Кәгъбәнең нәни кошлары
Нык басып йөрсәм дә халык алдында, Туган ил, өметең аклый алдыммы? Әманәте халкымның, бабаларның... – Бар ышаныч кулында балаларның.
Саят Камшыгер 1978 елда Казакъстан республикасының Жарма районы Кезеңсу авылында дөньяга килә. Казакъ дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Шагыйрь, тәрҗемәче, журналист. «Серпер» республика яшьләр премиясе лауреаты, Казакъстанның Матбугат отличнигы. «Мөлдер болак» («Чиста инеш») балалар журналының баш мөхәррире. Казакъстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Вакыт
Үтеп ята гомерем,
Еллар җилеп бара, һай!
Алып очкан күңелем
Шул мәл нәни баладай.
Йөрәк дөп-дөп итәдер.
(Тибүеннән тынмасын!)
Еллар салып китәдер
Йөрәкләргә тамгасын.
Йөгерек еллар һәм ай –
Балалары вакытның.
Сыныйдыр ул, кем ничек
Эзләп йөри бәхетен.
Вакыт, күпме сынарсың,
Әйтәм сүзне – дөресне:
Адәм кайчак бик зәгыйфь,
Кайвакытта бик көчле.
Вакыт, безне зынҗырлап,
Җитәкли көн дә алга.
Уйламый ул: кем генә
Җитәр ерак елларга.
Уйлаган уй, булып тор,
Елдам вакыт – терәгең.
Сәгать, даң-доң сугып тор,
Син – вакытның йөрәге.
Алматы
Бу каланың сер йомгагы зур әле.
Биек өйләр...
Җил дә сүзсез дулады.
Алматаны ап-ак төтен каплаган,
Яшеренгән йолдызлары югары.
Ерак китсәң уйланасың сагынып,
Якты истәлек оялый ядыңа :
«Алмата һавасы пычрак», – ди халык,
Ә шул һава балдай татлы җаныма.
Алмата әүвәл баштан – ак ил бит ул,
Сылу кызлар,
Чибәр җиңги,
Кыю ир...
Егерме дүрт сәгать буе урамда
Аткан уктай машиналар җилдерер.
Алматада алсуланып таң ата,
Бар егетләр гаҗәп уйга тарыйлар.
Башкаладан сиңа таба күп күзләр
Кызыгып та, кызганып та карыйлар.
Ирләрең үргә күтәрә ташыңны,
Яңа гомер капкалары ачылды.
Алмата, тор бала кебек шатланып,
Артка ташлап егерменче гасырны.
Алмата – җанның шифасы, дәвасы,
Һичкемнең дә аңа булмас дәгъвасы.
«Илем» диеп дан җырлармын әле мин...
Бул, Алмата, шагыйрьләрнең каласы!
Син булганда...
Әнием, син яз кебек күркәм идең,
Сабый чактан үзеңә иркәләндем.
Син булганда колындай уйнакладым,
Син киткәчтен, кайгыдан үртәләмен.
Син булганда өебез ямьле иде,
Мин бит сине мең күреп туялмаган.
Күңелем тургай шикелле очына,
Бер күрсәм дип үзеңне хыялланам.
Әҗәл килер безгә дә чират буйлап...
Рухың күктә, әнием, сизәмен лә.
Аерылган агачтан бер ботакмын,
Яшь тамадыр өзелгән үзәгемнән.
Син булганда күңелем бөтен иде...
Хәзер гүя җанга мең ук атканнар.
Аңлый ала хәзерге хәләтемне
Мәңгелеккә анасын югалтканнар.
Сөйгән ярыма
Колын кебек уйнакладык ул мәлдә,
Хис багының тоя алдык серләрен.
Бүген минем ак урдамның гөлесең,
Шикәр үзең, балдан татлы сүзләрең.
Икебезне Аллаһ кушкан гомергә.
Син – чишмәнең чисталыгы, сафлыгы.
Сәфәрләрдән ашыгамын кайтырга,
И сөеклем, и күңелем шатлыгы!
Син булганга күктә кояш елмая,
Икәү бергә тамырланып үсәбез.
Син тормышта язгы лалә кебексең,
Елдан-елга матур гына күчәбез.
Син һәрвакыт минем ап-ак намусым,
Былбыл сайрап, кошлар очкан багымсың.
Яшь көннәрнең билгесе син, и җаным,
Шатлыгым син, хәләлем син, ярым син.
Ирең синең кочагыңда кот тапты,
Тәкъдиребез насыйп итсен яхшысын!
Сараемның солтанаты синдерсең,
Синнән туган балалар – иң татлысы!
Җанны ачу
(Актарылу)
Мәрхәмәтле була бел,
Күңелеңә кер алма,
Сөйгән колына бүләк
Билгеләр и бер Алла.
Караңгылык тарала,
Яктылык иңә җанга,
Һәрчак уемны куям
Ходай сүзе – Коръәнгә.
Мин нинди идем элек? –
Булганмын тере «үлек»,
Кыйбла якка борылдым,
Баскан җирдә гөл үбеп.
Бар юллар бер тарафка
Якынайды бер булып.
Рәхәтләнде уйларым,
Иман, нур белән тулып.
Сизәсеңме? Бар галәм
Учында бер Иянең,
Хакыйкатьнең каршында
Кол булып, баш иямен.
Кәрван-кәрван кош киткән
Мәңгелек бу тарафтан,
Гомер дигән дөньяның
Кунагы без – яраткан.
Мәлләр була: кайчакта
Югалтамын үземне,
Тырный-тырный ачамын
Йокы баскан күземне.
Хакка гашыйк һәрбер җан,
Чүлдә үскән хөрмәдәй.
Кыенлыкка түземле
Күлмәктәге бөрмәдәй.
Күңел кошым оҗмахка
Өмет баглап кала да,
Намазны укып чыккач,
Мирза булам далада.
Адәмгә илче булып
Килгән нәби – чын өлге.
Мөселманлык – туры юл,
Ходай ташламый безне.
Туган илем
Нык басып йөрсәм дә халык алдында,
Туган ил, өметең аклый алдыммы?
Әманәте халкымның, бабаларның... –
Бар ышаныч кулында балаларның.
Туган илем, күрсәтәсең хөрмәтне,
Үти алырмын микән бурычымны?
Күңелемдә күк байрак җилфердәве,
Бөркет канаты итәм мин учымны.
Әй Илаһым! Ризамын, башым иям,
Кодрәтеңнән туры юлым ачылды.
Туган илем, анам кебек саклармын,
Яратам үзем көн иткән гасырны.
Әйе, сөям, яратам, тагын сөям,
Йөзеп киләм гомернең агымында.
Ләлә кебек искиткеч кызларым бар,
Тиздән улым варисы булыр монда.
Туган илем, мәңгелек терәгем син,
Туган халкым үзеңә ярдәм итәр.
Туфрагыңда шыткан кебек уҗымнар,
Гомерең еллар буйлап ерак китәр.
Кәгъбәнең нәни кошлары
Сез каршы алган вакытта
Җанымның булды хушлары.
Сез – күңел кошы икәнсез,
Кәгъбәнең нәни кошлары.
Мизгелне уңышка санап,
Туктатсам әгәр вакытны,
Мәккәдә иркенләп очкан
Ирекле кошлар – бәхетле!
Якын, ерактан килгәннәр
Тоялар Хакта көч барын.
Фәрештәләр белән оча
Минем канатлы кошларым.
Тарихка бай изге яктан
Йөрәккә җылы җыйнадым.
Кәгъбә өем кебек якын,
Канатым – ныклы иманым.
Биектән карап йөрисез
Без Мәккәгә ашыкканны.
Кай тарафлардан килдегез,
Моңга төреп алсу таңны?
Нәфескә рух богау сала,
Мөлдерәмә яшем тама.
Адәмнәр, кошлар шикелле,
Монда үз оясын таба.
Сез каршы алган вакытта
Җанымның булды хушлары.
Сез – күңел кошы икәнсез,
Кәгъбәнең нәни кошлары.
Хат
Йөргән чакта ялгыз чит-ят илләрдә
Сөю килә иртән искән җилләрдә.
Сиңа тәүге сүз әйткәндәй каушыймын,
Хатлар аша аралашкан көннәрдә.
Хисләремә ялкын өсти хатларың,
Һәр сүзеңне күңел белән ятладым.
Елаганнан күбрәк икән көлгәнем,
Югалтканнан күбрәк була тапканым.
Болыттан тамган тамчыдай сиземем,
Көтә-көтә бетеп килә түземем.
Синең янга очар идем кош булып,
Канатым юк, нишлим инде үзем мин.
Бу дөньяда синсез бер дә калалмыйм,
Күңелемә һич тынгылык табалмыйм.
Янәшәңдә булмасам да хәзергә,
Хыялымда икәү бергә – чамалыйм.
Сагыш тулы тойгыларым – хатларда,
Күңел охшый ярсып барган атларга.
Сөйгән йөрәк тибә икән сәгатьтәй,
Йөргән чакта берүзең еракларда.
Ленар Шәех тәрҗемәләре
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев