-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Кайсыбыз Дори? (Хикәя)
Уртанчы кызым Әминәгә җиде яшь. Бүген, алдыма менеп утырды да әйтеп куйды:
- Әни, мин үсеп җитсәм, син мине онытырсың, дип куркам.
- И, кызым, нишләп сине онытыйм мин? Әбиең безне оныттымы соң?
- Юк, – ди кызым, җиңел сулап. – Мультиктагы Дори балыгы бөтен әйберне оныта бит. Син дә шуңа ошагансың.
- Мин бит балык түгел, мин бит кеше.
- Миңа буйый торган китап алырга оныткансың бит!
Рәхәтләнеп көлдем дә, кызымны ныграк кочаклап, тын калдым. Аның йомшак, кечкенә генә гәүдәсе кочагыма кереп бетте, чәчләреннән, тәненнән хуш исләр килә. Олы кызым Энҗенең үсеп җиткәнен сизми дә калганмын. Хәзер анысы кочаклаттырмый да, керпе кебек «энәләрен» тырпайта: «Әни, бәби түгел бит инде мин!» – ди. Икенче кызымның да шулай тиз генә үсеп китүеннән куркып, бу мизгелне озаккарак сузарга тырышкан күк, кысып кочаклыйм. Әтием искә төшә... Ул мәңгелеккә күчкәч, һәрвакыт төшемә кереп, нәрсәдәндер саклагандай, кисәтеп, хәбәр итеп йөрде. Мин аның һаман балаларын кайгыртып йөрүенә бар күңелем белән ышанам. Уйга чумып, телдән әйтеп куйганымны сизми дә калганмын:
- Онытмыйм, кызым, үлгәч тә онытмам...
Шунда ук, кирәкмәгән сүз сөйләгәнемне аңлап, кызымның күзләренә карадым. Ә Әминә, сынаган кебек күзләрен кысыбрак, җитди итеп минем күзләремә карады да, сорап куйды:
- Чынлапмы?
- Чынлап, кызым!
Аның шулай җиңел генә минем сүзләремне кабул итүенә сөенеп, тагын көлеп җибәрдем.
- Ә син, кызым, үсеп җиткәч, мине онытмассың микән соң?
Әминә кара куе кашларын җыерып уйга калды. Торган саен, аның куе керфекләр белән каймаланган күзләре ныграк ачыла, түгәрәкләнә барды:
- Ай, әйе шул, әни! Әгәр онытсам?! Мин бит гел бөтен әйберне дә онытам! Тәрбияче апам көн саен, биер өчен курчак алып килергә куша, ә мин онытам! Сине дә шулай онытсам?!
- Мондый җавапны мин инде көтмәгән идем. Тик онытачагыннан шулхәтле куркып калган кызымны хәзер тынычландырырга кирәк бит инде. Мин елмаеп:
- Курыкма, кызым, әни кеше онытылмый ул. Менә мин онытмыйм бит әниемне.
- Кызым, җиңел сулап куйды. Бераздан ул, идәндә тезеп куйган, курчаклары белән, сөйләшә-сөйләшә уйный башлады:
- Курыкмагыз, үсеп җитсәгез, мин сезнең берегезне дә онытмаячакмын!
Мин сокланып карап тордым да, телефонны кулыма алып, йөрәккә бик тә якын саннарны җыйдым:
- Саумы, әни! Хәлләрең ничек?
Аллаһка шөкер, кызым! Менә кечкенә чакта төшкән фотоларыгызны карап утырам әле...
Йолдыз Зәкиева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз