Логотип Идель
Әдәбият

КҮҢЕЛЛӘРГӘ ГАЛӘМ КОЕЛА

Гөлүсә Хөсәенова шигыре

Чәчәк киеп килгән таң кызының
Чәчләренә йолдыз куелган.
Яңгыр ява. Шаулап ява яңгыр -
Түбәләргә галәм коела.

Күбәләкләр җыеп учларыңа
Килеп утыр тәрәз каршына.
Могҗиза көтәсең. Ә мин менә
Йолдыз булып күктән атылам.

Мин, күгемә бер кояш бәйләп,
6 кояш йөртәм кесәмдә.
Берсен сиңа бирим, ә мин
Китәм әле йолдыз чүпләргә.

Чәчәк киеп килгән таң кызының
Чәчләренә яңгыр куелган.
Йолдыз ява. Шаулап ява йолдыз-
Күңелләргә галәм коела.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шигырь, татар шигърияте, поэзия Гөлүсә Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев