Логотип Идель
Әдәбият

«КЕШЕЛӘРГӘ АЧЫЛАСЫ КИЛӘ...»

Илсөяр Иксанова. Бу исемне беренче тапкыр ишеткәндә, мин аның кем икәнлеген белми идем. 1996 ел. Аспирантура.

Илсөяр Иксанова. Бу исемне беренче тапкыр ишеткәндә, мин аның кем икәнлеген белми идем. 1996 ел. Аспирантура.

Шактый вакыт кыюлык туплап йөргәннән соң, барлык студентларның кумиры булган Альберт абый Яхинга шигырьләремнең кулдан эшләнгән тупланмасын китердем. Бер атнадан Альберт абый мине чакырып алды да: «Матур табышларың бар, – диде, берәр өндәү, өчәр өндәү куйган урыннарны ачып күрсәтте. – Тик мин менә шушы өч йөздән артык шигырьләреңнең бер иллесен укыгач, «Тукта, бу кыз тагы нәрсә турында яза икән», дип, соңгы иллесен укыдым. Шуннан, аптырап, уртадагыларын укыдым. Арыдым! Атна буе җир казыган кебек арыдым! Сөю-хыянәт, хыянәт-сөю, сөю һәм хыянәт. Син башка хисләр турында яза алмыйсыңмыни? Синең өчен никадәр генә әһәмиятле булмасын, бер үк хис укучыны ялыктыра». Нәрсә әйтергә белми торганым әле дә хәтеремдә. «Беләсеңме, – диде Альберт абый, – син Илсөяр Иксанованы укы. Миңа бик ошый».

Тукайдан башка шагыйрьне кабул итмәгән, вакыт-вакыт хәтта Тукайны да тәнкыйтьләп алган Альберт ага Яхин авызыннан чыккан әлеге таныш булмаган фамилия миңа нык тәэсир итте. Таптым, укыдым. Һәм күп елларга шигырь язуымны ташладым, чөнки бу өлкәдә мин беркайчан да оста була алмаячагымны аңладым. Шул вакытлардан алып, Илсөяр Иксанова шигърияте һәрвакыт күз уңымда булды...

Әгәр ул вакытта минем урында булса, Илсөяр Иксанова болай дип җавап бирер иде:

«Яратам!» дип язасы килә...

Җанны өткән сөю – яра гына.

«Сагындым!» дип сызам.

Нихәл итим,

Йөгреп үтәр түгел ара гына...

Шигырь язганда, «Тукта, халыкка, әнә, табигать турындагы шигырь кирәк, шуны языйм», – дип язып булмый шул. Җаның нинди хистән сызыла, шул шигырь юллары булып ята. Кайчакта мин шигырь укырга читенсенеп куям. Шагыйрьнең эчке дөньясына рөхсәтсез үтеп кергәнмен кебек тоела башлый. Шигырь – ул күңелнең шулкадәр тирән катламнарында яткан хисләрнең сөземтәсе ки, аны кешегә чыгарып салырга, шул хисләр белән бүлешергә бик кыю кеше генә җөръәт итә ала кебек. Шул ук вакытта бу бик кирәкле эш икәнен дә аңлыйм, чөнки һәрбер кеше шигырь яза алмый, ә яралы күңелне шигырь бик яхшы дәвалый. Язмышлары мең, миллион төрле булса да, кешеләр кичергән хисләр бер үк. Һәркөн яңа хис уйлап табылмый. Шигырь укыганда да, шул үз күңелеңдәге хискә туры килгәне йөрәгеңне өтеп ала, күңелдә пыскыган үпкә-рәнҗешләрне, сөю-сагышларны, югалту-әрнүләрне актарып чыгара... Һәм дәвалый. Шигырь дәвалау көченә ия...

 

Бер тамчы яшь җитә икән кайчак

Эретергә кеше җаннарын.

Ләйсән тамган җаннар әй сафланды, –

Матурлыкны шунда аңладым.

Һәр кешедә бер матурлык яши,

Яңгыр көтеп яши – бөредә.

Ләйсән булып ява алу кирәк

Кеше матурлыгын күрергә («Матурлык»)

Илсөяр Иксанова иҗаты Альберт абыйны гына түгел, меңнәрне үзенең садәлеге, самимилеге, хәйләсезлеге белән җәлеп иткәндер дип уйлыйм.

Һәрбер шигырендә диярлек кабатлана торган сүз-сурәтләр бар (тел гыйлемендә аларны концептлар дип атар идек), болар – кыш, буран, кар, көз, яз, җәй, яфрак, йолдыз, җил. Сөйләмдә, нигездә, бер генә мәгънәгә ия булсалар да, шигъри текстка килеп кергәч, аларның яшерен, күчерелмә мәгънәләре калкып чыга. Иң еш кабатлана торган концепт – ак кар. Шунысы кызыклы: гадәттә, аклык, пакьлек символы булган кар сурәте шагыйрә иҗатында төрлечә үзгәрә – әле ул сафлык символы, әле үтергеч салкынлык, явызлык, аерылу билгесе.

Әйләнә дә килә синсез кышлар,

Синең эзләр төшмәс карлар ява.

Сокландыргыч аклык! Сокландырмый.

Кышлар аклыгы да – миңа яра... (Әйләнә дә килә синсез кышлар...)

Гомумән, Илсөяр Иксанова ел фасылларын үзе теләгәнчә аралаштыра, күккә чөйгән шарлар кебек, алар белән оста итеп уйный:

<...>Яңгыр җиле белән килдеңме син,

Әллә сине буран китерде?

Кыш идеме,

Җәйме?

Ахрысы, яз, –

Яшеннәрнең угы кителде.

Кыш белән җәй аерылмый калды –

Карлы яңгыр яуды сибәләп.

Ак чәчкә дип,

Ап-ак кар өстенә

Килеп кунган ап-ак күбәләк

Өшеп үлде... <...>

Соңгы кышның кары булып тамды

Соң сөюнең салкын яшьләре.

Мәхәббәттән йөрәк ярылганда

Угы сынган яшен яшьнәде... («Киләчәктән шигырь»)

Бер шигырьгә никадәр сурәт сыйган! Такташ, Илдар Юзеев моңнары ишетелә... «Угы сынган яшен» күңелне көйдереп ала. Болай итеп язу өчен нинди хисләр кичерергә кирәк икән? Бу хисләрдән соң йөрәк ничек исән калырга тиеш? Дөньяда күбрәк яшәгән саен, хисләр тупаслана, йөрәкне май каплый, битарафлык чолгый. Бу – фанилыктан саклану чарасы. Бик сирәк кешеләр генә эчкерсезлеген саклап кала ала. Аларга дөньяда яшәү авыррак... Күпләрнең яшьлектә шигырь язып караулары әнә шул хисләрнең сафлыгы, керсезлеге, нечкәлеге белән аңлатыладыр. Шигырь уку – йөрәкне каплаган май катламын аз гына булса да эретергә омтылудыр ул.

Шигырь – яра.

Яра һәм ярату.

Җан әрнүе, күңел сызлавы.

Тыныч күңел белән шигырь язу –

Бер гамьсезнең кәгазь бозуы... (Шигырь)

Гаҗәп, яра һәм ярату сүзләре бер тамырданмы әллә? Яра, ярату, яралу... Тел галиме була торып, бу турыда уйланмаганмын икән... Ярату барда күңелләрдә һәрвакыт яра бар. Күңелләрдәге яра да ярату яисә яратмауга бәйле ләбаса...

Хәер, йөрәккә үтеп керү өчен күчерелмә мәгънәдәге сүзләр куллану яисә сүз уйнату әһәмиятле түгел. Туры мәгънә белән дә йөрәк сызлануын күрсәтеп була:

Кешеләргә ышанасы килә,

Ачынмаммы икән соңыннан?

Йөрәгеңне ачар кешенең дә

Күңелләре кайчак карурман... (Кешеләргә ышанасы килә...)

Инде соңгы сүз итеп, китапның төзелешенә әйләнеп кайтасым килә. Альберт абыйның сүзләреннән соң, мин һәрвакыт авторларның шигырьләрне җыентыкка ничек туплавына игътибар итә башладым. Кемдер шигырьләрне хронологик тәртип буенча җыя, кемдер «уңышлы-уңышсыз» принцибына нигезләнә, кемдер исә аерым темаларга бүлеп туплый. «Кырык кыл» җыентыгы өч бүлектән тора. Әлбәттә, таныш шигырьләр дә күзгә чалына кебек, ләкин күбесе – шагыйрәнең өр-яңа шигырьләре. «Өченче бүлек – иң уңышлы төзелгән һәм иң матур бүлек» дигән тәэсир калды. Ә баштагы ике бүлек турында (искиткеч матур шигырьләр тупланган ике бүлек турында!) Илсөяр Иксановага 1996 елда әйтелгән Альберт абый Яхин сүзләрен яңартасым килә: «Илсөяр Иксанованы укы!» Хәер, Илсөяр ханымның да җавабын күзаллыйм: «Җаның нинди хистән сызыла шул...»

Илсөяр Иксанова иҗаты турында язмалар күп булыр әле. Булсын иде. Мондый шагыйрә белән татар халкы горурлана ала, аның исеме Саҗидә Сөләйманова, Гөлшат Зәйнәшева исемнәре белән янәшә куелырга хаклы. Уңышлар Сезгә, Илсөяр ханым!

Октябрь, 2008

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев