Логотип Идель
Әдәбият

Күңел көзгесе пакь булсын: Тәлгат Галиуллин прозасына бер караш

Әдәбият гыйльмияте Т.Галиуллин прозасына шактый әтрафлы бәя бирде. Реалистик прозаның традицияләрен саклап үстерә килүче әдип иҗаты бүгенге көн әдәби барышының алгы сызыгында

Хәзерге татар прозасына әдәбият гыйльмиятеннән килгән язучылар бармак белән санарлык. Әдәбият галиме, күп фән галимнәренең остазы профессор Тәлгат Галиуллин прозасында  зәвыклы укучы интеллектуль проза билгеләре дә таба, реалистик катламга бик ятышлы урнашкан  романтик геройларга да игътибар итә.

Тәлгат Галиуллин прозасы дигәндә гамьгә якын, күңелгә үз, җылы әсәрләр күз алдына килә. Әдәбият галиме, прозаик, публицист татар укучысын 2018 елда «Китек көзге» исемле хикәя-повестьлар җыентыгы белән сөендерде. Җыентыкка язучының иң камил, гаҗәеп сыгылмалы тел белән язылган, әдәп-әхлак мәсьәләләрен юмористик-сатирик пафос белән сурәтләп биргән проза әсәрләре тупланган.

Дистәләгән башка әсәрләре арасында игътибарны “Китек көзге” бәяне җәлеп итә. Сюжет сызыгы беренче карашка дөнья мәдәниятендә таралган ата-бала конфликтына корылган. Яшь кыз, иркә Ләйлә горур, омтылышлы Морадка кияүгә бара. Ләкин Ләйлә күңелендә тирән оялаган “китек көзге” – бәхетсез булудан курку, тагын да төгәлрәге, Артур, Алешалардан соң  ярсыз калудан өркү үзендә салынган көчне танымауга китерә. Артурның сылу, иркә Ләйлә мәхәббәтен кире кагуы, баскетболист Алешаның Ләйләнең “яшьлеген урлавы” – кыз күңелендәге каршылыкның сәбәбе. Аэропортта очраган аспирант Морад кызны үзгә чынбарлыкка алып чыгарга тиешле. Алар арасындагы хисләр романтик якты дулкында тәкъдим ителә. Ләйлә ихлас ярата, кияүгә ашкына, егетнең тәкъдимен түземезлек белән көтә. Егет тезгенне нык тота: аякка басмыйча өйләнергә ашыкмый. 

Морад чыннан да Ләйләне яңа чынбарлыкка алып чыга: хезмәтен оештыра, гаиләсен җитеш тормышта яшәтә. Зөфаф кичендәге аңлашылмаучанлык та эреп юкка чыга кебек. Ләйлә ире тудырган ышанычлы чынбарлыкта – гаиләсендә эри, кызы Айзизәне тәрбияли.

Сюжет сызыгын асылда Сәхип Миндрахман улының – мал-мөлкәтле, җитеш тормышлы ир заты, ата кешенең эчке куркуы оештыра. Ата кеше балаларының ир түгел, кыз булып тууларына чиксез шат:  иркә, үзенеке булып үсәләр, янәсе. Ир затының күңел төпкеленә тирән яшерелгән куркуы үз сүзен бирмәү белән бәйле. Сәхип Миндрахманович өчен кыйбла бер – үзе, мөлкәте. Шул үзе ирешкән үр аны кол иткән, йөрәгенә курку хисе салган. Курку аны башкалар белән идарә итәргә, алдарга, мәкер-ятьмә корырга, газиз балаларының тормышын җимерергә этәрә. Олы кызы Регинаның да, Ләйләнең дә ир бәхетенә төренеп яшәвенә ата кеше әзер түгел, чөнки балалары аның “мөлкәте” булудан туктый. Нәтиҗәдә, ул Ләйләне дә иреннән аеру җаен таба. Кызлары зиннәтле сарайны ташлап чыгып китә. 

Гомумән, әсәрдә кеше күңелендәге эчке борчуларның – куркуның нигезе хикәяләүче тарафыннан әйтеп барыла. Кешенең әхлагы бозылу аны яшеренеп, куркып яшәргә этәрә (Ләйлә кичерешләре), кимсетелеп яшәү кешене алдау, мәкер белән тулы чынбарлыкка этәрә (Габделбәр язмышы), үзеңнән башкаларга мөнәсәбәттә аларны файдалану җаен гына карау (Сәхип Миндрахманович фәлсәфәсе) кешене үзеннән канәгатьсез итә, гел куркытып-өркетеп тота. Китек көзге ачкыч сүзе тирәсенә җыелган мәгънә – шул хаос, кеше күңелендәге “китеклек”, иң аянычы – кешенең үзе уйлап тапкан чынбарлыгы, яшәеше, фәлсәфәсе. Ләйлә чите кителә башлаган истәлекле көзгене Артурга бәйле эчке теләге үтәлмәгәнгә “кыйный”.

Ләйләнең әнисенә көзге кадере иренең ирлек нәфесен саклау белән билгеләнә (ире яшь вакытта хатынының төз сынын, аякларын көзгедән күрергә ярата торган була, ана кеше шул хакта үсмер кызына ачыктан-ачык әйтергә һич кенә дә кыенсынмый), Сәхип Миндрахмановичка көзге калын пыялалалы таза мөлкәт буларак кадерле.  Ләкин көзге китек. Авторның карашы шушы ачкыч сүз тирәсенә җыела, дидек. Тормышта иң кирәге – рух-ихтыяр ныклыгы, үзеңә ышанганлык, саф әдәп-әхлак. Кеше үз тормышын үзе генә дөресли ала, шул ук вакытта үзе генә белгән уй-гамьнәргә бәйле яшәп,  тормышын китек итүче дә кеше үзе. Эчке курку, үзеңә ышанмау башкалардан өстенрәк торырга кирәклек тойгысын көчәйтә, алдау-мәкер  юлына алып чыга, нәтиҗәдә ялгыз калдыра, иң кадерле кешеңне җуюга китерә.

Кеше күңелендәге курку (хаос) турында татар постмодерн әдәбияты күп яза. Бу яссылыкта Т.Галиуллин тудырган реалистик чынбарлык сурәте ышандыра да, уйландыра да. 

Әдәбият гыйльмияте Т.Галиуллин прозасына шактый әтрафлы бәя бирде. Әйтергә кирәк, реалистик прозаның традицияләрен саклап үстерә килүче әдип иҗаты бүгенге көн әдәби барышының алгы сызыгында. Әдипнең хикәя-бәяннәре тел-өслүб куәте җәһәтеннән дә, хәзерге әдәби барышта урыны ягыннан да игътибарга лаек. Кешенең күңел төпкеле  сурәте аша  уйланырга чакырган язучы Т.Галиуллин укучысын күңел көзгесен төзек тотарга, сак һәм уяу булырга   өнди  кебек.

КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев