Логотип Идель
Әдәбият

КАЙТУ

Луиза Янсуар шигыре

А в прицеле – душа...

Би 2, Диана Арбенина

Ул кайта. Болыннар – кунычтан.

Җиләкләр, өз, дия... тулышкан...

Ул кайта. Ай кайта. Ел кайта.

Рәшәләр – еракта-еракта...

Ул кайта. Туфракның тузанын

Үпкәгә йотып, бер узганын

Хәтерләп бу газиз юллардан...

Сөйлиләр: «Хәбәрсез югалган...»

Һәм чыр-чу балалар йөгерә

Каршына... тайпылып өлгерә...

Танымый берсен дә... берсен дә!..

Зиратта... тупыллар көрсенә.

Егыла. Кочаклап, үләннәр

Арыган күзләрен үбәләр.

...Ул көлә бәхеттән: кайтты бит!

Кайда бар бу кадәр яктылык?!

Ул көлә илереп, тилереп:

Җанында шулкадәр җиңеллек!

(...һәм оча кайдадыр, сызгырып,

Ядрәдә үлеме ыжгырып...)

Ул ята. Ай ята. Ел ята.

...Рәшәләр еракта-еракта...

Беркая ашыкмый. Өендә.

Ул бүтән курыкмый Үлемнән.

фото: инстаграм

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шигырь, Луиза Янсуар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев