маратны үз итеп өлгердеме, Мөнәвәрә карчыкның күршесе, өзми-куймый, җанын борчыган бар нәрсәне сөйләп ташлады. Егет сабыр гына ым кагып тора. Бу апаеңның бер генә җөмләсе арасына да сүз кыстырырлык түгел. Капчыгы тишелгән төсле коела сүз борчагы.

– Улым, сез монда озак буласызмы? Оныклар үзләре генә калды бит, әй шук инде корт чаккырлары. Күз-колак булмасаң, дөньясының астын өскә китереп куярга күп сорап тормыйлар. Әле карап торып та: йә мәченең мыегын кисеп алалар, йә шкафларыңа тентү белән кереп китәләр. Әй арыдым инде үзләре белән. Кайчан балалар алып китәрләр, дип торам! – дип җавап та алмыйча сөйләнә-сөйләнә, чыгып та китте күрше хатыны. Бүлмәдә шыксыз тынлык урнашты. Егетләрнең йөрәк тибешенә карчыкның авыр сулышы кушылып, күрше хатыны сөйләгәннәр һавада зеңгелдәп калды гүя. Марат аяк очларына гына сак басып Әскәр белән карчык янына керде.

– Әбекәй, хәлең ничек соң? – дип ике кулын сузып күрешергә иелде.

– Шөкер, балам. Син улымның дустымы әллә? Атың кем?

– Әйе, дусты. Шамакай Марат мин. Тәннәрең бигрәк кара көйгән. Табиб чакырыйкмы әллә, әби? Әйдә, үзебез сине бүлнискә алып барабыз.

– Карама инде син карт кеше тәненә, улым. Ни генә эшләмәс ул. Рәхмәт. Әҗәл көткән җанга табиб вакытын әрәм итмик. Яшьләрне дәваласыннар. – Тагын шул хәерсез ютәл, орчык кадәр карчыкның җанын алырдай булып, сүзләрен бүлдерде.

– Күрше апа әбине саташа ди, гел үз акылында бит, бу! Ә?! – дип Марат Әскәрнең касыгына төртте.

– Тик кенә тор әле, син! Чәпчемә!

– Әрләшмәгез, улым, минем аркада сүзгә килә күрмәгез тагын, – дип, ютәл аша ыңгырашты карчык.

– Юк, без шаярабыз гына бит, әбекәй.

– Әбекәй, ә син бу егетне чыннан да таныдыңмы соң, – дип сүзне уен-көлкегә бормакчы булды
Марат. Әллә нидер ачыклап маташуымы...

– Таныдым, балам, ишектән керү белән тавышыннан танып алдым, акыллымны.

– Ә төс-битен, буй-сынын таныйсыңмы?

– Сукыр кешегә төс-бит ни дә, буй-сының ни ди синең, балам? Мин кешене тавышыннан, сөйләшү рәвешеннән таныйм. Кергән, күргән кешене исеннән таныйм.

– Алайса, хәтерең бик яхшы булырга охшаган, әбекәй, әйеме? – дип сүзне үз җаена алып бара Марат. Әскәрнең моңа хәтере калды. Дустын усал карашы белән көйдереп:

– Җитте, Марат! Прокурордан уздырып җибәрәсең, малай. Чыгып кит әле бар, олы кешене борчыма. Машинада көт, – дип җикеренде.

– Дустың белән алай кырыс сөйләшмәсәнә, балам, үпкәләр бит. Бик шукланса да, күңеле яхшы аның, йомшак. Синең өчен җан атып тора үзе. – Янына ук килеп чүккән Маратның кулларын, иң башларын капшап чыкты карчык. Үзенә тартып егетнең аркасыннан сөеп какты. Әбинең куллары ябык, бармаклары нечкә генә булса да, анда шулкадәр җылы, назлы.

– Белдеңме, күзле бүкән! Әнә, сукыр әбиең бер күрүдә, кемлегемне бар холкым белән тасвирлап салды, ә син тупас! Гел җикеренеп кенә торасың үземә, – дип сабый баладай үчекләп, Мөнәвәрәттәйгә иркәләнүен дәвам итте Марат.

– Мин сине хәзер, үзең чыгып китмәсәң,тәрәзәдән тотып атам! – дип дустының колагына ысылдады Әскәр. Җитмәсә, каты гына итеп калак сөягенә дә төртеп куйды. Марат, йөзләрен ыржайтып, маймылланып чыгып китте. Бу кыланмышлары белән ул Әскәрнең җен ачуларын чыгара башлаган иде. Утызын тутырып килгән егет, үзе бала-чагадай кылана! Әскәр әбинең урын-җирләрен, мендәрен рәтләде, карчыкка су эчерде.

– Үзең турында сөйлә әле, балам. Үзең турында, – дип җыр кабатлагандай такмаклады карчык.

– Нәрсә сөйлим икән. Син мине карап үстергән кешем кебек, шундый якын тоеласың. Минем хакта үземнән дә күбрәк беләсеңдер төсле, Мөнәвәрәттәй. Төзелеш институтын тәмамладым. Игезәк сыңарым кебек, үземнән ел ярымга гына кече сеңлем бар. Бер юлы ике институтта укый, гаиләбезнең горурлыгы! Дустым белән таныштың инде, булачак киявебез дә әле ул. Әткәй – эшмәкәр, хәер, хәзер үзем дә үз эшемне торгызып киләм. Эшләр яхшы гына бара, шөкер. Кризис дип, балавыз сыгып йөрмибез. Базар шартларын өйрәнәбез, нәфесебезне тыеп, булганына сөенеп эшлибез. Әтинең киңәшләре алтын бәясе! Әнием – табибә, йөрәк авыруларын дәвалый. Шул. Син беренче тапкыр шылтыратканда, сабый гына идем әле. Куркып, аптырап калганым истә. Хәтерлисең микән? – Әскәр, сынап, карчыкка карады. Саташамы икән, янә, чит кеше белән сөйләшеп утырганын аңлыймы?

– Хәтерлим, улым, хәтерлим. – Карчык көрсенеп куйды. – Әниең, бик итагатьле итеп кенә дөрес шылтыратмавымны аңлатты үземә. Ул вакытта күзләрем дә күрә иде әле. Ялгыш басылган. Улыма шалтыратам дип, синең номерны кулларым ирексездән җыя иде, балам, рәнҗемә.

– Юк инде, ни сөйлисең син, әбекәй. Олы кешегә рәнҗергә ярый мыни.

– Исемең ничек, балам?

– Әскәр.

– Мин, тынычлыгыңны бозган, әҗәл көтеп ятучы Мөнәвәрә әбиең булам инде менә. Оныгым бар, Мансур. Озаграк кайтмый, күренми башласа, үзе язып калдырган номерга шалтыратып, бу дөньяда барлыгымны искәртә торган идем. «Әбекәй, син шылтырат инде, ярыймы. Син шылтыраткач, аңым яктырып китә», – ди торган иде баштарак. Хәзер алай ачылып китеп сөйләшми инде. Аңа шылтыратам дип, ялгышып, сине дә җыям шунда. Тавышыңны ишеткәч, хатамны аңлыйм үзем. «Озак тормам, кайтырмын. Чәйләрең куеп, кино карый тор әле», – дигәнең яраттым гына бит. Бер күрәсем килде үзеңне.

– Мансур кая?

– Чыгып китте. Шулай үзе теләгән вакытта китеп, теләгән вакытында кайтып керә ул. Явыз да түгел минем оныгым, ләкин аңын шайтан томалыймы....

   Карчыкның сүзен ютәл өзде. Ул бик озак буылып ютәлләде. Әскәр үзенә урын тапмады, әбинең хәлен җиңеләйтү әмәлен белмәвенә үзен битәрләде. Ашыгыч рәвештә карчыкны хастаханәгә салырга, дәваларга кирәк. Ул артык карт түгел ич. Бары авыруы, борчулары гына өзлектергән. Тиешле тәрбия алса, бу изге җан яши ала бит әле.

  – Шул алты белән тугызлыны бутап йөдәдем генә бит. Бигрәк озын телефон саннарыгыз. Соңгы юлга киткәнче, баламны күреп, бәхиллисем, дога өреп, бер өшкерәсем килгән иде үзен. Бераз саташып та китә башладым бугай инде. Аңым ачылып, ялгышыма үзем төшенәм бераздан. Күршеләр, мине ычкынган, диләр инде. Үпкәләмим. Алардан тигән игелек, үзләренә дөнья рәхәтләре булып, мең савап булып кайтсын. Бер гозеремне җиткерим әле, улым. Ачуланмыйсыңмы?! Минем ристаным кайтмаска киткән ахры. Аны көтәрлек гомерем бардырмы, юктырмы, Аллаһы гына белә. Үзебезчә, шәригать кушканча соңгы юлга озатсаң, бик рәхмәтле булыр идем...
 

Дәвамы бар...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев